Шәһри Казан

«Акча белән керткән «бозым»ны чыгарырга йомырка белән сөлге кирәк»

Казанда балалар бакчасында пешекче булып эшләүче Наилә исемле ханым (исеме үзгәртелде) эштән кайтуышлый кибеткә кергән.

Анда яңа гына товар килгәнлектән, юлы уңмаган, буш кул белән чыккан. Кибеттән чыгышына аның янына 55-60 яшьләрдәге бер ханым килеп баскан да, сездә бозым бар, бәхетегезгә, юлыгызга мин очрадым, сезгә үзем ярдәм итәм, дип сөйләнә башлаган. Бозымы бик көчле, Аллам сакласын, тиздән балалары үләргә мөмкин икән. Ә бу хатынга, бозымны чыгарырга, чират торалар, имеш. Юлыма үзегез килеп чыктыгыз, чиратсыз гына булышам, дип, кеше аңламаган телдә догалар укый башлаган, бераздан кибеттән йомырка алып чыгарга кушкан. Шул арада болар янында тагын бер ханым пәйда булып, гафу итегез, соңга калдым, дип аклана башлаган. Ул да ярдәмгә мохтаҗ кеше булып чыккан.

Наилә кибеттән тиз генә йомырка алып чыга. Бозымнан арындыручы хатын кулъяулык сорап ала, йомырканы шуңа төреп сыта да пакетка сала һәм кесәсенә тыга. Эш моның белән генә бетми, теге хатын Наиләгә өйдә сөртенә торган сөлгесен һәм акча алып чыгарга куша. Имештер, бозым шул акча белән кергән. Наилә тиз генә сөлгесен дә, өйдә җыелып барган 500 мең сум акчаны алып чыга. Аларны мошенникның сумкасына тыгып куя. Ул Наиләгә һәм алар янына соңга калып килгән хатынга чиркәүгә барып, шәм яндырырга куша. Алар анда өчесе бергә керергә тиеш була, әмма иң элек чиркәү тирәли әйләнеп килергә кирәк икән. Наилә чиркәүнең бер ягыннан, теге хатын икенче яктан әйләнеп килеп, ишек төбендә очрашырга тиеш булалар. Бу үзенә күрә шундый бер ритуал ди. Наилә чиркәүне әйләнеп килешкә теге хатыннардан җилләр искән була. Шуннан соң гына ул мошенниклар корбаны булуын аңлап ала. Кызына шалтыратып, булган хәлне сөйләп бирә һәм алар полициягә барып сөйлиләр.

Мошенниклар турында гел язып, кисәтеп торсак та, кырыгалдарлар кармагына эләгүчеләрнең саны арта гына бара. Белгечләр әйтүенчә, мошенникларның күбесе сезгә тиктомалдан ярдәм итәргә алына. Бер белмәгән кеше ярдәм кулы сузарга тели икән, шикләнергә сәбәп бар дигән сүз. Урамда таныш булмаган кеше белән, бигрәк тә алар бозым яки авыру турында сөйли башласа, бөтенләй аралашмаска тырышыгыз. Полициягә мөрәҗәгать итүчеләрнең сөйләүләренә караганда, "бозым чыгаручы" мошенникларның схемасы бертөрле: үз корбаннарын урамда көтеп торалар, юктан гына сүз башлыйлар,  бозым бар дип куркыталар, акча яки алтын эшләнмәләр сорыйлар, ритуалдан соң аны кайтарып бирергә вәгъдә итәләр, алдан сөйләшенеп куелган кеше килеп, аңа булыштың дип рәхмәт әйтә, кеше башын шулай әйләндереп алганнан соң, юк булалар.  

Реклама

Наилә Бәширова, психолог:

– Мошенниклар алар оста психологлар. Алар кешедә курку хисе булдыра. Йә бозым диләр, йә авыруың бар дип куркыталар. Мондый сүзне ишетеп, кеше стресс кичерә. Эмоциональ стресс вакытында баш эшләми башлый. Нәрсә әйтсәләр дә, ышаналар. Мондый хәлдә калучыларга туганнарына яки танышларына шунда ук шалтыратырга киңәш итәм. Сез шалтыраткан кеше аларның мошенниклар булуын аңлап алып кисәтергә мөмкин.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: