16+

Акча кирәк

Без хәзер акчаның ни дәрәҗәдә мөһим нәрсә икәнен яхшы аңлыйбыз. Аңлаттылар. Тормыш та адым саен шуны төшендереп тора: өеңнән чыгып бер-ике адым атладыңмы, акча кирәк. Өеңнән чыкмасаң да кирәк. Сау-таза булсаң да, авырып ят­саң да, хәтта үлеп-нитеп китсәң дә. Кыскасы, бу дөньяда адәм баласының акчадан да кирәклерәк нәрсәсе юк.

Акча кирәк

Без хәзер акчаның ни дәрәҗәдә мөһим нәрсә икәнен яхшы аңлыйбыз. Аңлаттылар. Тормыш та адым саен шуны төшендереп тора: өеңнән чыгып бер-ике адым атладыңмы, акча кирәк. Өеңнән чыкмасаң да кирәк. Сау-таза булсаң да, авырып ят­саң да, хәтта үлеп-нитеп китсәң дә. Кыскасы, бу дөньяда адәм баласының акчадан да кирәклерәк нәрсәсе юк.

Шуңа күрә без аны күп итеп табарга, беркайчан да бетмәслек итеп җыярга тырышабыз. Шуның өчен төрле этлекләргә барабыз, кайчандыр изге булып тоелган хыялларыбызны таптап китәбез, сәламәтлегебезне дә, гомеребезне дә шуның хакына корбан итәбез. Сәламәтлекне иртәгә дә төзәтеп була, ә акча бүген кирәк. Гомер дә бушка бирелгән, бушка килгәч, ул Идел суы сыман мәңге бетмәс кебек тоела. Ләкин сәламәтлек тә, гомер дә бетә. Ә акча җитми.

Бөтен нәрсәне дә алдан күреп, егыласы урыннарның барысына да салам җәеп бетереп булмый. Хәтта андый мөмкинлегең булганда да кайбер урыннарга – мендәр, кайберләренә келәм җәяргә тырышасың, шуннан саламга да җитми кала. Кыскасы, бер мәлне минем дә акча бетте. Телефонда.

Авылга дип кайткан идем. Автобус белән генә. Алдан түләп куя алмаганмын инде. Онытылган. Ә авылда бернинди терминал да, бүтән кирәк-ярагын да әзерләп тормаганнар. Интернетка кереп акча күчерү өчен телефон кирәк, ә телефонда акча булмагач, интернет-банкка да керә алмыйсың. Кулыңдагы акчага карап тилмереп утырырга туры килә. Район үзәгенә төшсәң, ерак кына. Хатын эштә, трубканы ала алмый. Малай юлда, поездда кайтып килә, телефоны тотмый.

Сөенечле хәл түгел инде бу. Тик утырып еларлык зур кайгы да түгел. Дуслар бар, танышлар бар. Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын, дип халык та белми әйтмәгәндер. Хәер, анысына да тулысынча ышанып булмый инде. Халык авызыннан үзең тәгаен ишеткән нәрсә түгел бит, кеше сүзе генә, ә кеше сүзе гайбәт тә булырга мөмкин. Тик шулай да өмет бар. Дуслар булган җирдә өмет була, монысын үзем кичереп беләм.

Вәт, шундый уйларга бирелеп өч-дүрт минут торганнан соң, колхоз телефоныннан бер дуска шалтыратам. Бу сөенә инде, дуслар шалтыратканда һәрвакыт сөенәсең, ә ул дустың берни дә сорамаса, шатлыгың икеләтә арта. Шатлыгы балалый башлаганчы дип, мин үз үтенечемне җиткерергә ашыгам:

– Минем телефонга берәр мең салырга кирәк иде. Соң­рак мин сиңа күчерермен.

Бу инде шундук ризалаша:

– Ярый, туган, салырмын. Без проблем!

Чынлап та зур проблема түгел инде бу: ул минем телефонга сала, интернетка керү мөмкинлеге ачылгач, мин аңа күчерәм. Ләкин шундый вак кына тоелган нәрсә дә минем зур проблеманы хәл итә. Дуслар булгач, рәхәт. Ул арада икенче дус шалтырата:

– Авылга кайткансың икән, дус, – ди. – Кичке якта кагылып чыгармын, әлегә район үзәгендә йөри идем.
Мин моңа да үз зарымны әйтергә ашыгам:

– Район үзәгендә булгач, берәр мең сал әле минем телефонга. Кичкә акчаңны биреп җибәрермен.

– Яхшы, дустым, – ди бу. – Салырмын. Кичкә керәм, бераз сөйләшеп тә утырырбыз.

– Кер, әлбәттә, – дип сөенәм мин дә. – Хәзер кибеттән урап киләм.

Дус кайтуга берәр каты чәй алып куярга дип кибеткә атласам, яныма бер машина килеп туктый. Күрше икән, район үзәгенә китеп бара. Хәл-әхвәл белешкәч, аңа да зарны сөйлим һәм акча сузам:

– Мә әле, минем телефонга да салып кайт...

Бу баш тарта:

– Ярый, кайткач бирерсең... Әлегә акча җитәрлек...

– Төрле чагы була, мә, ал әле...

– Юк, борчылма, эшләп торабыз бит...

Кибет алдында тагын бер дус очрый... Шул рәвешле, урап кайтуга очраган бөтен дуска йомышымны җиткерәм. Барысы да ризалаша. Шуннан мин нәрсәнедер исемә төшереп сискәнеп китәм. Шайтан алгыры! Артыграк кызып киткәнмен бит... Соң хәзер боларның барысы да җыелып килсә, ким дигәндә 10 мең чамасы чыгарып бирергә туры киләчәк. Бер телефон өчен. Район үзәгенә такси белән барып кайтсам да, арзангарак төшәр иде.

Адәм баласы кызык бит ул. Хәзер инде мин әлеге дусларның барысы да акча салмаса ярар иде дип тели башлыйм. Күрше онытырга мөмкин, үз мәшәкатьләре артыннан йөрсә, акчасы да җитмәскә мөмкин. Теге дус та өлгерә алмаска мөмкин. Шулай булса гына ярар иде. Югыйсә, тик торганнан гына, телефон өчен ун ай алдан түләп куясы килми. Монда да чыгымнар күп бит әле. Тик шикләнеп тә куям. Егетләрнең барысы да ышанычлы, сүзләрен җилгә җибәрә торган кешеләр түгел. Бөтен ышаныч Ходайда инде. Ә мин телим. Һич югында бер-икесе генә акча салсын иде дим.

Ходай Тәгалә дә кайчагында минем сүзләргә колак сала бугай. Һәрхәлдә, ара-тирә минем теләкләр дә үтәлә. Бу юлы да шулай булып чыкты. Теге дусларның берсе дә акча салмаган. Кайсысы онытып җибәргән, кайсысы нәрсә... Ә мин сөендем генә.

Фото: chayan-journal.ru

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading