16+

Акча түгел бакча... Эшләргәме, ял итәргәме?

...Озын каникулларның соңгы көннәрендә социаль челтәрләребездә утыручыларга: “Тагын ун көн каникул бирсәләр, риза булыр идегезме?”  –дигән сорау урнаштырган идек. Ни гаҗәп, барлык челтәрләрдә дә уңай җавап, ягъни “әйе” җавабы “юк” дигәненә караганда күбрәк иде. Якынча 55-56% сораштырылучы ялларның тагын да озайтылуына каршы түгел.

Акча түгел бакча... Эшләргәме, ял итәргәме?

...Озын каникулларның соңгы көннәрендә социаль челтәрләребездә утыручыларга: “Тагын ун көн каникул бирсәләр, риза булыр идегезме?”  –дигән сорау урнаштырган идек. Ни гаҗәп, барлык челтәрләрдә дә уңай җавап, ягъни “әйе” җавабы “юк” дигәненә караганда күбрәк иде. Якынча 55-56% сораштырылучы ялларның тагын да озайтылуына каршы түгел.

“Күктән төшкән” ун көнне ял итеп, халык эшкә чыкты. Шатлана-шатлана. Дөрес, тагын ял итәргә теләүчеләр дә бик күп.

Миңа калса, “әйе” дип җавап бирүчеләрнең үзләрен ике төркемгә бүлеп буладыр. Беренче төркемгә, чыннан да эшләргә яратмаучылар, ял итүне генә кулай күрүчеләр. Хезмәт хакы да тамып торганда, нигә ял итмәскә ди әле тагын? Бакчада, йортымда, бакчамда эш күп дип акланырга тырышмагыз. Бәрәңгене дә, кишер-суганнарны да яртышар ай утыртмыйлар. Элек-электән 1 һәм 9 май көннәрендә ду китереп эшләп, 10сында мускулларга ял бирә идек.

Икенче төркемгә исә... чынлап та ял кирәкләрне кертергә буладыр. Ягъни мәсәлән, шушы ун көннең ике-өч көнен генә ял итүчеләрне. Андыйлар күп. Әйе, Путин фәрманы чыкты чыгуын. Ләкин барысы да 10 көн дәвамында эшләми утырса, ни булганын чамалыйсыздыр. Без, мәсәлән, газета чыгардык, эшебезне туктатмадык. Икмәк чәчүче ял итә калса, көзгә ач калуыбыз бар. Сөт савучылар чыкмаса, мае, каймагы, сөте булмас иде. Төзелешләр тукталса, торак белән проблемаларның чыгуын көт тә тор. Ә инде коммерция өлкәсендә эшләүчеләрне, ягъни үз көннәрен үзләре күрүчеләрне әйтеп тормыйм, хәтта чын ял көннәрендә дә эшләде алар. Алар хөкүмәт биргән акчада утырмый шул. Үзләрен үзләре туендырырга, ашатырга өйрәнгән алар...

Эш кирәкми, акча кирәк
Пандемия дә бар бит әле. Хәтерләсәгез, узган ел да шундый ук “яллар”ны күрдек без. Шул ук күренеш иде. Эшләгәннәр – эшләде, мәҗбүри ялга туктатылганнары – ял итте. Ул вакытта хәтта бик эшләргә теләгәннәре дә газап кичерде. Күпме кече бизнес оешмалары ябылды да, күпме эшмәкәрләр үз эшләрен ябарга мәҗбүр булды.

Күпчелеккә барыбер эшләмәскә генә булсын. Бәрәңге, авыл, дача, шашлык дип шаша инде безнең халык. Сәбәбен аңлатып булмый. Авылдан чыгып, шәһәрдә яшәүчеләр генә түгел, кала халкы да шулай бит! Эшләмәскә, ләкин акчасын алырга! Акчасы аз икән – зарланырга. Кемнедер, хөкүмәтне, җитәкчеләрне гаепләргә. Эшләмичә генә, тир түкмичә генә зур акчалар турында уйларга, хыялланырга өйрәндек шул.

Куркыныч бит әле
Пандемия дигәннән, куркыныч узмады әле. Россиядә, шул исәптән Татарстанда да, башка илләр белән чагыштырганда, вазгыять тынычрак. Кайбер илләрдә коронавирус урынына башка зәхмәтләре, тагын да куркынычраклары чыгып килә әнә. Төркиядә исә коронавирус бетүгә бара, диләр. Шулай дими хәлләре юк. Чөнки алар быел тагын акчасыз калырга мөмкин. Хәтерләсәгез, узган елда да Төркиягә юллар соң гына ачылды. Һәм халык (Россия халкын күзалдында тотам) дәррәү кубып диңгезгә шул якларга агылды. Бездә исә кыйбат. Диңгез буе да, диңгез булмаган буйлар да.

Нишлисең, һәрберсенең акча эшлисе килә...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading