16+

Акча “вирусы” кешене дә, җәмгыятьне дә чирләтә

Электрон технологияләр ришвәтчелеккә киртә булып тора.

Акча “вирусы” кешене дә, җәмгыятьне дә чирләтә

Электрон технологияләр ришвәтчелеккә киртә булып тора.

Татарстанда быелның ун аенда ришвәтчелеккә бәйле 788 җинаять теркәлгән, икътисадка 56,4 миллиард 401 миллион сум зыян салынган. Кануннарны бозып үзләштерелгән әлеге акчаларның 8 миллиард 65 миллион сумы дәүләткә кайтарылган.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бу саннарны Казанда 6 декабрьдә узган Республика яшьләренең коррупциягә каршы форумында әйтте. Чарада министрлыклар һәм ведосмтволар, хокук саклау органнары вәкилләре, җәмәгать оешмалары активистлары, студентлар катнашты. Видеоконференция элемтәсе муниципаль берәмлекләрнең, шулай ук Россия төбәкләрендәге коррупциягә каршы яшьләр хәрәкәтләре әйдаманнарының форумда читтән торып катнашуын тәэмин итте.

- Электрон технологияләр ришвәтчелеккә киртә булып тора, чөнки мөрәҗәгать иткән кеше чиновник белән турыдан-туры аралашмый. Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр порталында 2 миллион кешенең шәхси кабенеты бар, электрон технологияләрне кулланып 20 миллион хезмәт күрсәтү башкарылган. Коррупция социаль-икътисади үсешне тоткарлый, аңа каршы бөтен җәмәгатьчелек белән бердәм көрәшү зарур, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Республика яшьләренең коррупциягә каршы “Алмаска - бирмәскә!” (“Не дать - не взять!”) программасы кысаларында мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында төрле тематик чаралар оештырылган.

Фәрит Мөхәммәтшин: "Намус һәм әдәплелек сыйфатларын балаларда кечкенәдән үк тәрбияләү кирәк”, - дип, коррупциягә каршы яшьләр хәрәкәте оештырган эшләрне мактады.

Киләсе елның март аенда Казанда Бөтенроссия яшьләренең коррупциягә каршы форумы үткәреләчәк. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу идеяне хуплаган.

- Үзебезнең эшләрне күрсәтергә һәм тәҗрибә уртаклашырга мөмкинлек булачак әлеге форумда. Ришвәтчеләр белеп торсын, хокук бозулар күзәтчелектә. Бау никадәр генә үрелсә дә, ахыры барыбер чыгачак һәм бу ришвәтчеләр өчен күңелсез тәмамланачак, - дип искәртте республика парламенты рәисе.

Фәрит Мөхәммәтшин 2020 елда Татарстанда зур вакыйгалар көтелгәнлеген дә искәртте: ТАССРга - 100 ел, Бөек Җиңүгә - 75 ел, Татарстан Президентын сайлаулар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading