16+

Акчагызны туздырырга ашыкмагыз (15-22 гыйнварга йолдызнамә)

Тирә-юньдәгеләрне гаҗәпләндерергә вакыт җитте. Үзегезнең максатларыгызны тормышка ашырыгыз һәм кирәкмәгәнгә хафаланмагыз.

Тирә-юньдәгеләрне гаҗәпләндерергә вакыт җитте. Үзегезнең максатларыгызны тормышка ашырыгыз һәм кирәкмәгәнгә хафаланмагыз.

Кучкар (21 март – 20 апрель) Сүзләрегезне уйлап сөйләгез, югыйсә артыгын сөйләп җибәрү куркынычы бар.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май) Акчагызны туздырырга ашыкмагыз, җыеп барсагыз яхшырак булыр. Кисәк кенә акча кирәк булуы ихтимал.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь) Әйләнә-тирәдәгеләргә яхшы кәеф бүләк итегез. Аларның күтәренке күефе сезне дә яңа эшләргә илһамландырачак.

Кысла (22 июнь – 22 июль) Үзегезнең көчегезгә беркайчан да шикләнмәгез. Тик шул очракта гына теләгегезгә ирешерсез.

Арыслан (23 июль – 23 август) Беркемгә дә ышанмагыз һәм чит кешеләрнең киңәшләрен тыңламагыз. Бәйсез булып калыгыз.

Кыз (24 август – 23 сентябрь) Тирә-юньдәгеләрне гаҗәпләндерергә вакыт җитте. Үзегезнең максатларыгызны тормышка ашырыгыз һәм кирәкмәгәнгә хафаланмагыз.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь) Үзегезне контрольдә тотыгыз, югыйсә кирәкмәгән нәрсәләр белән артык мавыгып, күп нәрсә югалту куркынычы яный.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь) Бөтен шикләрегезне дә куып таратыгыз һәм вакыйгаларны аек акыл белән бәяләгез.

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь) Кемнедер үзгәртергә тырышмагыз. Сезнең  мондый гамәлләрегез барыбер барып чыкмаячак.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар) Тәнкыйтьләүдән тыелыгыз, кирәкмәгәнгә бәйләнмәгез һәм үз тәртипләрегезне урнаштырмагыз. Вакыйгалар үз агымына барсын.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль) Теләсә нинди, хәтта иң гади һәм көндәлек эшләрегезгә дә иҗади якын килегез. Шул чакта гына күңелегезгә канәгатьлек иңәр.

Балык (19 февраль – 20 март) Вакытыгызны яраткан һәм белгән шөгылегезгә генә багышлагыз. Күңелегез тартмаган эшкә алынмагыз.

Фото: https://pixabay.com/

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X