16+

Акчамы, билетмы? Концертларны бер генә тапкыр күчереп була 

Былтыр кулланучылар хокукларын бозу очраклары алдагы еллар белән чагыштырганда арткан. Сәбәбе пандемия белән бәйле чикләүләр, дип аңлатты журналистлар белән очрашуда Роспотребнадзорның Татарстан  идарәсе җитәкчесе урынбасары Марина Трофимова.

Коронавирус сәбәпле чит илгә юлламаларны кичектерү, чараларның булмый калуы, башка тыюлар аркасында идарәгә шикаять язучылар саны ике тапкырга арткан. Кулланучы хокукын бозулар арасында иң еш очрый торганнары туризм өлкәсендә һәм интернет аша товар сатып алуда күзәтелә. Ә күңел ачу чараларының пандемия аркасында кичектерелүе,  билет акчасын кайтаруда тоткарлыкларга кагылышлы шикаятьләр саны өч тапкырга арткан.

Баксаң, канун буенча пандемиядән соң концертны бары бер генә тапкыр күчерергә рөхсәт ителә икән. Чара башка көнгә күчерелгәч, билетлар сакланып кала, яки акчасын кире кайтарырга була. Юлламаларга килгәндә, гадәттә сәяхәтне киләсе елга күчерәләр.  

Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү   базарында әйдәп баручы киңәшче Илмир Шәфигуллин азык-төлек сайлаганда кулланучы хокукларын яклау темасына тукталды.  Аның әйтүенчә, мәсәлән сөт ризыкларын сайлаганда, иң ышанычлысы үзебездә җитештерелгән  товарга өстенлек бирү.  Татарстанда эшләгән товар кибет киштәләренә дә тиз арада килеп җитә, аларга консервантлар да өстәлми диярлек.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading