16+

Акчаны ничек янга калдырырга?

Ир-атлар хатын-кызларны акча туздыруда, аны тота белмәүдә гаепләргә ярата. Баксаң, бу хилафлыкта алар үзләре дә гүзәл затлардан бер генә дә калышмый икән. Әлеге өлкәдә тикшеренүләр уздырган белгечләр фикеренчә, акчаны янга калдыру, җыеп бару хатын-кызга караганда ир-атларга авыррак бирелә.

Акчаны ничек янга калдырырга?

Ир-атлар хатын-кызларны акча туздыруда, аны тота белмәүдә гаепләргә ярата. Баксаң, бу хилафлыкта алар үзләре дә гүзәл затлардан бер генә дә калышмый икән. Әлеге өлкәдә тикшеренүләр уздырган белгечләр фикеренчә, акчаны янга калдыру, җыеп бару хатын-кызга караганда ир-атларга авыррак бирелә.

Теләк бик көчле булса да, ай саен хезмәт хакыннан әз-әзләп акча җыеп бару бөтен кешенең дә көченнән килми. Әйбер бәяләре кыйм­мәтләнә, гаиләне ашатасы, балаларны киендерәсе, коммуналь хезмәтләр өчен түлисе... Нәтиҗәдә, ай ахырына җыю түгел, тотарга да акча калмый, хәтта кайвакыт әҗәткә керергә дә туры килә. Матди хәлең нинди булуга карамастан, теләк булганда, акча җыеп була, аның өчен әллә ни эшлисе дә түгел, берничә киңәшне генә үтәргә кирәк.

Банкта счет ачып, ай саен аз булса да акча салып барыгыз.
Банкка салырлык акча калмый дию - үз-үзеңне алдау. Һәркем ай саен айлык хезмәт хакының 10 процентын салып бара ала.

Гаражда, бүтән җирдә иске-москы яки кирәкмәгән әйберләр җыюдан туктагыз.
Аларның кайберләрен сатып, акчага әйләндерегез, кирәкмәгәннәрен чыгарып ташлагыз.

Кибеттә кирәкле әйберне генә алыгыз. Бер әйбер алырга кергәч, бишне алып чыгып китү хатын-кызларга гына хас дип уйласагыз, бик нык ялгышасыз. Кайчак ир-атлар гүзәл затларны уздыралар да әле.

Балалар өчен кирәкмәгән чүп-чарга, күңел ачуга акча туздырмагыз.
Алар өчен сезнең акчагыз түгел, ә игътибарыгыз мөһимрәк. Рәхәтләнеп бергә табигатькә чыгыгыз, велосипедта җилдерегез, чаңгы, чана шуыгыз.

Тартуны ташлагыз. Тәмәке, беренчедән, кыйммәт, икенчедән, сәламәтлеккә зыянлы. Тәмәкегә китә торган акчаны «копилка»га салып барып карагыз әле, хәйран гына акча җыелачак. Бер кап тәмәке 70 сум тора дип исәпләсәк, елына 25 мең сумнан артык акчаны сез җилгә очырасыз булып чыга. Ә бу акчага менә дигән зур суыткыч, автомат кер юу машинасы, скутер, инструментлар комплекты һәм башка нәрсәләр алырга була. Килосы 300 сумнан дип алсак, 85 килога якын ике бот тана ите дигән сүз дә бит әле бу. Ел буе гаиләңне туендырырлык ит алырлык акча тик торганда җилгә очып әрәм булсын әле. Бу сумманы чәчәк гөлләмәсенә күчереп санасаң, ел әйләнәсендә сөйгәнегезнең бәхетле йөзен күреп, үзегез дә бәхетле мизгелләр кичерүегезгә һич шик юк.

Энергияне саклый торган лампочкалардан файдаланыгыз.
Мондый лампочкалар кыйм­мәтрәк торса да, озакка да җитә, энергияне дә күп «ашамый».

Автомобилегездәге һава фильтрын үз вакытында алыштырып торыгыз.
Чиста һава фильтры ягулык чыгымнарын 7 процентка кыскарта.

Кредит картасы турында онытыгыз!
Аны бик кирәк вакытта гына кулланыгыз.

Автомобиль көпчәгендәге һава басымы дәрәҗәсен гел тикшереп торыгыз.
Көпчәктәге һава басымы дәрәҗәсе нормадан түбән булса, машина ягулыкны күбрәк яга. Көпчәкләрегезне тиешенчә карап тотсагыз, ягулык өчен түләнә торган акчаның 5 процентка кадәрен янга калдыра аласыз дигән сүз.

Рульдә тизлекне кирәгеннән артык арттырмагыз.
Югары тизлектә машина, беренчедән, ягулыкны күбрәк «яга», икенчедән, озакламый, тизлекне арттырган өчен, ГАИ­дан «сәлам» хатлары килеп төшәргә мөмкин. «Копилка»га саласы акча штраф түләүгә китә дигән сүз.

Айлык бюджетны билгеләп куегыз.
Ай башыннан бөтен чекларны җыеп, ай ахырында күпме акча тотуыгызны исәпләп чыгарып карагыз әле. Ашарга, кием-салымга, йорт кирәк-яракларына күпме акча киткән? Һәм кирәкмәгән әйберләргә никадәр акча сарыф ителгән?

Банк картасын куллануны чикләгез.
Иң яхшысы – тере акча белән түләү. Алай акчаның «эреп» югалуы күбрәк күренә. Кибетләргә чыкканда, үзегез белән кирәк кадәр генә акча алыгыз.

Фото: Banquettes.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading