16+

«Акчасы да кирәк түгел, син бары укыт кына»

Мәктәпне тәмамлагач та, әти миңа укытучы булып эшләргә киңәш итте.

«Акчасы да кирәк түгел, син бары укыт кына»

Мәктәпне тәмамлагач та, әти миңа укытучы булып эшләргә киңәш итте.

Эшлисе килми, акчасы аз, авылда ямансу. Ә әти: «Акчасы да кирәк түгел, син бары укыт кына», – дия иде. Вакыт узгач кына аңладым. Аның укытучы әтисе буласы килгән икән бит, улының укытучы булуы белән чын-чынлап горурланган ул. Гомер уза. Үзем дә әти булдым. Улым бер оешмада эшли башлады. Баштарак гади эшче булды, аннары зуррак вазифалар башкарды, тора-бара карьера баскычыннан тагын да югарырак күтәрелде. Беркөнне танышым керде, «Григорий Павлович, сезнең улыгыз янына хәзер аяк тибеп кереп булмый, аны хәзер директор урынбасары итеп куйдылар», – диде. Шул чакта горурланганымны белсәгез. Улым өчен чын-чынлап сөендем. Әтинең сүзләре искә төште. Акчасыннан бигрәк, бу тормышта якты эз калдыру, намуслы хезмәт итеп, тырыш кеше булу мөһим шул. Балалар һәрчак горурлыгыбыз булсын.

Григорий Мураткан, Казан.

Фото бизәү өчен бирелде: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading