Шәһәрдә тел бетә, милләт бетә, дип чаң сугып ятканда, татар авыллары бер көйгә салынган тормыш җае белән салмак кына яшәп ята.
Милләт бетү проблемасын уйламый ул. Аңа моның өчен вакыты да, теләге дә юк кебек. Бер караңгыдан икенче караңгыга эшләп, шәһәр халкын ашатасы, яшәтәсе бар аңа. Дөньяның кечкенә бер ноктасы булган авыл, шәһәрнең зур терәге. Тик ул терәк рәхим-шәфкатьсез, авылның җанын суыручы. Татар авылларының менә кайда төп фаҗигасе! Ул киләчәген саклар өчен шәһәр белән көрәшә. Бу аяусыз көрәштә авылга халкы гына ярдәм итә ала. Төпләнеп калган тырыш кыз-уллары һәм шәһәрдә яшәп тә күңеле белән туган туфрагыннан аерыла алмаган авыл җанлы балалары. Яңа Чишмә районының шигъри аһәңле Акъяр авылы шундый бәхетле авылларның берсе.
Тарихы булганнарның гына киләчәге бар. Соңгы дистә елда үтә актуальләште бу гыйбарә. Нәсел тарихын гына түгел, авыл тарихын өйрәнү матур бер традициягә әйләнеп бара. 290 ел яшәгән Акъярның да, эзләнеп, барланып, тупланып ташка басылган тарихы булды. «Ак күңелле Акъяр» китабы, табадан төшү белән, авылга кайтты. Аны зурлап каршыладылар. Авыл көне, китап тәкъдир итү, Сабантуй – барысы бергә үрелде. Шигъри исемле авыл риваятьләргә бай. Килеп чыгышы кенәз Азинга барып тоташа диелә берсендә. Ул матур табигатьле бу якларны үз итеп, яраннары, өйрәтелгән аюлары белән еш килә һәм күрше авылга кыз ярәшергә бара. Тик аны кызның егете үтереп, базга күмеп куя. Кенәзне аюлары табып ала. Исеме дә (русча Азеево!) шуннан калмадымы икән?! «Акъяр» исеме дә җисеменә туры килә: авылны икегә бүлеп, иңләп-буйлап Чаллы елгасы ага. Аргы як белән бирге якны сиртмәле басмалар тоташтыра. Ә елга ярлары ап-ак!
Гүзәл табигатьле авылның кешеләре дә искиткеч. Үтә тырыш кешеләр яши монда. Җәйрәп яткан зур төзек йортлар халыкның аягында нык басып, иркен сулап яшәргә яратканы хакында сөйли. 90нчы дистәне ваклаган акъәбиләр кулларына чалгы алып, эх тә итми печән чаба Акъярда. «Чабам, мин әле 87нче яшем белән генә барам, – ди Асия әби Әхмәтова. – Тормышны алып барырга кирәк бит», – ди ул, дилбегәне яшьләр кулына тапшырырга ашыкмыйча. Яшьлеге сугыш елларына туры килеп, трактор руле дә тоткан куллар һаман да тынгылык белми шул. Авылдан яшьләр китүен акъәби үзенчә аңлата: «Эшләргә теләмиләр, йокларга яраталар».
Авылда төпләнеп калган яшьләргә кагылмый бу сүзләр, билгеле. Эше булса, җиң сызганырга гына тора алар. Кызлары да читкә китмәскә тырыша. Чөнки кияүләр дә шактый монда. Авылның яшь гаиләләренең берсе – Рузилә белән Рамил Гыймрановлар. Рузилә – Акъяр кызы, ире Аксубайдан. Армиядән кайтып бу авылга кунакка килгәч, биредә төпләнеп калырмын дип уйламагандыр да Рамил. Шушында йорт алып, ике бала үстерәләр, иңгә-иң куеп, шәхси хуҗалыкларында да, агрофермада да бергә эшлиләр. Эшләгәннәренә күрә, хезмәт хакыннан да зарланмыйлар. Эш кенә булсын, авылда калган яшьләргә шартлар тудырылган. Балалар бакчасы, башлангыч мәктәп эшли. Дөрес, оптимальләштерү җилләре Акъярны да читләтеп үтмәгән. Урта мәктәп ябылган, урта һәм югары сыйныф укучылары укырга күрше авылга – Шахмайга йөри. 20ләп баланы көн саен автобус йөртә. «Соңгы елларда сабыйлар саны арта», – дип куаналар акъярлылар. Бәлки мәктәпне ачарлар дигән яшерен хыяллары да бар. Әнә бит, киләсе елга яңа клуб булачак дип ышандырганнар. Яңа мәчет тә салырга уйлыйлар.
Дин көчле бу якта. Авыл бәйрәме дә имам фатихасы белән башланып китте. Ул укыганда тезелешеп утырган акъәбиләр, аксакаллар гына түгел, читтәрәк басып торган яшьләрнең дә кушылып дога кылуы бик күркәм күренеш. «Ходай бирә ул!» дигән сүзләрне еш ишетергә туры килде монда. Биргән шул, авыл җанлы, туган җир җанлы балаларын жәлләмәгән. Киткәннәр дә сагынып, ничек тә ярдәм итәргә тырышып яши. Шушы туфракта үскән Татарстан Дәүләт Советы депутаты, «Татэнергосбыт» акционерлык җәмгыяте директоры Рифнур Сөләйманов белән озак еллар республика прокуроры урынбасары булып эшләгән Газинур Галимов авылның гомерен озынайту өчен бар тырышлыкларын куя. Тарихларын белеп, авылдашлары горурлансын дип, китап яздыру идеясе дә аларныкы. «Юл ясаудан башладык», – диләр алар. Авыл халкының җелегенә төшкән проблема шул ул. «Көзге пычракларда әбиләр ашка йөри алмаслык юлсызлык иде», – ди Рифнур Сөләйманов. Хәзер башка авыл халкын көнләштерерлек асфальт юллардан атлап йөри акъярлылар. Шушы акъярлылар тырышлыгы белән, авыл халкы суга да бай. Эчәр сулары – чишмә суы. Чиста мишәр авылында аларны кизләүләр дип йөртәләр. Шактый бай алар кизләүләргә. Аеруча Акъяр чишмәсе белән горурланалар.
Суны көянтә-чиләк белән ташымыйлар, өйләренә торбалардан агып килә. Плотиналар да ясаганнар. Замана чире булган карунлык башы түгелме икән дип: «Шәхси биләмәләр ясарга уйлыйсызмы?» – дип сорыйм. «Юк, авыл халкы оя тутырып каз-үрдәкләр үстерсен өчен тырыштык, без тәрбияле егетләр», – диләр алар. Чынлап та, итагатьле, бер-берсенә ярдәмчел, киң күңелле халкы белән аерыла бу яклар. 50нче елларда авылга килен булып төшкән Наилә апа Вәлитова: «Мондый ярдәмчел халыклы авыл тагын бардыр, дип күз алдыма да китерә алмыйм», – ди. «Өлкәннәре генә түгел, яшьләре дә шундый», – ди ул. Шуңа да ак күңелле дип әйтәләр аларны.
Бәйрәмгә авылга багышлап җыр да яздыртканнар. Аны шушында туып үскән Ләйлә Әхмәтова башкарды. Бәйрәмнәргә җырчылар чакырасы да юк аларга. Халкы моңлы. «Без җырлап яшәргә яратабыз», – диләр. Китапның авторы, авыл тарихын язучы Рәзинә Исмәгыйлева да: «Кешеләренә, табигатенә мөкиббән булдым», – ди. Исең китәр шул, елгасына торналар, аккошлар төшә, төннәрен ишегалды яктырткан ут яктысында төлкеләр әүмәкләшеп уйный, кыр куяннары йөгерешеп йөри! Шуңа күрәдер, китап та үтә бер җылылык белән язылган. Авылның тарихы гына түгел, аның фотоальбомы да. Һәр нәсел җентекләп тикшерелгән.
– Нәселләрне барлаганда, бер гаиләне икенчесе белән тоташтырганда, үземне чигү чиккәндәй хис иттем, – ди Рәзинә ханым. – Баксаң, урамның бер башында – әти-әнисе, икенчесендә – килене белән улы, өченчесендә – кода-кодагыйлары, елганың арьягында – иренең бер туганнары, биргесендә үзенеке яши. Авыл таркау урнашкан булса да (йортлар бер-берсеннән шактый ара калдырып салынган), гаиләләр үзара аерылып торса да, аларны рух берләштереп торадыр кебек тоелды.
Ә ул рух бер генә булырга мөмкин – авылга мәхәббәт.
Чулпан Галиәхмәтова
Комментарийлар