16+

Актаныш районында батып үлгән ир-ат эпилепсия авыруы белән интеккән

Актаныш районының Мәсәде авылында фаҗига булган: 1979 елгы ир-ат балыкка дип чыгып китеп, батып үлгән.

Актаныш районында батып үлгән ир-ат эпилепсия авыруы белән интеккән

Актаныш районының Мәсәде авылында фаҗига булган: 1979 елгы ир-ат балыкка дип чыгып китеп, батып үлгән.

Бу хакта aktanysh-rt.ru хәбәр итә.

Бүген иртән авылдашлары яр буенда ялгыз торган мотоциклын һәм еракта йөзеп йөргән көймәне күреп чаң сугалар. Авыл башлыгы полиция участок инспекторы белән көймә янына бара, әмма хуҗасын табылмый. Бераздан, суда үле гәүдәсенә тап булалар.

Ир-ат егылып төшкәнме, яки фаҗигага башка берәр сәбәп булганмы - әлегә билгесез. Аның эпилепсия авыруы белән интеккәне дә мәгълүм. Әлегә тикшерү эшләре дәвам итә.

Фото: https://pixabay.com/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading