16+

Аквариум янында

Безнең өйдә аквариум бар. Шул пыяла савытка салган су илендә балыклар мәш килеп яшәп яталар. Хәер, яшәү дип буламы икән мондый җан асрауны, телсез бит алар, мескен-мәхлуклар. Ни теләгәннәрен дә белеп булмый. Ашыйсылары киләме аларның, өшемиләрме, утлары бик якты янып борчымыймы? Һич белермен димә.

Аквариум янында

Безнең өйдә аквариум бар. Шул пыяла савытка салган су илендә балыклар мәш килеп яшәп яталар. Хәер, яшәү дип буламы икән мондый җан асрауны, телсез бит алар, мескен-мәхлуклар. Ни теләгәннәрен дә белеп булмый. Ашыйсылары киләме аларның, өшемиләрме, утлары бик якты янып борчымыймы? Һич белермен димә.

Бик кызганам мин балыкларны. Аларга карап, борчулы уйларга чумам. Ә беркөнне ашатыйм дип ризык савытларын ачсам, ул – буш. Йөрәгем жу итте. Балык бит ул, тавык түгел, аңа ни бирәсең, он-ярма сибеп булмый. Песи «Kitekat»ы да ярамый. Махсус җим кирәк. Урамда кич. Чыгып алып керер генә идем, кибетләр ябык. Аннары һәр кибеттә юк та бит әле ул. Чарасыз булып, аквариум каршында басып торам. Ничекләр генә ярдәм итим соң, җаннарым?! Ипи валчыгы бирә алмыйм бит инде. «Бик нык ашыйсыгыз киләме?» – дип, балыклар белән сөйләшкән булам. Киләдер инде. Җим булырга тиеш урынга атылып менәләр дә булмагач, нәүмизләнеп төшеп йөзеп китәләр.

Минем хәлем аларныкыннан да яман. Карап торып булыша алмаудан да авыры юк бит дөньяда. Берни эшләр хәлем юк. Шуннан мин балыклар белән килешү төзергә булдым. «Зинһар, бүген төн чыкканчы гына ачтан үлми торыгыз, яме. Сүземне тыңлап исән-сау торсагыз, иң тәмле җимнәр белән сыйлармын үзегезне!» – дидем дә аквариум утын сүндереп, йокларга яттым. Йокым йокы булмады. Телсез балыкларны кызганып, бик озак керфеккә керфек тә какмадым. Әйе, телсез булгач шул инде. Песи әнә теле булгач ашарга да сорый, балконга чыгып кергәч, ишек ачканга рәхмәт тә «әйтә», эшләре хутта. Хаҗәтен үтәми кара. Шәрран ярып кычкырачак. Аның теле бар шул. Теле булгач, мөмкинлекләре дә күпкә күбрәк.

Ачтан үлгән телсез балыклар төшемә кереп тә җәфалады. Иртүк күземне ачуга, аквариум янына йөгердем. Сүземне тыңлаганнар – исәннәр, җаннарым! Ут януга койрыкларын болгап, тагын шул җим булырга тиеш урынга җыелганнар. Вәгъдәмдә торырга кирәк бит, кибет ачылганчы аның ишек төбендә идем инде. Тиз генә җимне алдым да беркая да туктап тормый өйгә кайттым. Суга салдым. Берсен-берсе уза-уза йөзеп килделәр. Шунда аягыма песи килеп сарылды, «Мияу» диде һәм савыты янына йөгерде. Аның да ашыйсы килә икән. Аңа да салып бирдем үз ризыгын һәм уйга калдым. Балыклар кызганыч. Аларның теле юк. Ә песи ул теләгәнне эшләтә ала. Элегрәк, аквариум балыкларына карап, бер шигырь язган идем. Тагын шуны кабатларга керештем.

Аквариум балыкларын
Кызганып карап торам.
– Бу мәхлукларыңны нигә
Телсез яраттың, Ходам?!

Авызларын ачсалар да
Бер ләм-мим сүз дәшмиләр.
Өшетсәң дә, пешерсәң дә,
Берни дә сөйләшмиләр.

Ашатсаң, рәхмәт әйтмиләр,
Бирмәсәң – сорамыйлар.
Авырта дип ыңгырашып,
Жәлләтеп еламыйлар.

Тик күзләреңә карыйлар
Мөлдерәтеп күзләрен.
Аннары үлеп китәләр,
Йоммыйча да күзләрен.

Ах, бик сызлагандыр инде
Аларның да җаннары.
Телсез булгач, кем тыңласын,
Кем аңласын аларны?!

Аңламагач, теләсәң дә,
Ярдәм дә итеп булмый.
Үлгән балыкларга карап,
Әнә шуларны уйлыйм.

Булган телне онытабыз –
Әллә инде җүләр без.
Болай булса, берәр көнне
Балыклардай үләрбез.

Инде беләм, нигә телсез
Яратылган балыклар.
Туган телен сакласын дип,
Җирдәге бар халыклар.

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading