Капкачы хөрмәтенә
Быелгы турнир легендар футбол капкачысы Лев Яшинга 90 ел тулуга багышланды. Исән булса, Халыкара футбол федерациясе тарафыннан ХХ гасырның иң яхшы капкачысы булып танылган спортчыга 22 октябрьдә 90 яшь тулган булыр иде. Футбол белән аз гына булса кызыксынучылар Лев Яшинның капкачылар арасында “Алтын туп”ка лаек булган бердәнбер футболчы булуын да яхшы беләдер.
Шулай итеп, Олимпия һәм Европа чемпионы булып танылган капкачыны “Арт-футбол” фестивалендә дә искә алдылар: турнир азагында гала-матчта сәясәтче, артистлар торган “Росич-Старко” җыелмасына каршы капкачылардан торган “Лев Яшин” командасы чыкты. Нәтиҗәсе мантыйкка туры килә кебек – Россия һәм чит ил капкачыларыннан торган команда ышанычлы җиңү яулады – 7:3.
Безнекеләр сынатты
“Быел без начаррак чыгыш ясаганбыз икән – 11нче урын. Штангаларга күп тидердек шул”, – дип язып куйган иде шоумен Фәнил Вакказов инстаграмына Татарстан командасының чыгышына бәя биреп.
– Россия җыелмасының элеккеге футболчысы Андрей Каряка. Мин бер тапкыр тупны бүген аның ике аяк арасыннан да чыгарып җибәрдем хәтта, ялгыш түгел, махсус! – дип фото урнаштырган Фәнил Вакказов инстаграмда.
Кем белә, бәлки безгә Фәнилнең үзен шул рәвешле алдау бәхете дә елмаер әле: 8 гыйнварда узачак “Микрофон турниры”нда җырчылар, театр артистлары гына түгел, радио хезмәткәрләре һәм журналистлар да туп тибәчәк ләбаса!
Комментарийлар