16+

Алар саткан түбәтәйләр арасында 400 сумлыклары да, 2 меңгә дә бар

Казанда яшәүче Дамир абый Хәйретдинов түбәтәй җитештерү белән инде күптәннән, 90нчы елларда СССР таркалганнан соң шөгыльләнә башлый.  Алар 25 төрле түбәтәй ясап сату итә.

“Оешмабызның исеме “Болгар-Казан түбәтәе” дип атала. Элек болгарлар булган, аннан Казан ханлыгы. Түбәтәйне Болгарда да, Казан ханлыгында да кигәннәр. Без дә түбәтәйләргә шундый исем бирдек” – ди Дамир ага.

Һөнәре буенча ул авыл хуҗалыгы белгече. Калада яшәгәнлектән, тормышка яраклашырга туры килгән үзенә. Союз вакытында кооперация системасында эшләгән.

Дамир абый үзе оста да, сатучы да, җитәкче дә дигәндәй... Улын да әлеге кәсепкә тарткан.
“Тегүчене табып була аны. Эшне оештыра белергә, финансларга кирәк бит әле. Саткан акчабыз ашарга-эчәргә, бензинга җитә. Түбәтәй сатып миллионер булып булмый”, – ди ул шаяртып.

Алар тегә торган түбәтәйләр төрле финанс мөмкинлегеннән чыгып, төрле сигментка яраклаштырып эшләнелгән: 400 сумлыклары да, 2 меңгә дә бар.
 
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading