16+

«Алар – упкын каршында»

Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә, ди халык. Бүген сау-сәламәт булып та, иртәгә ни көтәсен белмибез. Ә кемнедер табигать бөтенләй дә тумыштан ук кыерсыта. Андыйларга безнең җәмгыятьтә яшәве җиңел бирелми. Бигрәк тә начар күрүчеләр һәм сукырларга.

«Алар – упкын каршында»

Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә, ди халык. Бүген сау-сәламәт булып та, иртәгә ни көтәсен белмибез. Ә кемнедер табигать бөтенләй дә тумыштан ук кыерсыта. Андыйларга безнең җәмгыятьтә яшәве җиңел бирелми. Бигрәк тә начар күрүчеләр һәм сукырларга.

2007 елдан бирле Казандагы «Ярдәм» хәйрия фонды физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрдә яшәүгә өмет уята, аларны тормыш итәргә ярак­лаштыра. Алай гына да түгел, әлеге үзәккә килеп курслар узучыларга медицина ярдәме дә күрсәтелә. Аларны татарча, русча, гарәпчә укырга өйрәтәләр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: бирегә мөрәҗәгать итүчеләрне җенес, яшь, милләт һәм дин ягыннан аерып карау юк. «Ярдәм»нән ярдәм сораучыларның Россия­нең төрле төбәкләреннән булуы да моңа ачык мисал.

20 гыйнвардан «Ярдәм» фонды «Йөрәк белән күр һәм ишет» проектын кабат яңарта. Аның кысаларында, Ростов, Оренбург, Саратов, Тула өлкәләре, Пермь, Ставрополь крайлары, Дагыстан, Башкорт­с­тан – 40лап төбәктән физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр Казанга җыелачак. 2020 ел дәвамында дүрт курс уздырып, начар күрүче һәм ишетүче 200ләп кешене кабат дөньяга «кайтарачаклар».

Алар бу дөньяда түгелмени, диярсез сез? Начар күрүчеләр, начар ишетүчеләр, башка физик кимчелекләре булучыларның проблемалары буа буар­лык икән шул. Моны алар дөнья­сында кайнаганнар гына белә, аңлый.

Күпчелек проблемалар аларның психик халәте белән бәйле, дип аңлатты «Ярдәм» укыту-сәламәтләндерү үзәге директоры Мәликә Гыйльметдинова.
– Физик мөмкинлеге чикләнгәннәр ялгызлык, җәмгыять тарафыннан аңламау, кабул итмәү белән очраша. Ярдәмгә мохтаҗ була. Күбесе упкын каршында басып тора. Суицид хакында уйлау­чылары да күп. Безнең максат – аларда тормышка карата кызыксыну уяту, «тулы булмау комплексы»н юк итү. Тернәкләнүчеләрне мөстәкыйль рәвештә хәрәкәт итәргә, үз-үзләрен тәэмин итәргә өйрәтәбез, – ди Мәликә ханым.

Андыйларга ярдәм итү Мәликә ханымга җиңел бирелмәгән. Эш башлаганда, аның методикасы да, хәтта текстлар бастырырга принтеры да булмый. Төннәрен ул Брайль шрифты белән кулдан текстлар бастырса, көндез начар күрүчеләрне укыткан.

Хәзер дә «Ярдәм»нең кыенлыклары юк түгел. Фонд хәйриячеләр һәм меценатлар хисабына гына яши. Бирегә тернәкләнергә килүчеләрнең яшәү, ашау-эчү һәм хәтта юл чыгымнарын да фонд үз өстенә ала.  Инвалидлар башка төбәкләрдән килсә дә, җирле оешмалар, хакимият һәм хәйриячеләр дә аларга ярдәм итәргә ашыкмый икән. Гәрчә «ярдәм»леләр аларга мөрәҗәгать итеп караса да.

– Безгә берничә тапкыр гына ярдәм итүче диаспоралар булды. Белмим, алар физик мөмкинлекләре чиклеләрнең психологиясен аңламыймы, башка сәбәпләр бармы... Эшли башлаганда, без дә барысын да аңлап бетерми идек. Әмма инвалидларга бер тапкыр ярдәм итүчеләр дә: «Алар аннары яхшыга ияләнә», – ди. Моның нәрсәсе яхшы соң?! – дип гаҗәпләнә «Ярдәм» фонды президенты Илһам Исмәгыйлев.

Физик мөмкинлек чикле булып яшәүләре җиңел түгелдер. Ашарга пешергәндә кулыбыз киселсә дә, ничек кыен бит. Әмма фонд уздырган курсларны узучылар тормышның матур якларын да күрергә өйрәнә. «Без биредә күңел белән күрергә өйрәнәбез, йөрәкләребез чистара. Яңача яши башлыйбыз», – ди алар.

Берничә ел элек үзе дә «Ярдәм» аша укырга өйрәнгән, алай гына да түгел, эшле булган, җәмгыятьтә үз урынын тапкан Руслан Закиров та шундый фикердә.

– «Ярдәм»гә укырга әтием белән килдем. Ул вакытта әле бернинди методикалар да эшләнелмәгән иде. Минем бик көчле депрессия булды. Биредә миңа аннан чыгарга ярдәм иттеләр һәм эш тәкъдим иттеләр. Моңа өйрәнгәнмен икән инде, белемнәремне башкаларга да җиткерергә кирәк дигән фикергә килдем, – ди Руслан.

Андый кешеләрне, ни кызганыч, эре оешмалар, компанияләр эшкә алырга ашыкмый да, ашкынмый да. Янәсе, физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр көндәшлеккә чыдам булмый. Әмма тәҗрибә күрсәткәнчә, андыйларның тоемлау сәләте күпкә югарырак. Табигать аларны бер яктан кимсетсә, икенче яктан бүләкләгәнен онытмыйк!

Лилия ЛОКМАНОВА.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading