16+

Алар якты киләчәк төзи!

Татарстан студентлар хезмәт отрядына – 55 ел Күп акчалар эшлисең, җитәкче кәнәфиенә утырасың, Президент буласың киләме? Сиңа бу җәеңне студентлар хезмәт отрядында үткәрергә кирәк.

Алар якты киләчәк төзи!

Татарстан студентлар хезмәт отрядына – 55 ел Күп акчалар эшлисең, җитәкче кәнәфиенә утырасың, Президент буласың киләме? Сиңа бу җәеңне студентлар хезмәт отрядында үткәрергә кирәк.

Россия дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев, «Таиф» генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, Татарстан яшьләр министры урынбасары Ринат Садыйков, хәтта Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиев тә кайчандыр үзен бу өлкәдә сынаган иде инде. Нәкъ менә хезмәт отрядлары аларга эш тәмен белергә ярдәм иткән, карьера үсешенә этәргеч биргән.

2019 елда Россия студентлар хезмәт отряды 60 еллык юбилейларын билгеләп үтә. 17-20 октябрь көннәрендә Дәүләт Кремль Сараенда Бөтенроссия студентлар отряды слеты узачак. Татарстан студентлар хезмәт отрядына исә быел 55 ел булачак. Аңа 1963 елда нигез салынган. Ярты гасырдан артык гомер эчендә студентлар Камаз, «Танеко», Байкал-Амур магистрале, «Оргсинтез», Теплоконтроль, Зәй электростанциясе, Нижнекамск-нефтехим объектлары, Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән шәһәрләрен төзергә ярдәм иткән. Казанда узган җәйге Универсиада уеннары, Сочида узган кышкы Олимпия ярышлары, «Восточный» космодромы, «Мирный атом» атом электростанциясе кебек дөньякүләм мөһим объектларны төзүдә дә студентларның өлеше зур.

2018 елда Татарстанда студентлар хезмәт отряды ярдәмендә 10 363 студент җәйге ялларын эшләп үткәргән, лаеклы хезмәт хакы алган. Татарстан студентлары арасында төзелеш отрядлары бик популяр. Биредә 1013 кеше хезмәт итә. «Республика үзәк студентлар хезмәт отряды» директор вазифасын вакытлыча башкаручы Василий Ислаев сүзләренчә, студентлар күбесенчә «Север» төзелеш объекты, Чиләбедәге «Мирный атом», «Восточный» космодромы Россиякүләм өч зур төзелеш объектында эшли. Популярлык буенча икенче урында педагогия юнәлеше. «Делфин.ру» әйдаманнар мәктәбе инде алтынчы елын эшли. Өченче урында – авыл хуҗалыгы тармагы. «МОСТ» авыл хуҗалыгы отрядына эләгү өчен зур сайлап алу турын узарга кирәк икән әле. Быел Татарстаннан 49 кеше зоотехник, ветеринар булып эшләгән. Быел Буа ветеринария техникумы студентлары, яхшы эш нәтиҗәсе күрсәткәне өчен, бүләкләр белән дә кайткан әле. Россия буенча Татарстан медицина юнәлешендә дә лидер. Быел әлеге тармакта 313 кеше эшләгән. 

– Безнең «Доктор Зай» дигән проектыбыз халык арасында зур кызыксыну уятты. Киләчәктә студент-медикларны республиканың башка районнарына да җибәрергә исәп. Бу әле булачак белгечләргә райондагы эш тәртибе белән танышу мөмкинлеге дә, – ди Василий Ислаев.

«Морские львы» путинный отряды да – студентларның яраткан эш урыны. Бу сезонда анда 40 Татарстан студенты эшләгән.
– Быел алар Камчаткада балык тотты. 40 көн дәвамында 424 тонна балык эшкәртергә өлгергәннәр. Студентлар бу эштән бик канәгать кайттылар. Бөтен кешегә дә аш кашыгы белән авыз тутырып кара икра ашау мөмкинлеге бирелмәгән бит, ә алар ашаган, – ди Василий Ислаев. 

Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры урынбасары Анна Захматова сүзләренчә, киләсе елларга студентлар дәүләт учреждениеләрендә дә хезмәт итә алачак. 

– Алар җәй көне отпуск алучы хезмәткәрләр урынына эшләячәк. Бу ике якка да файдалы, беренчедән, оешмалар эшчеләр белән тәэмин ителәчәк, икенчедән, студентлар тәҗрибә туплап, эшкә өйрәнәчәк, – ди Анна Захматова.

Биш ел дәвамында студентлар хезмәт отряды Татарстанның һәр уку йортында булырга тиеш, дигән максат куйган хезмәт отряды үзәге. Аеруча урта һөнәри белем бирү учреждениеләренә игътибар итәчәкләр.

1976-1980 елларда Татария республикасы комиссары Юрий Колосов сүзләренчә, кайчандыр студентлар ил икътисадын торгызу өчен ярдәм иткән. 

– Без эшләгән вакытта илгә кирәк дип хезмәт иттек. Аеруча ерактагы районнарда эшче куллар җитми иде. Яхшы солдат булмасаң, син яхшы генерал булмыйсың! Эштә дә шулай. Без бердәм эшләргә тырыштык. Гади эшчеләр планны бер елда башкарса, студентлар аны ике-өч айда башкарып чыга иде. Безне Мөслим районындагы татар авылына эшкә җибәргәннәрен әле дә хәтерлим. Үз эшебезне башкарып чыкканнан соң, әле авыл халкына да ярдәм итә идек. Шунда безне авыл халкы токмачлы аш, өчпочмак һәм башка камыр ризыклары белән сыйлый иде. Анда эчкән сөтле чәй тәмен әле дә хәтерлим. Студентлар хезмәт отрядында эшләп, миңа «автомат» зачет та куйдылар әле. Университеттагы укытучымның улы минем төркемдә булган икән. «Улым яхшы якка үзгәреп кайтты, ничек булдырдың моны?» – дип шаккатты ул моңа, – ди Юрий Колосов.


Кем ничә сум ала?
Әйдаманнар – 11-19 мең
Тимер юлларында проводниклар – 24-30 мең
Төзелеш отрядлары – 21-40 мең
Авыл хуҗалыгы – 11-18 мең
Сервис (официант, бармен, кунакханәдә эшләүче) отрядлары – 15-23 мең


Юбилей елы уңаеннан, 21-23 ноябрь көннәрендә Казанда Бөтенроссия студент-медиклар хезмәт отряды форумы узачак. Биредә ил буенча иң актив 200 «боец» (хезмәт отрядында эшләгән һәр кешене шулай дип йөртәләр) катнашачак. 

55 ел дәвамында студентлар эшләп кенә калмый, иҗат белән дә шөгыльләнергә өлгерә әле. Ярты гасыр дәвамында хезмәт отрядлары турында учак янында яңгыраган җырларны бер диск итеп чыгарачаклар. 


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading