Шәһри Казан

"Алай булмый бит инде, икесенең берсе гаепледер..."

Аралашырга бик кыен булган кешеләр бар, чөнки алар һәр сүзне кире мәгънәдә аңлый һәм башка төрле кабул итә. Андыйларны “авыр кешеләр” дип атыйлар. Алар белән һәр темага да сөйләшеп булмый һәм еш кына нидер әйткән очракта да, аны аңлап бетермәскә, бәхәскә керергә мөмкиннәр.

Башкаларны үзгәртү безнең ихтыярда түгел һәм шуңа күрә бәхәскә кереп, үзара ачу хисләре тумасын өчен, игътибарлы һәм сак булырга тиешбез. Гомумән, бәхәскә кереп үзара ыгы-зыгы чыгару дин буенча күркәм гамәл түгел. Ә шулар сәбәпле ачу саклап йөрү, гомумән, тыелган күренеш. 

Бәхәс – ике тарафның үз фикерләрен исбатларга тырышуы ул. Бер яктан караганда, бер гаеп тә юк сыман. Һәр кеше үз фикерен белдерә һәм дөреслекне табарга тели. Әмма кайвакыт бу фикер белдерүләр көрәшкә әйләнә: кеше хакыйкать эзләми, ә җиңәргә тели. Ул үзенең хаксыз икәнен белсә дә, сүзен өстен калдырыр өчен, бәхәстә катнашучы әңгәмәдәшен түбәнсетә, кимсетә башлый. Теге кеше дә үз чиратында шулай эшләсә, бу инде бәхәс кенә булып калмый. 

Бәхәс, аннан саклану һәм сакланган очракта бирелә торган әҗер-савап хакында Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең мондый күркәм хәдисе бар: “Мин хаклы була торып та, бәхәсне калдыручы кеше өчен җәннәтнең кырыенда йорт вәгъдә итәм, шаярып булса да ялганлауны калдыручыга җәннәтнең уртасында йорт вәгъдә итәм һәм холкы күркәм булучыга җәннәтнең иң биек урынында йорт вәгъдә итәм" (имамнар Әбү Давыд, Ибне Мәҗе). 

Реклама

Ике кеше Хуҗа Насретдинга килеп, үзара бәхәсләшә башлаган. Берсе:
–    Ул минем сыерымны үтерде.
Икенчесе:
–    Ул минем бакчамны таптады, – дип әйтә икән.
Хуҗа Насретдин боларга:
–    Син дә дөрес, син дә дөрес, – дигән.
Алар киткәч хатыны:
–    Алай булмый бит инде, икесенең берсе гаепледер, – дигәненә Хуҗа:
–    Син дә дөрес, – дип җавап биргән.

Шундый кыйсса китерелә: 100 яшькә кадәр яшәгән кешедән моның серен сораганнар. Ул: 
– Моның сере бер генә: мин беркайчан да берәү белән дә бәхәскә кермәдем, – дип җавап биргән.
 Аңа:
– Моның булуы мөмкин түгел бит! – дигәннәр. 
Ул: 
– Әйе, сез хаклы. Моның булуы мөмкин түгел, – дигән. 
Аллаһы Тәгалә безне үзара дошманлашу, бәхәскә керү аркасында туганнар, кардәшләр арасында мөнәсәбәтләр бозылу кебек начар хәлләрдән сакласа иде. 

Айсылу Юлдашева.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: