16+

Александр Малькевич: Татарстан фейклар белән әйбәт көрәшә

Россия иҗтимагый палатасы әгъзасы, Илкүләм кыйммәтләрне саклау фонды президенты Александр Малькевич әнә шулай дип белдерде һәм әлеге тәҗрибәне бөтен Россиядә кулланырга тәкъдим итте.

Билгеле булганча, Александр Малькевич шушы көннәрдә Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча үз тавышын Казанда бирде. Татарстан башкаласында ул сайлаулар барышы һәм гомумроссия сайлау көненә әзерлек белән танышкан иде.

Александр Малькевич журналистлар белән аралашу вакытыда төрле каналларда барган фейк хәбәрләргә каршы торуда Татарстанны үрнәк итеп китерде. Аның фикеренчә, бу юнәлештә журналистлар, "Татмедиа" оешмасы да үрнәк эш алып бара.

Ул шулай ук Россия буенча тиздән кулланылышка кертелергә мөмкин электрон тавыш бирү системасын да Татарстанда инде сынап карарга кирәк, дип саный. Бу нисбәттән, ул республиканың инновацион төбәк булуын да, IT-технологияләр буенча лидер икәнен дә искәртте. Бу юнәлештә эксперимент рәвешендә дәүләт хезмәтләре порталында ниндидер мәсьәлә буенча тавыш биреп карауны оештырырга тәкъдим итте. "Татарстан электрон тавыш бирүгә әзер", дип ассызыклады Малькевич.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading