16+

Алексеевскига 5 районның кары ява?!

Ничек инде биш районның кары бер Алексеевскийга яусын, гайре табигый ягъни физика законнарына каршы килә торган хәл бу, дип, ышанмаучылар табылыр, әлбәттә. Ява инде, ява! Моның серен мәкаләне укып чыккач, аңларсыз.

Алексеевскига 5 районның кары ява?!

Ничек инде биш районның кары бер Алексеевскийга яусын, гайре табигый ягъни физика законнарына каршы килә торган хәл бу, дип, ышанмаучылар табылыр, әлбәттә. Ява инде, ява! Моның серен мәкаләне укып чыккач, аңларсыз.

Гыйнвар ае үзенең кар-бураннарын, 18 градус, ә урыны белән 32 градус салкыннарын күрсәтә. Сәфәргә җыенучы кешеләр: ”Юллар чистартылганмы икән, кар көртләренә батып калмабызмы икән?” - дип борчыла. Республиканың юл оешмалары эшчәнлеге белән таныштыру максатында, Татарстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы журналистларны махсус рейдка чакырды. Алексеевск муниципаль районындагы “Алексеевск юл-төзелеш” (“Алексеевскдорстрой”) ачык акционерлык җәмгыятенә кузгалдык. Казан-Оренбург автотрассасы яхшылап чистартылган. Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Наилә Клевлеева сөйләгәннәрне тыңлап барабыз.

Татарстанда подрядчы оешмаларның гомүм исәптәге 1143 берәмлек махсуслаштырылган техникасы федераль һәм төбәк әһәмиятендәге автотрассаларны кардан чистартуда файдаланыла. Юлларга сибү өчен 404 мең тонна тоз-ком катнашмасы, 12 мең тонна тоз һәм 17,7 мең тонна реагент хәстәрләп куелган. Республика буенча шоферлар һәм эшчеләр өчен җылытылган 67 тукталыш урыны, дежур-кизү тору өчен 59 корылма булдырылган.

“Алексеевскдорстрой” республикада куәтле оешмаларның берсе санала.
-Хәзерге вакытка, узган елгы кышның шушы чоры белән чагыштырганда, ике мәртәбә күбрәк кар яуды. Бу безне куркытмый. Генераль директор Марат Саттаров җитәкчелегендәге “Алексеевскдорстрой” коллективы 1,5 мең кешене берләштерә. Техника паркы яхшы, - дип, каршы алды журналистларны генераль директор урынбасары Әнәс Гатин. - Федераль әһәмияттәге - 60, төбәк әһәмиятендәге 330 километр юл безнең карамакта.

Алексеевскийга 5 районның кары ява, дигән сүзгә дә ачыклык кертеп узыйк инде. “Үзебезнең районнан тыш, Әлки, Спас, Яңа Чишмә һәм Нурлат төбәкләрендәге автомобиль юлларын да чистартып торабыз”, - диде Әнәс Гатин.

Юл читендәге карны җыештыручы тракторны туктаттык. Руль артындагы егет Илгиз Хисмәтуллин: ”Трактор яңа-куәтле, эшләргә була. Кар-буран вакытларында төнлә дә эшкә чыгабыз, юлларда транспорт хәрәкәтен туктатып калдырып булмый бит инде. Ашарга өйдән дә биреп җибәрәләр, предприятие ашханәсеннән дә кайнар аш китерәләр”, - дип, кызыксынып биргән сорауларыбызга җавап кайтарды.

“Алексеевскдорстрой”ның диспетчерлык пунктын “космодром” дисәм, һич ялган булмас.
- Предприятиедәге барлык техника электрон аппаратлар белән җиһазландырылган, кайда гына хәрәкәтләнсәләр дә ГЛОНАС челтәре аша экранда күренеп торалар. Техника ватылса яки башка берәр хәл туса, хәбәр шунда ук диспетчерлык пункытына килә. Үзебезнең метеостанция дә эшли,-дип, экскурсия үткәрде “Алексеевскдорстрой”ның Алексеевск участогы җитәкчесе Роман Ионов.
Татарстан буенча 56 урынга автомат рәвештә эшли торган метеостанция көйләнелгән. Алар  һава торышын саннарда һәм фото-видео язмаларда тәүлек дәвамында җиткереп тора.

Республика территориясендәге автомобиль юллары тиешенчә чистартылмаса Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы оператив хезмәтенең дәүлек дәвамында гамәлдәге 8 (843) 291-91-91 телефонына шалтыратырга була.

Автор фотолары

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading