16+

Алексей Большаков: Татарстанда сайлауга килүчеләрнең югары күрсәткече безнең өчен традиция

Татарстанда сайлаучылардан сорашып белешүләрнең беренче нәтиҗәләрен яңгыраттылар.

Алексей Большаков: Татарстанда сайлауга килүчеләрнең югары күрсәткече безнең өчен традиция

Татарстанда сайлаучылардан сорашып белешүләрнең беренче нәтиҗәләрен яңгыраттылар.

Татарстанда сайлауларда зур активлык беренче көнне булды. Икенче көнне сайлаучылар бераз азрак килде һәм өченче көнне килүчеләр саны тагын югары булды. Бу хакта КФУ каршындагы иҗтимагый-сәяси һәм этноконфессиональ мәсьәләләр буенча эксперт советының җаваплы сәркатибе Андрей Большаков белдерде.

Сайлуга килүчеләрнең югары күрсәткече – ул инде безнең традиция. Россия буенча ул 30 - 40% булыр дип куркыттылар, әмма Татарстан ышанычлы рәвештә алда барды, һәм бу активлык саннарда гомуми чагылыш табар дип уйлыйм.

Гадәттәгечә сайлаучылар хәтта федераль программаларда да гомуми сәясәт өчен генә түгел, республиканың иминлеге өчен дә тавыш бирә. Бу, Большаков фикеренчә, сайлаулрга килүгә йогынты ясый.

КФУ эксперты экзит-пол мәгълүматларын китерде, алар нигезендә "Бердәм Россия" 79 - 79,1% җыя. Татарстанда барлык 6 сайлау округы буенча да “Бердәм Россия” кандидатлары 50% тан күбрәк тавыш җыеп җиңә, дип хәбәр итте Большаков.

Аның фикеренчә, Татарстанда партия исемлекләре буенча калган тавыш бирү нәтиҗәләре түбәндәгедән гыйбарәт булачак – Россия Федерациясе коммунистлар партиясе – 10%, ЛДПР – 3,4 % һәм “Гадел Россия” – 3,1 % булыр дип фаразлана. Калган партияләрнең күрсәткече шактый түбән булыр дигән фикердә эксперт.

Социологлар тарафыннан барлыгы 9 мең кешедән сорашулар үткәрелгән.

Кичке алтыга Татарстанда сайлауларга килүчеләрнең процент күрсәткече 74, 9 булды.


Фәрит Нурмөхәммәтов

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X