16+

Альфред Вәлиев: Россия җирләрен таратырга ярамый

Россия коммунистлары тавыш бирүдә ничек катнашты икән? Шушы сорау белән “Коммунисты России” коммунистлар партиясенең Татарстан республика бүлегенең беренче секретаре Альфред Вәлиевка мөрәҗәгать иттек.

Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирүдә 2 миллион 348 мең 179 татарстанлы катнашты, бу сайлау хокукына ия булган кешеләрнең 79,68 проценты.

Россия коммунистлары тавыш бирүдә ничек катнашты икән? Шушы сорау белән “Коммунисты России” коммунистлар партиясенең Татарстан республика бүлегенең беренче секретаре Альфред Вәлиевка мөрәҗәгать иттек.
- Безнең илебез атом-төш коралы, армия һәм флот белән генә түгел, ә законнар белән дә сакланган булырга тиеш. Шулардан иң әһәмиятлесе – Конституция. Инде барыбызга да мәгълүм, Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирү закон бозуларсыз һәм тыныч узды. Никадәр генә теләсәләр дә, көнбатыш “хезмәттәшләребез”дән берсе дә безне намуссызлыкта гаепли алмый. Россиянең һәр гражданына күтәрелгән мәсьәләләргә карата үз фикерен белдерергә мөмкинлек тудырылды. Конституциягә кертелгән үзгәрешләрне тикшерү  барышында да һәм тавыш бирү көнендә дә.

Без, Россия Коммунистлары – илебезнең ватанпәрварләре. Без бер фактны аеруча басым ясап әйтәбез: бу үзебезнең Россия законнарының безгә үтәргә мәҗбүриләп тагылган көнбатыш законнарыннан өстенлеге. Бу, ниһаять, Төп законда беркетелде, һәм бернинди икеләнүләргә урын калдырмый. Россиянең Советлар Союзының тарихи варисы булганлыгы искәртелгәнлегенә дә шатланабыз, чөнки ул совет чоры тарихын бозып күрсәтүләрдән саклый. Шул ук вакытта без илебез территорияләренең кагылгысызлыгы турындагы үзгәрешләрне дә хуплыйбыз. Бабаларыбызның каны тамган Россия җирләрен кем дә булса кабаттан кемнәргәдер биреп җибәрмәсен. Курил утраулары, Сахалин, Калининград, Крым –алар безнең җирләр. Башкалар җире безгә кирәкми.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading