16+

Алиментларны түләү шартларын катгыйлатырга телиләр

Хөкүмәт комиссиясе алиментларны тулысынча түләмәүчеләргә, ягъни өлешчә генә түли торган затларны җаваплылыкка тарту мөмкинлеге бирә торган канун проектын раслаган.

Алиментларны түләү шартларын катгыйлатырга телиләр

Хөкүмәт комиссиясе алиментларны тулысынча түләмәүчеләргә, ягъни өлешчә генә түли торган затларны җаваплылыкка тарту мөмкинлеге бирә торган канун проектын раслаган.

Россия Юристлары ассоциациясе рәисе Владимир Груздев сүзләренчә, проект алимент түләмәүчеләрне җаваплылыкка тарту системасын камилләштерүгә юнәлдерелгән. Чөнки моңа кадәр Суд приставлары федераль хезмәте алиментның кечкенә генә бер өлеше түләнелеп барса да, бурычлы әти яисә әнигә карата җинаять эше кузгатмаган. 2019 елда шундый затларга карата җинаять эше кузгатудан баш тарту турында 8 мең карар кабул ителгән. 2020 елның 8 аенда андый очраклар 4,4 мең теркәлгән.

Хәзергә Россиядә алимент түләмәүчеләргә административ җәза, таләпләр икенче тапкыр үтәлмәгән очракта, җинаять җаваплылыгы каралган. Әгәр эшсез әти яисә әни эшкә урнашудан баш тарта икән, бу алимент түләүдән баш тартуга тиң дип билгеләнә иде.

“Кабул ителәчәк үзгәрешләр алиментлар буенча бурычлары булган затларга бәйле барлык “бушлык”ларны да капларга ярдәм итәчәк”, – дигән фикердә Груздев.
Май башында Россия юстиция министры Константин Чуйченко Россиядә алиментлар буенча бурычлары булганнарның реестры төзеләчәк дип хәбәр иткән иде.

Реестрга керткәннәргә өстәмә бурычлар йөкләнелә һәм аларның кайбер хокуклары автоматик рәвештә кысылачак. Аерым алганда, бурычы булганнар суд приставы вәкилләренә үзләренең файдаланышында булган мөлкәте һәм керемнәре турында декларация тапшырырга, шулай ук планлаштырылган сәфәрләр хакында хәбәр итәргә туры киләчәк.

Фото: https://fssp.gov.ru/iss/ip

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading