16+

Алинә Заһитова: «Спорттан китәргә уйламыйм да!»

Узган атнаның иң зур яңалыкларының берсе милләттәшебез Алинә Заһитованың спорттан китеп тору турындагы хәбәр булгандыр, мөгаен. Күп кенә җанатарларны борчуга салган, ә кайбер тренерларны хәтта үзара бәхәсләшү-гаепләшүгә китергән әлеге яңалыкны Алинә Беренче каналның “Время” тапшыруында үзе әйтте.

Узган атнаның иң зур яңалыкларының берсе милләттәшебез Алинә Заһитованың спорттан китеп тору турындагы хәбәр булгандыр, мөгаен. Күп кенә җанатарларны борчуга салган, ә кайбер тренерларны хәтта үзара бәхәсләшү-гаепләшүгә китергән әлеге яңалыкны Алинә Беренче каналның “Время” тапшыруында үзе әйтте.

Алинә декабрь ахырында булачак Россия чемпионатында көч сынашмаячагын, һәм шуның белән бәйле рәвештә спорт принциплары буенча Европа, дөнья чемпионатларында да катнашмаячагын әйтте. Ул моны бөтен җиңүләре дә булуын һәм әлегә бозга чыгарга мотивациясе булмавы белән аңлатты. Теләк булсын өчен һәрвакыт нәрсә дә булса җитмәскә тиеш, мин стартка яңадан чыгарга омтылыш булуын телим, шуңа да тәнәфес ясап торам, диде ул. Шул ук вакытта тренировкаларга да йөриячәген һәм бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнәчәген сөйләде.

Алинә элеккеге интервьюларында китәргә уйлавын, шөгыльләнергә теләмәвен, әмма тренерларның кирәкле сүзләр табып аны бозда калдыра алулары турында әйткәләгәне бар иде инде. Бер караганда, аның китеп торуы турындагы хәбәре көтелмәгәндә булды дип әйтү дөрес тә түгелдер. Тренеры Этери Тутберидзе да, шул ук Беренче каналга биргән әңгәмәсендә “бу яңалык көтелмәгәндә булды дип әйтеп булмый, ел ярым элек үк бу сүз булды, миңа пауза бирегез дип әйткән иде. Алинә тренировкаларын туктатмый, аның ярышасым, җиңәсем килә дип кабат бозга чыгуын телибез” диде.

Ә ул арада фигуралы шуу тренерлары һәм спортчылар Алинәнең китүе турында үз фаразларын җиткерә башлады. Советлар Союзының атказанган тренеры Татьяна Тарасова, Алинәнең китүе минем өчен көтелмәгән булмады, бөтен җиңүләре дә бар, ә мотивациясе юк һәм спортка ул башка кайтмаячак, дип “катырак” белдерде. Алинәнең җанатарлары Тарасовага Олимпиададан бирле ачулы. Пхёнчханда узган Олимпиада вакытында Тарасова: «Медведеваның җиңүен телим. Заһитованың җиңүен теләмәүдән түгел, ә Евгенияның җиңүгә лаек булуы өчен” дигән иде ул.

Ул шулай ук Заһитованы спортта карьераларын актив дәвам итүче Евгения Медведева һәм Елизавета Туктамышева белән чагыштырып, аларның дүртле сикереш өйрәнүләрен әйтте. Ә Алинә әле нибары өч кенә программа эшләде, диде ул.

Тутберидзе командасы тренерлары да Тарасованың сүзләренә җавапсыз калмады. Социаль челтәрдә алар, Алинәнең карарын хөрмәт итәргә чакырып, Тарасовага Заһитованы күп тапкыр тәнкыйтьләвен, ә аның өч программасы нәтиҗәләре башка спортчыларның ун программасыннан да күбрәк булуын ассызыклап үттеләр.

Олимпия чемпионы Евгений Плющенко да бәхәсләрдән читтә калмады. Заһитованың китеп торуын яңа тренерлар эзли башлавы белән бәйле булырга мөмкин дигән фаразларын җиткерде. Аныңча, Оимпия чемпионы Алинәгә хәзер игътибар күбрәк кирәк, ә аның тренерлары моны бирә алмый. Тутберидзе командасының моңа ачуы тагын да кабарды, аңа да алар, сез тренер түгел, бер генә спортчыны да тәрбияләгәнегез юк, ә әзер спортчыларны сатып алырга тырышуыгыз безгә эшләргә комачаулый, дип җавапладылар. Шул рәвешле социаль челтәрләрдә бәхәсләр куерып кына китте. Күп кенә спортчылар бу бәхәсләшүне туктатырга өндәде.

Беренче каналдагы эфирдан соң шундый шау-шу туасын Алинә үзе дә көтмәгән иде бугай. Ике көннән ул социаль челтәрдә, тренерлары белән төшкән фотосын куеп, туры эфирда борчылса да, үзенең карарын төгәл җиткерүен, әмма кайбер матбугат чараларының аны башка мәгънәдә аңлавын әйтеп, мин беркая да китәргә җыенмыйм, дип белдерде. “Мин беркая да китмим, әмма Россия чемпионатында катнашмыйм. Фигуралы шуу – минем тормышым, 4 яшемнән бирле һәр көнне спорт өчен эшлим һәм эшләүне дәвам итәм. Уңышларым очраклы түгел, тренерларым белән зур эшләр башкардык, әмма шуның белән генә тукталып калырга ниятем юк, “китү” һәм “туктату” турында уйламыйм да. Мөмкин булган бөтен беренче урыннарны да алган спортчы буларак, пьедестал башында булырга телим, ә аның өчен тагын да күбрәк шөгыльләнергә кирәк. Мин Россия җыелма командасында, “фигуралы” юлымны тренерларым ярдәмендә дәвам итәм” дип язып куйган Алинә.

Яңа ел бәйрәмнәрендә исә аны Татьяна Навка куйган шоуда күрергә булачак. Алинә анда йокыга талган гүзәл ролен башкара. Аның быел җаваплы чоры, ул бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырып, спорт юнәлеше буенча укуын дәвам итәргә – институтка укырга керергә җыена. Безгә исә аңа бераз ял итеп алып, кире бозга әйләнеп кайтуын һәм яңа урләр яулавын теләргә генә кала.

Фото: sport-express.ru

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading