16+

Алия Исрафилова: "Дәрәҗәле урыннарда эшләгән кешеләр өчен бик авыр сүз инде ул..."

Рәхмәт әйтү кыенмы? Ихласлык ничек үлчәнелә? Җырчы Алия Исрафилова шул хакта фикерләре белән уртаклашты.

Рәхмәт әйтү кыенмы? Ихласлык ничек үлчәнелә? Җырчы Алия Исрафилова шул хакта фикерләре белән уртаклашты.

“Рәхмәт сүзе әйтелеш ягыннан бик авыр да түгел кебек, мәгънәсе дә бик күркәм. Тик, кайбер кешеләр, "рәхмәт" сүзен әйтсәләр, телләре өзелеп төшәр, дип куркалар ахрысы.
 
Я артыгын әйтеп салмыйм, дип санап кына әйтәләр. "Бер тапкыр әйтелде ич инде, нәрсә инде кабатланырга?"- дип җикеренеп тә куярга мөмкиннәр. Әйтерсең, рәхмәтләре белән бергә, кесәләреннән алтын казналары чыгып китә.

Бигрәк тә дәрәҗәле урыннарда эшләгән кешеләр өчен бик авыр сүз инде ул. Рәхмәт әйткән саен дәрәҗәләре төшәр дип куркалар микән? Риторик сораулар дип саныйк. Чынлыкта, рәхмәт әйтә белмәү - оятсызлык белән тәрбиясезлек билгесе.
Бер танышымның 8 март белән котлавына рәхмәт, дип җавап язгач, йөзләгән котлаулар арасыннан бер син генә рәхмәт, дип җавап бирдең, рәхмәт әйтү модада түгел микән хәзер, дип тәмам аптыраган иде ул.


"Уф, телефон тулды шул котлау рәсемнәре, белән"- дия-дия бәйрәмнәрдән соң телефон хәтерен чистартабыз. Ул виртуаль рәсемле котлаулар җибәрү ниндидер формаль гамәл итеп кенә кабул ителә. Бәлки шуңа күрә кадере дә шулай гынадыр.

“Рассылка” белән җибәрелгән котлауларга җавап та биреп тормыйм, ачып та карамыйм, диючеләрне дә ишеткән бар. Минем ихласлыкны үлчи торган үлчәүләрем юк. Барлык котлауларга "Амин", диеп рәхмәтемне җибәрергә тырышам. Вакытны ала, алуын. Ләкин, рәхмәт әйтү өчен сарыф ителгән вакыт - бушка узган вакыт, дип санамыйм мин. Бер рәхмәт - мең бәладән коткара, диләр ләбаса.”

 

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading