16+

«Аллаһ безне сөя, ярдәменнән ташламый»

Биш бала үстерә алар. Бик әдәпле. Тәртипле гаилә.

Биш бала үстерә алар. Бик әдәпле. Тәртипле гаилә.

Җәлилгә каенаналарыма кунакка кайткан идем. Әллә инде урын үзгәртә торган гадәтем барлыкка килгән шунда – йоклый алмый ятам.Тынычлыкта калгач, безнең өстәге фатирдан нарасый бала көйсезләнгән һәм әнисенең юатканы ишетелә башлады. Иртән торгач та каенанам-әнидән: «Сезнең өстә балалы гаилә торамы әллә?» – дип сорадым. «Әйе, – диде ул. – Биш бала үстерә күршеләрем. Бик әдәпле. Тәртипле гаилә».

Миңа шул җитә калды. Тизрәк алар белән күрешәсем, якыннан танышасым килде. Журналист килененә ярдәм итәсе килеп, разведкага илче булып каенанам китте. Һәм яхшы хәбәр белән төште. Өстәге күршеләребез мине өйләдән соң үзләрендә көтәләр икән.

...Ишекне гаилә башлыгы Марат әфәнде үзе ачты. Ничә тапкыр игътибар иткәнем бар. Ислам динендәге кешеләрнең йөзендә ниндидер бер илаһи нур була. Ул әллә инде һәр иртәне кояштан алдан торып намаз укыганга, әллә инде ныклы инану – иманнан. Төгәл әйтә алмыйм. Марат әфәнденең йөзендә дә бар ул садә нур. Аның белән сөйләшүе дә рәхәт. Күңелләр ничектер тынычланып китә.

Быел өйләнешкәннәренә 15 ел була икән. Авылларына Тукай районы, Теләнче Тамак авылына килгән кунак кызы Алсуны бер күрүдә үк ошата Марат. Озак уйлап-сузып тормый яшьләр, тормыш юлларын бергә узарга карар кылалар. Әбисе белән генә үскән ятимә кызны хатынлыкка алуның нинди зур җаваплылык икәнен Марат әфәнде бер генә дә исеннән чыгармый. Берүзе үскән кыз да: «Мин яшь әле, фигурамны бозып бала тапмыйм!» – дип тормый. Бер ел дигәндә, Азамат атлы тупырдап торган малай алып кайтып бирә. Маратның түбәсе тәмам күккә тия. Бүген Азамат – бу гаиләнең иң олы абыйсы. Аңа инде 14 яшь, бистәнең 2нче мәктәбендә 7нче сыйныфта укый. Икенче уллары Инсафка – 12, ул да абыйсы укыган мәктәпнең 5нче сыйныфында белем ала. Рәзилгә – 10 яшь, ул 3нче сыйныфта. Өч малайдан соң туган Назиләгә – 5 яшь, ул бакчага йөри. Көттереп туган кадерле кызына исемне әтисе сайлап куйган. Наз да булсын, ил дә булсын дип тырышкан. Алла биргән барысын да алып кайт­каннар. «Балалар табарга курыкмагыз, мин аларны үзем ашатучы» дигән бер хәдистә Аллаһы Тәгалә. Аның кушканнарын үтәми булмый инде, дип, тагын бер егеткә тормыш бүләк иткәннәр Морозовлар. Нәни Әхмәткә тиздән бер яшь була.

Аларда шактый сөйләшеп утырсам да, бер зарлану сүзе дә ишетмәдем. Аннары үзем: «Авырдыр бит биш бала белән?» – дип сорамый булдыра алмадым.
– Юк! – диде алар, бер-берсенә карашып. – Элегрәк авыр иде.

Аннары сүзне гаилә башлыгы дәвам итте.

– Кеше почмакларында тордык. Ә хәзер, дингә килгәч, ничектер бөтен авырлыклар артта калгандай булды. Икенче бала тугач, ана капиталына бер бүлмә алдык. Аннары аны өч бүлмәлегә алмаштырдык. Элек мин тәмәке тарта, кабарга да ярата идем. Дингә килгәч, ул хәрәмнәрдән ваз кичтем. Бу гаилә бюджетын ныгытырга да ярдәм итте. Элек тәмәке төтененә һәм «яшел елан»га әрәм иткән акчага хәзер балаларымны тәмле күчтәнәч алып кайтып сыйлыйм. Хәтта кибеттә аракы, йә тәмәке алып торган ир-атларга да шул хакта әйтәсем, аңлатасым килә. Кайбер кешеләрне һич аңлый алмыйм. Күршебездә берәү тәмәке тарта да төпчеген подъезд идәненә ташлап калдыра. Беркем күрмәде дип уйлыйдыр инде үзенчә. Кеше күрмәсә дә, Аллаһ барысын күреп, белеп тора ла. Эшләгән эшеңне генә түгел, уйлаган уеңны да белүче ул. Шул тәмәке төпчекләрен улларым күрмәсен, кызыкмасыннар дип, эшкә барганда да, кайтканда да җыеп чүп чиләгенә салам, – диде әти кеше.

Марат Морозов – электрик. Җәлилнең бер оешмасында эшли. Ә Алсу ханым өй җылысын саклап торучы хуҗабикә, үзе әйтмешли, «әни булып эшли». Ә монысы аның тагын да авыр икәнен үземнән беләм. Һич кенә дә эшләп бетереп булмый торган эш бит ул. Әле арасында биш вакыт намаз укырга да кирәк. Тәүлегенә 24 сәгать кенә түгел, күбрәк булса да өлгерә алмассың, билләһи. Ләкин алар өлгерә. Үзләре әйтмешли, Аллаһ үзе ярдәмен бирә. Аларны тыңлагач, күңелемдә тагын бер хәдис яңара. «Әгәр дә адәм миңа таба бер адым атласа, мин аңа таба йөгереп барырмын», – дигән ди бит Аллаһы Тәгалә. Морозовлар гаиләсе мисалында бу бик ачык күренә. Алсу – сөйкемле татар кызы, күп сөйләшми. Йомган авызын да ачмый иреннән узып. Элек безнең әбиләр дә шундый тыйнак, әдәпле, итагатьле булганнар. Бик күп ирләр бүген бу турыда хыяллана да алмый.

Бала үстергәндә төрлесе була инде. Әнә нәни Әхмәтнең дүрт айлык чагында ук кулы сынган. Әниләренә бала карашырга уйлаган балалар сабыйны катырак борып яткырганнар. Тугыз килолы гәүдә астында калган кимерчәккә күп кирәкмени. Бу борчуны да, Аллаһ сынавы дип, тыныч кына кабул иткәннәр Морозовлар. Улларын дәвалаган табибларга, хәлләренә кергән шәфкать туташларына бик рәхмәтле алар. Хәзер инде бу борчулар артта калган. Сабыйның кулы төзәлгән.

Маратның әле ислам диненә килүенә дүрт кенә ел. Баштарак кешегә ияреп мәчеткә бара торган булган. Ә мәчет яши торган бүлмәләренә якын гына терәлеп торган. Азан тавышы ишеткәч тә күңеленең ни теләгәнен аңлап алган яшь әти. Намазлыкта Аллаһтан ислам юлына бастыруын сорый торган булган. Инде дүртенче баласы – көтелгән кызы тугач килгән ул дингә. Рамазан аенда булган бу хәл. Хәзер Марат әфәнде өч улы, хатыны белән җәмәгать намазы итеп үти гамәлләрен. Нинди бәхет! Теләсә кемгә тими ул.

Әти кешенең кулы да алтын. Белмәгән эше юк. Кер юу машинасына кадәр үзе төзәтә. Әтисе янында малайлар да эш кораллары биреп, өйрәнеп торалар. Оясында ни булса, очканда – шул. Малайлар тырышып укыйлар, тәртипләре дә башкаларга үрнәк итеп куярлык. Өйдә телевизор юк. Дөресрәге, мин күрмәдем. Аның каравы, малайлар төрле спорт түгәрәкләренә йөри. Мәчеткә намазга, гарәп теле өйрәнергә бара.

Морозовлар өендә чын татар гаиләсенең матур үрнәген күреп төштем. Тик менә бу матур гаиләне фотога гына төшерә алмадым. Зур гөнаһ санала, фәрештәләр килми, ди алар. Ә миңа калса, мондый күп балалы иманлы гаиләләрдә фәрештәләр китеп тә тормый, алар белән бергә яшидер кебек.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading