16+

Алла Пугачеваның юбилей концертына 1 билет хакы - 270 000 сум!

Быел Россия эстрадасының примадоннасы Алла Пугачева 70 яшен билгеләп узарга җыена.

Алла Пугачеваның юбилей концертына 1 билет хакы - 270 000 сум!

Быел Россия эстрадасының примадоннасы Алла Пугачева 70 яшен билгеләп узарга җыена.

Шул уңайдан 17нче апрель көнне Дәүләт Кремель сараенда юбилей концерты узачак. Əмма әлеге чарага билетлар күптән сатуда калмаган. Бары тик «перекупщиклар»дан алырга була. 3нче рәттә утырып концерт карыйсың килсә - 270 000 сум түләргә кирәк, ә 15нче рәт өчен бәя күпкә арзанрак - 150 000 сум. Əйе, бер билет өчен.

Урта хәлле тамашачылары өчен Примадонна өстәмә концерт уздырырга булган. Анысы алданрак - 8нче апрель көнне узачак. Һәм анда билетлар "нибары" 4000-60 000 сум "гына".

Җырчы 50 яшен дә шулай гөрләтеп уздырган булган. Ул вакытта Алла залда беренче рәттә утырган, ә сәхнәдә иҗатташ дуслары аның хитларын башкарган. Бу юлы да шулай булуы мөмкин. 70 яшьлек юбилей концертында Светлана Лобода, Максим Галкин, Филипп Киркоров, Сергей Шнуров катнашачагы төгәл билгеле.

Сүз уңаеннан: быел Хәмдүнә Тимергалиевага да 70 яшь тула. Əмма җырчының туган көне Рамазан аена туры килү сәбәпле, ул аны көз аена күчергән. Үзебезнең Примадоннабыз юбилеен ничек бәйрәм итәчәге хакында алдагы көннәрдә язарбыз.
Все файлы проверены, вирусов нет

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading