16+

Аллергияне ничек җиңәргә?

Элеккеге белән чагыштырганда һәр ун ел саен аллергияле кешеләр саны икеләтә артып бара ди белгечләр. Авыруның килеп чыгу сәбәпләре, дәвалау хакында Сәламәтлек саклау министрлыгында узган түгәрәк өстәл барышында фикер алыштык.

Аллергияне ничек җиңәргә?

Элеккеге белән чагыштырганда һәр ун ел саен аллергияле кешеләр саны икеләтә артып бара ди белгечләр. Авыруның килеп чыгу сәбәпләре, дәвалау хакында Сәламәтлек саклау министрлыгында узган түгәрәк өстәл барышында фикер алыштык.

Аллергия төрләре

 

Сәбәпләре:

Әлегә кадәр табиблар аллегиянең ни сәбәпле килеп чыгуын төгәл генә ачыклый алмыйлар. Моңа генетик үзенчәлекләр, нәселдәнлек, стресслар, экология тәэсир итәргә мөмкин дип санала. Сезонлы аллергия үсемлекләр серкәләнгән вакытта барлыкка килә. Әгәр аллергия әни яки әти кешедә генә күзәтелсә, балада бу авыру башлану куркынычы – 30 процентка, икесендә дә булса, 80 процентка кадәр арта.

Алексей Лунцов, Республика клиник хастаханәсенең клиник иммунология үзәге мөдире:
– Яшәү рәвеше, туклану ел саен үзгәреп тора. Шәһәр җирендә бигрәк тә. Кеше чисталыкка күнеккән, бар нәрсә стериль. Балаларны да шулай артык чисталыкта үстерергә тырышалар. Нәтиҗәдә, иммун системасы микробларны, паразитларны очратканда, алар белән көрәшә алмый, көче җитми. Яшәү шартлары яхшыргач, организмның юк кына зарарсыз тоелган матдәләргә дә сизгерлеге артты. Тикшерүләр күрсәткәнчә, авыл җирендә яшәүчеләр аллергиядән сирәгрәк интегә. Балалар да кечкенәдән туфрак белән бәйләнештә үсә, хайванарны да тотып карыйлар, аллергия китереп чыгарырга мөмкин булган әйберләр белән кечкенәдән элемтәдә булалар.

Резеда Хәкимова, Республика балалар клиник хастаханәсендә аллергология бүлегендә аллерголог-иммунолог консультанты:
– Галимнәр аллергиянең килеп чыгу сәбәпләрен төгәл ачыклап бетерә алмыйлар. Нәселдән күчә дигән белән генә дә килешеп булмый. Чөнки бер гаиләне беләм. Әниләре аллергиядән интегә, алты баласында да бу билгеләр күзәтелә, ә берсендә юк. Гадәттә, сабыйларда сыер сөтенә аллергия көчле була. Күпләр ул 3 яшьләргә бетәр дип өметләнә. Әмма, балаларның 30-40 процентында сыер сөтенә аллергия 8 яшькә кадәр сакланырга мөмкин. Тагын бер нәрсәгә игътибар иткәнебез бар, күкрәк сөтен имгән балада аллергия билгеләре сирәгрәк күзәтелә. Аллергиядән дәвалауның үтемле юлларының берсе – аллергиягә каршы вакцина ясату. Аллерген дозаны кешегә акрынлап арттырып кертәләр һәм берникадәр вакыттан соң иммун системасы аллергенга күнегә, шуның белән авыру да юкка чыга. Бүгенге көндә бу иң кулай дәвалау ысулы.Аны гадәттә, балаларга биш яшьтән соң ясартырга мөмкин, бу вакциналар 70 процент очракта нәтиҗәле булып саналса да, кызганыч, бездә аны авыручыларның ун проценты гына куллана. Әлеге дәвалану дәвамлы булырга тиеш, ул 3-4 еллар дәвам итәргә мөмкин. Шуңа да күпләрнең түземлеге җитми. Аннары аллерголог кебек тар белгечләргә эләгүе авыр, бигрәк тә авыл җирендә аллергияне дәвалаучы табиблар юк диярлек.


Аллергия турында биш сорау:

1. Даруларга карата аллергиянең нинди авыр формалары күзәтелергә мөмкин?
Республика балалар клиник хастаханәсендә аллергология бүлегендә аллерголог-иммунолог консультанты Резеда Хәкимова аңлатуынча, ел саен балалар клиник хастаханәсендә дарулар аллергия китереп чыгарган бер ике очрак теркәлә. Бу вакытта баланың хәле нык авырлаша, ул аңын югалтырга мөмкин, тәне пешкән кешенекен хәтерләтә, урыны белән бетчәләр пәйда була, алар шартый, тире куба. Кыскасы, мондый вакытта, табиблар ярдәменнән башка мөмкин түгел.

2. Балаларга баллы ашату аллергия китереп чыгарамы?
Резидә Хәкимова аңлатуынча, глюкоза, шикәр аллергия китереп чыгармый. Дөрес, шоколадларда бер шикәр генә түгел. Башка компонентлар да бар, төрле “Е” лар, буягыч матдәләр, чикләвек, сөер сөте, аллергия китереп чыгара торган башка матдәләр булуы бар. Шуңа да аллергия килеп чыкмасын өчен балаларга чамасын белеп кенә баллы ашатырга кирәк.

3. Аллергия вакытында прививкалар ясатырга ярыймы?
Республика балалар клиник хастаханәсендә югары категорияле педиатр-табиб Лилия Зыятдинова әйтүенчә, аллергияле бала һәрчак табиб күзәтүе астында булырга тиеш. Әгәр аерым күрсәтмәләр булмаса, авыру көчәймәгән вакытта прививкалар ясатырга рөхсәт ителә. Гадәттә, прививка алдыннан өч көн кала һәм вакцина ясаганнан соң аллергия билгеләрен җиңеләйтә торган дарулар кулланырга киңәш ителә. Әгәр дә баланың тавык йомыркасының агына аллергиясе бар икән андый очракта прививканы ясатмаска кирәк.

4. Балтырганнан аллергияле кешеләргә генә куркырга кирәкме?
Юк, балтырган ул аллергиясе булмаган кешегә дә зыян китерергә мөмкин. Балтырганның согы тирегә эләксә, кояш нурлары белән реакциягә кереп пешерә, бу аллергия булмаган кешедә дә күзәтелергә мөмкин, – ди Алексей Лунцов.

5. Салкыннан аллергия нигә килеп чыга икән?
Алексей Лунцов әйтүенчә, салкыннан аллергия диеп әйтү дөрес үк булмас, бу иммунитетның һава торышына реакциясе. Дөрес, соңгы елларда салкыннан тәне кызарып, зарланып мөрәҗәгать итүче яшьләр чынлап та күп.

 


Аллергиядән ничек саклану өчен киңәшләр:

  • Әгәр дә сезонлы аллергиягә организмыгыз сизгер икән, үләннәр чәчәк аткан чорда урамга бик чыкмаска тырышыгз.
  • Җилле көнне чәчәк серкәләре тизрәк тарала, яңгырлы көнне аларның көче кими. Моны истә тотыгыз.
  • Чәчәк серкәсенә аллергия булса, урамнан кергәч ул душта су коенып чыгарга киңәш ителә. Шулай ук борынга куя торган махсус фильтрларны кулланырга була.
  • Спиртлы эчемлекләр белән сак булырга кирәк. Кайбер үләннәр кушылып ясалган сыралар аллергия китереп чыгарырга мөмкин.
  • Тәмәке тарту аллергияле кеше өчен зянлы.
  • Аллергия китереп чыгара торган иң куркыныч ризыклар булып: сыер сөте, йомырка тавыгы, арахис санала. Шулай ук балык, цитруслы җимешләрне дә сак кулланырга кирәк.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading