16+

Алмаз Хәмзин: «Кадим Нуруллинны циркка җибәрәләр икән дигәч, аяз көнне яшен суккандай булды»

Менә, аяз көнне яшен суккандай, филармониянең җитәкчесе Кадим Нуруллинны икенче эшкә – циркка җибәрәләр икән дигән хәбәр ишеттек. Кызыгы шунда: моңа кадәр эшләгән директорны да циркка күчергәннәр иде. Начар эшләгән өчен түгел, әлбәттә. Яхшы эш тәҗрибәләре күрсәткәнгә.

Алмаз Хәмзин: «Кадим Нуруллинны циркка җибәрәләр икән дигәч, аяз көнне яшен суккандай булды»

Менә, аяз көнне яшен суккандай, филармониянең җитәкчесе Кадим Нуруллинны икенче эшкә – циркка җибәрәләр икән дигән хәбәр ишеттек. Кызыгы шунда: моңа кадәр эшләгән директорны да циркка күчергәннәр иде. Начар эшләгән өчен түгел, әлбәттә. Яхшы эш тәҗрибәләре күрсәткәнгә.

Чыннан да, мондый шаукымлы заманда Кадим Нуруллин милли музыка сәнгатен саклап һәм җанландырып җибәрүдә фидакарь эш нәтиҗәләре күрсәтеп, даими тотрыклылыкка иреште, үсеш тә көчле! Гамәлләрен санап китү дә комачауламас: аңа хәтле оешкан коллективлар киң колач җәеп, күтәренке рухта эшләүләрен дәвам иттеләр, халыкка төрле формада сәнгати хезмәт күрсәтү юлларыннан да (фестивальләрдә, паркларда, скверларда һәм башкалар) тартынмадылар. Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге Татарстанның халык уен кораллары дәүләт оркестры кайда гына чыгыш ясаса да, Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге ансамбль кай илләрдә генә булса да, дөнья куптарып, Татарстанның, татарның кем икәнен белдереп, танытып, республикабызга рәхмәт алып кайттылар. Җәмгыятебезнең вазгыятенә, хәленә кереп фикерләгәндә, зур казаныш болар.

Халкыбыз өчен филармониядә концерт булмаган көн юк. Кил, кара – җаның ни тели! Бинасы нинди! Эче – ап-ак, мәгърур! Затлы! Монда килгән тамашачы үзенә җылы мөнәсәбәт тоеп китә, үзен данлы, шанлы милләтенең бер күзәнәге итеп хис итә. Кадимның беренче эш көненнән алып, әлегәчә кылган вазифаларының нәтиҗәсе бит бу. Әле дә ремонт эшләре туктап тормый анда. Югыйсә төзәтер җире юк бит инде – барысы да камил! Яңадан кагылсаң – бозарсың, буясаң ямьсезләрсең сыман. Ә хезмәткәрләре! Коллективы! Елмаеп каршылыйлар, ягымлы итеп сөйләшәләр, кабат килердәй итеп озаталар. Кем өйрәткән аларны? Өйрәтмәгән. Үзләре шундый. Директорың үрнәк булырдай булгач, шулай булмый хәлең юк.

«Циркка җибәрәләр икән», – дигән хәбәр таралгач, коллективы да тыныч күңел белән кабул итмәде, күпләренең күзләренә яшьләр килде. Үземнең дә күземә «чык» төште, ләкин юмор хисем болайрак уйлап куйды. Барсын! Ул анда да шәп эшләячәк. Безне монда гайрәтебезне, киләчәккә өметебезне арттырганны, максатыбызны ачыклаганны! Ул бит өлкән артистларны Тукай филармониясенә кабаттан җыйды, «Илһамият» төркеме туплап, халкыбыз каршына чакырды һәм чыгарды. Әйе, нык уйлап башкарган акыллы эш бу. Без моны гастрольләргә чыккач, тамашачы кочагында бик яхшы сизә идек. Халыкка, мондый чыгышларны Президентыбыз хәер-фатихасы ярдәмендә үтәлгәнен әйткәч, урыннарыннан торып алкышлыйлар иде. Моннан да зур рәхмәт юктыр дөньяда!

Безнең озаклап сөйләшеп утырган чаклар күп булды. Әлбәттә, сәясәт тә читтә калмый иде. Мин аңа һәрвакыт, тел турында сүз кузгалгач, бер мисал китерә идем.
– Татарга эстрада коллективлары кирәк! Нигә диген? – Ул игътибар белән тыңлый белә. – Илебез зур, очсыз-кырыйсыз, – дип дәвам итәм мин. – Татар шунда сибелгән. Язучы кеше, китабын чемоданга тутырып, андый еракларга йөри алмый. Гәрчә, Акмулла, кыш көннәрендә дә чана тартып, авылдан-авылга китап тараткан дип сөйлиләр. Мәктәпләр юк. Яшьләр татарчасын белми. Татар телен оныту процессы коточкыч тизлектә дәвам итә. Елга бер Сабантуй үткәреп түгел, дәүләт җаваплылыгындагы төрле филармония иҗат коллективлары ил буйлап йөрергә тиешләр. Мондый чакта, аларга ияреп, олау-олау китап төягән язучыларыбыз да юлдаш була алыр иде, – дим. – Акмулла заманы түгел бит инде...
Икебез дә үз фикеребез белән килешәбез һәм шуның белән... шул, вәссәлам! Бездән генә тормый шул...

Фикеремне һаман юморга борам. Дөрес юморга! Кайда гына билгеләсәләр дә, Кадим Нуруллин милләтебезнең зәвыклылыгын, зыялылыгын, халкыбызның даһилыгын уйлап, телебезнең гүзәллеген, камиллеген, бөеклеген дәлилләп эшләячәк! Менә әйтте диярсез, Татар циркындагы артистлар гына түгел, маймыллары, каргалары һәм хайваннары да татарча өздереп сөйләшәчәк!

Алмаз Хәмзин

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X