16+

Алмаз хәзрәт Сафин: «Коръән үзен укыган кешене кыямәт көнендә яклар»

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) үзенең бер хәдисендә: «Өйләрегездә Коръәнне мөмкин кадәр күбрәк укыгыз. Коръән укылмаган өйдә яктылык аз, яманлык күп була һәм анда күңелсез вә борчулы яшиләр», – ди. Коръән укуның калган саваплары һәм аның нинди көчкә ия булуы турында без «Өметлеләр» мәчете имам хатибы Алмаз хәзрәт Сафин белән сөйләштек.

Алмаз хәзрәт Сафин: «Коръән үзен укыган кешене кыямәт көнендә яклар»

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) үзенең бер хәдисендә: «Өйләрегездә Коръәнне мөмкин кадәр күбрәк укыгыз. Коръән укылмаган өйдә яктылык аз, яманлык күп була һәм анда күңелсез вә борчулы яшиләр», – ди. Коръән укуның калган саваплары һәм аның нинди көчкә ия булуы турында без «Өметлеләр» мәчете имам хатибы Алмаз хәзрәт Сафин белән сөйләштек.

– Коръән – Аллаһы Тәгаләнең иң соңгы Пәйгамбәренә җибәрелгән иң соңгы сүзе. Аллаһ Тәгалә аны төрле вакыйгаларга һәм сәбәпләргә бәйләп өлешләп китерә. Коръән Җәбраил фәрештә аркылы 23 ел дәвамында, 610 елдан 633 елга хәтле иңдерелә. Коръән иңеп беткән елны Мөхәммәд үлә, чөнки аның пәйгамбәрлек вазифасы шуның белән тәмамлана. Коръәндәге бөтен сүз, бөтен хәреф һәм бөтен мәгълүмат Аллаһтан иңгән. Пәйгамбәребез аны үзе уйлап чыгармады. Аллаһтан килгән аятьләрне Җәбраил фәрештә аңа укып барган. Пәйгамбәр, Коръән миңа вәхи (яшерен мәгълүмат) белән килсә, мин кыңгырау яки бал корты тавышы ишетә идем, дип әйтә торган булган.

– Пәйгамбәребез укый да, яза да белмәгән. Ул аятьләр безгә ничек китап булып килеп җиткән соң?
– Җәбраил фәрештә әйткән Коръән аятьләрен ул ишетә һәм шуны үзе янындагы сәхабәләренә сөйли. Кайбер сәхабәләре аларны язып бара. Мөхәммәд пәйгамбәр үлгәч, аның урынына Әбүбәкер дигән сәхабә кала. Ул вакытта сугыш чыгып, анда Коръәнне яттан белгән күп кеше һәлак була. Шуннан соң Гомәр разыйаллаһу Әбүбәкергә, тагын шулай сугышлар чыгып, Коръәнне белүчеләр үлсә, ул юкка чыгачак, аны бер китап итеп җыйыйк, ди. Әбүбәкер, Мөхәммәд пәйгамбәр аны китап итеп җыярга кушмады, диндә яңалык кертергә куркам, дип бик озак карыша. Үгетли торгач, ризалыгын бирә. Коръәнне язып барган кешеләрне һәм шаһитларны чакырып, ул китап итеп җыела.

– Сүрәләрнең исемнәре каян алынган?
– Монда галимнәр берничә төрле фикерне әйтә. Аның берсе буенча сүрәләргә исемнәрне Пәйгамбәребез үзе биргән, икенче фикер – сәхабәләр атаган, өченчесе – һәрбер сүрәнең исемен Пәйгамбәргә Аллаһы Тәгалә әйткән. Сүрәләрнең исемнәре, гадәттә, андагы эчтәлек белән бәйле. «Бәкара» сүрәсендә Муса пәйгамбәр вакытында сыер белән бәйле бер вакыйга китерелә. «Гыймран» сүрәсендә Гыймран дигән кешенең гаиләсе турында сөйләнә. Кайбер сүрәләрнең исеме аның беренче аяте белән бәйле. Әйтик, «Фәләкъ» сүрәсенең беренче аятендә фәләкъ сүзе бар.

– Бөек француз галиме Морис Бюкай: «Әгәр мин Коръәнне алданрак өйрәнгән булсам, фәнни чишелеш эзләгәндә, сукыр килеш бармаган булыр идем, минем кулымда юл күрсәтүче җеп булыр иде», – дигән. Коръәнне өйрәнүчеләр бүгенге фәннең аның аятьләре белән тулысынча тәңгәл килүен таный. Шуны дәлилли торган мисалларны китермәссезме икән?
– Торонто университетының анатомия һәм эмбриология галиме Кейс Мор: «Пәйгамбәр ничек итеп эмбрион һәм аның үсеш фазаларын 1400 ел элек шуның кадәр төгәл аңлатып бирә алган икән? Безнең галимнәр бу турыда әле берничә гасыр үткәч кенә белә алдылар», – дип әйткән. Коръән иңгәнчегә хәтле баланың кызмы-малаймы булып тууын кемгә бәйле икәнен белмәгәннәр. Аллаһы Тәгалә исә Коръәндә моны ир-атның мәниенә (спермасына) бәйле булуы турында «Нәҗем» (Йолдыз) сүрәсенең 45-46нчы аятьләрендә хәбәр итә. Фәндә аны хромосомаларны өйрәнгәч кенә белә алганнар.

Коръәндә көн сүзе 365 тапкыр килә, бер елда 365 көн барлыгын беләбез. Ай сүзе 12 тапкыр бирелә, бер елда шуның кадәр ай бар. Фәрештәләр белән шайтан сүзләренең дә саны бертигез, 88шәр тапкыр киләләр. Аны бит Коръәнгә беркем дә махсус исәпләп язып куймаган. Дөнья белән ахирәт сүзләре дә бер дәрәҗәдә 115 мәртәбә кабатлана. Үлем белән хәят тә бер үк санда килә. 145 тапкыр. Дин белән мәчет сүзләре дә Изге китапта 92шәр мәртәбә бирелә. Иман сүзе 811 мәртәбә телгә алынса, гыйлем сүзе – 779 мәртәбә. Мондый мисалларны бик күп китерергә була. Аларның барысы да Коръәннең Аллаһтан иңүен күрсәтә. Коръән үзенең эчтәлеге һәм җөмлә төзелеше ягыннан Мөхәммәд пәйгамбәрнең иң зур могҗизасы булды.

– Коръәнне кулга тотып укыганда, ул кендектән түбәнрәк булырга тиеш түгел, диләр. Ул саклана торган урынга да кагыламы бу?
– Бу – Коръәнгә хөрмәт күрсәтү санала, саваплы гамәл булып тора. Аны үзең белән йөрткән вакытта, каядыр куеп торганда, кендектән югарырак урынга кую хәерлерәк. Аннан аскарак төшерү әдәпсезлек булып кабул ителә. Коръәнне тәһарәтсез дә тотарга ярамый.

– Коръәнне машинада тыңлау дөресме?
– Дөрес, ләкин ул вакытта кем беләндер сөйләшеп барырга тиеш түгелсең. Әгәр дә Коръән укыганнарын ишетсәгез, сөйләшмәгез, Аллаһ сезгә рәхим-шәфкатьле булыр, диелә «Әгъраф» сүрәсенең 204нче аятендә.

– Изге китапны укыганда, аның бер хәрефе өчен ун әҗер-савап ирешә, диләр. Ул гарәп телендә укучыларга гына кагыламы?
– Гарәп хәрефләре белән укучыга да, татар шрифтлары белән язылганы өчен дә шуның кадәр савап язылырга мөмкин, әгәр дә ул аны дөрес иттереп укыса.

– Ә Коръән тәрҗемәсен яки тәфсирен укучыга?
– Ул кешегә савап гыйлем алу нияте белән укыганы өчен языла, ләкин укыган һәр хәреф өчен ун савап бирелми.

– Коръәнне аңламыйча укысаң да савап буламы?
– Коръәнне гарәпчә уку ул – Аллаһка намаз уку, зикер әйтү, дога кылу шикелле гыйбадәт кылу. Шуңа күрә кеше, аны аңламыйча укыса да, әҗер-савап ала. Тыңлаган кешегә дә әҗер-савап языла, әмма укыган дәрәҗәдәге кебек түгел.

– Коръәнне көннең кайсы вакытында уку дөресрәк?
– Андый аерым сәгатьләре юк, әлбәттә, ләкин иң хәерлесе – иртәнге намаз вакытында һәм йокларга ятар алдыннан уку. Мөхәммәд пәйгамбәр кайбер сүрәләрне иртән һәм төнлә укырга кушты. Мәсәлән, иртәнге намазны Коръән сүрәләре белән озаграк укыган саен, фәрештәләр бу кеше өчен дога кылалар. Аллаһы Тәгаләгә ул кешене мактап сөйлиләр. Шулай ук «Тәбәрак», «Йәсин», «Духан» сүрәләрен төнлә белән уку хәерле. Мөхәммәд пәйгамбәр бер хәдисендә, Коръән үзен укыган кешене кыямәт көнендә дә яклаячак, ди. Ягъни Аллаһыдан, бу кешенең гөнаһларын кичер, җәннәткә керт, дип сораячак. Бигрәк тә «Бәкара» һәм «Гыймран» сүрәсен күп укырга кирәк, алар кыямәт көнендә зур болыт рәвешендә әҗер-савап булып тора, диелә.

– Хәзрәт, Коръән чыгу нәрсә ул һәм аның тәртибе ничек?
– Коръән чыгу ул – аны башыннан алып ахырына хәтле уку. Мөхәммәд пәйгамбәрнең сөннәте буенча Коръәнне ай саен укып чыгу хәерле. Бу очракта кеше Коръәннән һәркөнне 20 бит укый. Шул рәвешле мөселман кешесе Коръәнне бер елда 12 тапкыр укып чыккан була. Габдулла ибн Гомәр исемле сәхабәгә Мөхәммәд пәйгамбәр Коръәнне 30, 20, 10, 5, 3 көндә укып чыгарга рөхсәт итте. Ләкин өч көннән дә кыскарак көндә Коръәнне укып чыгарга ярамый. Бу очракта Коръәнне аңлап укымаган була. Аны укуның максаты – Аллаһка гыйбадәт кылу, Аны зурлау, аятьләр турында фикерләү һәм андагы хөкемнәр белән гамәл кыла башлау. Әгәр дә кеше Коръәнне ай саен укып чыга алмаса, иң кимендә, Рамазан аенда бер тапкыр укып чыгарга тиеш.

– Кайбер кешеләр Коръәнне ачалар да күзләрен йомып бармак белән теләсә кайсы аятькә төртәләр. Аятьнең мәгънәсенә карап, киләчәкне юрыйлар яки эшнең уңышлы, уңышсыз булуын фаразлыйлар. Бу дөрес әйберме?
– Аны икенче төрле, Коръән белән фал ачу, диләр. Коръән китабын шундый максатта куллану дөрес түгел. Аллаһы Тәгалә фал ачу ярамаганлыгы турында «Мәидә» сүрәсенең 90нчы аятендә әйтә. Шулай ук Мөхәммәд пәйгамбәр дә киләчәкне юраудан, күрәзәчеләр янына барудан кешеләрне тыйды. Киләчәкне белмәү ул кешегә бары тик хәерле генә.

– Коръәнне кеше үтенгән өчен дә укыйлармы? Аның савабы кемгә була?
– Тыңлыйсы килеп Коръән укуны сорасалар, аны укырга ярый. Кайбер вакытта Мөхәммәд пәйгамбәр сәхабәләреннән Коръән сүрәләрен укуны сорый иде. Шулай ук Коръәнне мәетнең рухына әҗер-савап булсын дип укырга да ярый. Әбү Хәнифә, Әхмәд ибн Хәнбәл исемле галимнәр фикеренчә, мәеткә әҗер-савап булсын дигән ният белән, Коръән уку рөхсәт ителә. Бу очракта әҗер-савап Коръәнне укучыга да, әрвахларга да ирешә.

 

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading