Шәһри Казан

Алмаз Мирзаяновның кемгә өйләнәчәге билгеле булды

Бу атнада Алмаз үз төркемендә эшләүче, танылып килгән яшь җырчы — Зөлфирә Шәйдуллинага тәкъдим ясаган.

Иҗат кешесе булгач, егет бу эшкә артык иҗадый әзерләнгән. Су буйлап ул сөйгәне белән китеп барганда, кинәт кенә микрофоннардан Алмаз укыган мәхәббәт турындагы шигырь яңгырый башлаган. Романтик мизгел вакытында аларны ходулидагы озын кешеләр озатып барган. "Аннары ни булганын хәтерләмим", - дип яза Алмаз Инстаграмында. Әмма фото һәм видеолардан күренгәнчә, кыз егетнең тәкъдимгә «әйе» дип җавап кайтарган. 

Әле күптән түгел генә Алмаз интервьюда «Йөргән кызың бармы» дигән сорауга төгәл генә җавап кайтармаган иде: «Без аның белән инде бер очраштык. Аңлашылмаучанлыклар килеп чыккач аерылышкан идек…» дип сөйләгән иде. Әмма, озак вакыт узмады, Зөлфирә белән Алмаз кабат бергә!

Реклама

Яшьләргә матур парлы тормыш телибез! Бәхетле булсыннар!

 

фотолар җырчының шәхси архивыннан алынды 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 14 июль 2019 - 14:34
    Без имени
    Икесе дэ шундый талантлы,чибэр,эшчэн,акыллы. Бик матур пар. Бэхетлэрен бирсен Ходай! Бер- берсен анлап,санлап яшэсеннэр!