16+

Алсу Фазлыеваның ире белән сүзгә килүе, гадәти булмаган җәйге ялы һәм дуэтларының үзенчәлеге турында

Шушы көннәрдә Азат Фазлыев "Ярат кына" композициясенә клип тәкъдим итте. Җыры кебек, клип та бик матур. Әллә Азат киләчәктә бары тик сольный карьера белән шөгыльләнмәкче микән? Моның хакта Алсудан үзеннән сораштык.

Алсу Фазлыеваның ире белән сүзгә килүе, гадәти булмаган җәйге ялы һәм дуэтларының үзенчәлеге турында

Шушы көннәрдә Азат Фазлыев "Ярат кына" композициясенә клип тәкъдим итте. Җыры кебек, клип та бик матур. Әллә Азат киләчәктә бары тик сольный карьера белән шөгыльләнмәкче микән? Моның хакта Алсудан үзеннән сораштык.

– Элек Азат «сольный» җырлый иде, ә мин “Саф хисләр” дигән төркемдә чыгыш ясадым. Кызлар кияүгә чыккач, әлеге төркем таралды. Вакытында яшьләр арасында бик популяр ансамбль иде.
Азат белән үзебезнең туйда дуэт яздырып караган булды, әмма аннан соң бик җырламадык. Соңгы өч-дүрт елда гына актив рәвештә җырлар яздыра башладык, бу хәтта үзебезгә дә бик ошап китте. 
Азат хәзер сольный карьерага тотыныр дип уйламыйм. Концертларда икебез дә аерым җырлар башкарабыз, әмма тамашачы дуэтларны ныграк көтеп ала.
 

- Сезнең дуэт башка дуэтлардан нәрсә белән аерыла? 
- Күпләр безне бер-беребезгә бик охшаган, диләр. Аннары, безне бик гади. Сезнең белән аралашу җиңел һәм рәхәт, диючеләр дә бар. Бәлки, минем бу хакта сөйләп утыруым дөрес тә түгелдер. Шул артык гади булуыбыз белән  башкалардан аерылып торабыздыр да инде.

- Бүгенге көндә нәрсә белән мәшгүльсез? 
- Яңа концерт программасына әзерләнәбез. Тукымалар кайтарттык, яңа костюмнар тегәбез. Клиплар төшерәбез...

- Əзерлек чорында Азат белән ачуланыша аласызмы? 
- Əйе, иҗади процесста алай гына була инде. Əмма барыбер уртак фикергә киләбез. Озак итеп ачуланышып, үпкә тотып йөрмибез.
Кичә «Адәм белән һава» тапшыруында төштек. Алып баручы Ләйлә Дәүләтова: «Сез бер-берегезгә 100 процент туры киләсез», - дип комплимент ясады. Азат белән зәвыклар да туры килә - иң рәхте шул. Əйбер сайлаганда да тавыш куптарган парлар бар. Аллага шөкер, андый проблемалар бездә юк.

- Җәйге ялларыгыз ничек уза соң? Чит илләргә чыктыгызмы?
- Быел - юк, үзебездә ял иттек. Беркөнне Кырлай авылына барып кайттык. Андагы рәхәтлек! Тукай музеенда булдык, ул коенган күлдә су коендык, тоз бүлмәсендә ял иттек, мунча кердек... Бик бай программа булды. Бер дә барган юк иде, югыйсә Казаннан артык ерак та түгел. 
Балалар авылда ял итә. Алар анда безне сагынып елап утырмый, шөгыльләре күп. Бассейн да корып бирдек, ул бик зур: чума-чума йөзәләр. Дуслары күп анда, көн-төн саф һавада вакыт уздыралар. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading