Алсу Фазлыева, җырчы:
– Күрдегезме икән, интернетта Кыш бабайга шалтырату номеры бар. Ул автомат рәвештә җавап бирә, балага сораулар әйтә, сораулардан соң җавап өчен махсус пауза да бар.
Олы улыбыз Кыш бабайга күптән ышанмый, ә менә кечкенәсе бөтен күңеле белән көтә. Беркөнне шул «Кыш бабай»га шалтыраттык. Кыш бабайга улым, әти-әниемне һәрвакыт тыңлаячакмын, диде, шигырьләр сөйләде. Шулкадәр матур һәм кыю сөйләшүенә шаккаттык.
0
Комментарийлар