16+

«Алтын каләм» көндәлеге: журналист эше җиңел түгел

«Алтын каләм» – 1996 елдан бирле уздырылып килүче, ел саен 100дән артык мәктәп укучысын үзенә җыеп, иҗат остаханәсен булдырган фестивальләрнең берсе. Биредә республиканың төрле районнарында яшәп, иҗат белән шөгыльләнүче балалар бер атнага якын иҗат дулкынында яши.

«Алтын каләм» көндәлеге: журналист эше җиңел түгел

«Алтын каләм» – 1996 елдан бирле уздырылып килүче, ел саен 100дән артык мәктәп укучысын үзенә җыеп, иҗат остаханәсен булдырган фестивальләрнең берсе. Биредә республиканың төрле районнарында яшәп, иҗат белән шөгыльләнүче балалар бер атнага якын иҗат дулкынында яши.

«Алтын каләм» сине үзгәртә

24 ел буена күп нәрсәләр үзгәрде. 1997 елда кичәге мәктәп укучысы идем, бүген үзем укытучы. Ул чакта язмаларым яңарак чыга башлаган бала булсам, бүген үзем журналист булып эшлим. Без белгән, укып-үскән газета-журналлар да башка, дөресрәге, яңа медиаформатка күчеп барабыз. Үзгәрү дигәннән, «Алтын каләм» фестивален үткәрүче министрлык та әллә ничә тапкыр исемен алыштырды. Бар да үзгәрә, тик «Алтын каләм» генә үзгәрми. Фестивальдә бар да элеккечә: таләпләр дә, тәртип тә. Шулай ук төн йокламыйча газета әзерләүләр, мәкалә язулар, мәгълүмат туплау этаплары шул ук кала. Ышанып әйтәм: бу 24 ел буе шулай. Тик фестивальгә килеп кергән бала үзгәрмичә кала алмый. Аралашу, төрле очрашулар, иҗат дөньясында кайнау, мастер-класслар, фикердәшләр табу, үз язмаларын газета битләрендә күрү – аларны үзгәртә.

 

Беренче көн

Фестивальгә республиканың 22 районыннан мәктәп укучылары җыелган. «Татар матбугаты» юнәлешендә Арча, Саба, Спас, Әлки, Әлмәт, Балык Бистәсе, Җәлил, Алабуга, Балтач, Аксубай районнарыннан укучылар бар иде. Беренче көн танышудан башланып китте. Фестивальдә күп балалар беренче тапкыр. «Алтын каләм» тормышы белән танышабыз, бер-беребезне күзәтәбез. Фестивальнең ачылу тантанасыннан соң безне «Татарстан өчен яшь журналистлар нәрсә эшли алалар?» дип аталган форсайт-сессия утырышында фестивальнең жюри рәистәше, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, жюри рәисе, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов белән сөйләшү булды. Укучыларның җитди сораулары, бүгенге медиакырга, телевидение үсеше, блогерлыкка карата сораулары спикерларны сагайтып та җибәрде. Үз фикерләре булуы, дәлилләнгән тезислары быелгы фестивальгә бик тә әзерлекле балалар килүен күрсәтте. Миңа калса, нәкъ беренче очрашу фестивальгә үзенчәлекле төсмер бирде. Шушы аралашу барышында ук 13 яшьлек Георгий Оленцев сәяси төпле сораулары белән бик күпләрне гаҗәпләндереп, фестиваль ачышы буларак билгеләп үтелде. Төштән соң юнәлешләргә бүленеп эшли башладык. Укучылар татар һәм рус матбугаты, радио, телевидение, мультимедиа, дизайн һәм верстка, фотожурналистика юнәлешләренә бүленеп иҗат итә башлады. Татар һәм рус матбугаты, үзләре икешәр төркемгә бүленеп, журнал чыгарды.

 

Икенче көн

Беренче төркем «Шәһри Казан» газетасы журналисты, университет укытучысы буларак минем җитәкчелектә «Әйт инде», икенче төркем «Ялкын» һәм «Сабантуй» газетасының баш мөхәррире Илназ Фазуллин белән «Каләм таймс» исемле журнал әзерләде. Быелгы яңалык шул: дизайн һәм версткада эшләүчеләргә басмаларны журнал форматында эшләү тәкъдим ителгән иде. Шуңа бәйле рәвештә без газета түгел, көндәлек журнал чыгарырга тиеш булдык. Бу форматта эшләү кыен булса да, укучыларга җайлашырга һәм өйрәнергә туры килде. Монда көн саен балалар арасыннан баш мөхәррир, аның урынбасарлары, җаваплы сәркатип кебек вазифалы эшләргә бүленеп эшләү тулы бер команда тупларга ярдәм итте. Көндәлек язмаларны әзерләп, аны полосаларга сала башлаганчы кичке 10 җитә, укыганчы, төзәткәнче, тикшергәнче һәм журналның версткасы эшләнгәнче иртәнге 5ләр була, чөнки версткада эшләүче бала үзе дә өйрәнә. Бөтен редакция эшен балалардан эшләтеп карау, төрле текстларны язу-уку күнекмәләрен алу, бер-берсенең хаталарын табу, язмаларга башисемнәр эзләү, тема табу, төрле форма һәм жанрларда язу – иҗат лабораториясендә эшләү үзенчәлекләренә һәркем өйрәнә.

Икенче көн бик тә тыгыз үтте. Укучылар Министрлар Кабинетында Лилия Галимова үткәргән брифингта, Президент катнашында төрле чаралар үтә торган залларда булдылар. Шул ук вакытта Президент тәрәзәсеннән бер караш ташладылар. Көннең икенче яртысында «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенә бару, аның җитәкчесе Андрей Кузьмин катнашында матбугат конференциясендә сораулар бирү, газета-журнал редакцияләрендә, типографиядә, телевидениедә булу аларны шулкадәр тәэсирләндерде. Татар редакциясе ул көнне «Шәһри Казан», рус редакциясе «Казанские ведомости» газеталарында кунакта булды. Укучылар баш мөхәррирләр, газета журналистлары белән аралашты. Бу көннең азагында безгә тагын бер кунак – озак еллар газетада эшләгән, бүген ДТРКның милли тапшырулар бүлеге башлыгы Миңназыйм Сәфәровның түгәрәк өстәлгә килүе булды. Ул яхшы сорауларга җавап бирүчеләргә бүләкләр дә алып килгән иде. Әлбәттә инде, кагыйдә буларак, кичкә бу темаларның барысы да безнең журналда яктыртылырга тиеш иде. Шуңа да икенче көнне тема бүлешү, кемнең нинди геройны язачагын ачыклау, «планерка» үткәрү гадәти редакция тормышыннан әз генә дә аерылмады.

 

Өченче көн

Бу көн Казанда үткән очрашулар белән истә калыр, мөгаен. Быел Россиядә Театр елы уңаеннан, балалар «Әкият» курчак театрына юл тотты.Моңарчы гади тамашачы булсалар, хәзер аларга сәхнә арты, аның артистлары, курчаклар тормышы белән якыннанрак та танышу мөмкин булды. Аннан Татарстан журналистикасы тарихы музеена сәяхәт оештырылды. Музейда алар яңадан бер дөньяны ачып кайттылар. Журналистның беренче эш кораллары, беренче фотоаппарат, микрофон һәм башка җиһазларны күрү, Тукайның журналист та булуын белү гаҗәп булды аларга.

КФУның Югары журналистика һәм медиакоммуникацияләр мәктәбендә үткән очрашуда «алтынкаләм»челәрне уку барышы һәм әлеге уку йортының үткәне һәм бүгенгесе белән таныштыру, журналистикада осталык мәктәбенең серләренә төшендерү өчен, сүзне әлеге мәктәпнең директоры, тәҗрибәле журналист Леонид Толчинский алды. Алар Россия Журналистлар берлеге сәркатибе Роман Серебряный белән бергә һәркемне уйланырга һәм фикерләргә этәргән фәлсәфи әңгәмә үткәрделәр. Укучылар бик күп сораулар яудырдылар үзләренә.

Төштән соң «Беренче канал»ның «Доброе утро» программасының махсус корреспонденты, WorldSkills-2019 блогеры Алина Сакаева белән иҗади очрашу уздырылды. Шулай ук Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, танылган алып баручы Лия Заһидуллинадан мастер-класс беркемне битараф калдырмады.

Кичкә бу чараларны җыеп язмалар әзерләү, соңгы басмага материалларны биреп калырга ашыгу, номерга икешәр-өчәр язма әзерләүчеләр шактый булды. Номер, гадәттәгечә, төнлә эшләнеп, иртән тапшырылды.

 

Дүртенче көн

Бу көнне һәркем журналның соңгы санын зарыгып көтеп алды. Номер кайтып җитте һәм ул таралып та бетте, чөнки журналда фотожурналистика буенча эшләүчеләрнең фотолары да урын алган иде. Ә аңарчы Россия Федерациясе Дәүләт Думасының VII чакырылыш депутаты, Татарстанда яшьләр сәясәтенә нигез салучы Марат Бариев һәм фестивальне оештыручыларның берсе – Россия Федерациясе Дәүләт Думасының депутаты ярдәмчесе Надежда Тарасова белән ток-шоу уздырылды. Укучылар нәкъ президент үткәргән матбугат конференцияләрендәге кебек үзләрен танытырга плакатлар, төрле газета-журнал яки канал исемнәрен аңлаткан сүзләр язып, үзләренә игътибар җәлеп иттеләр. Төштән соң яшь журналистлар үзләре эшләгән газеталарны, фото-медиапродуктларны, теле һәм радио тапшыруларын күрсәттеләр. Фестивальнең һәр көне турында татарча һәм русча теле һәм радио тапшырулар карап-тыңлап бардык.

 

Бишенче көн

Фестиваль тәмам. Фотосессия ясау һәм «Московский» мәдәният үзәгенә юл тоту. Ябылу тантанасы. Иң дулкынландыргыч минутлар. Әти-әниләр, иҗади оешма җитәкчеләре, укытучылар каршында балаларның эшчәнлеген бәяләү һәм Гран-прины игълан итү. Шулай итеп татар журналистикасы юнәлешендә – Аксубай кызы Айназ Сөләйманова, ә рус матбугаты буенча Руфинә Гыймаева җиңү яулады. Айназ әле 10нчы сыйныфны гына тәмамлаган, әмма аңа тиңнәр юк иде фестивальдә. «Алтын каләм» тарихында 10нчы сыйныф укучысына Гран-при бирү икенче тапкыр.

– «Алтын каләм»дә икенче тапкыр катнашып, Гран-при иясе булырмын, дип уйламаган идем. КФУның татар журналистикасы бүлегендә уку иң зур хыялым иде. Ниһаять, ул тормышка ашты. Балалар биредә иҗат дөньясына чумалар һәм бу һөнәрнең ачысын да, тәмен дә татып карыйлар. Фестиваль аларга очар өчен канат бирә. Барыгызга да зур рәхмәт, – диде Айназ, сөенечтән аның күзләре яшьләнгән иде.


Фото: Тимур Шайхутдинов

Беренче тапкыр катнашкан укучыга монда кыенлыклар, авырлыклар да юк түгел. Күп кенә балалар фестивальгә ял итәргә, төрле чараларда катнашырга дип килә. Көн-төн йокламыйча эшләргә алар әзер түгел. Быел безнең егет-кызларыбызның күбесе «Алтын каләм»дә беренче тапкыр. Бу бер яктан яхшы, икенчедән, фестиваль тормышына кереп киткәнче бер-ике көн вакыт үтеп китә. Кызганыч, ул арада «Алтын каләм»нең ябылу тантанасы да җитә. Шуңа да биредә вакытның да кадерен белергә өйрәнергә туры килә.

Беренче көнне үк күзләре яшьләнгән Регинаны күргәч, аның белән сөйләшү өчен бөтен тәҗрибәне эшкә җигәргә туры килде. Баксаң, Регина Балтачын сагынып елап утыра икән. Икенче көнне, туган көнен дә онытып, эшкә чумды ул. Аны хәзер елатып булмый. Тырыш, максатчан һәм иҗат дөньясына чумган Айназ, бар җирдә дә өлгерергә һәм үз фикерен әйтергә тырышучы Рүзәл, бөтен эшне үз өстенә алырга әзер Илзия, җаваплы кыз Галия, һәркайчан спикерларга сорау бирүче Алия, йөрәге аша үткәреп язучы Алинә, журналист һөнәренең җаваплылыгын бүген үк аңлаган Зөһрә, иҗат серләрен ачарга омтылган мөлаем кыз Лилия – сез барыгыз да фестивальнең лаеклы катнашучылары. Сезгә иҗат уңышлары телим. Фестивальдән яхшы якка гына үзгәреп кайтыгыз. Ә бүген әйтеп калырга, фикер белдерергә, язарга ашыгыгыз!

Фото: Дамир Бәдриев

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading