16+

“Алтын каләм”нән алган антитәнчекләр озакка җитә. Вакцина да кирәкми..."

“Алтын каләм” фестивале быел 26нчы тапкыр уздырыла. Мәктәп елларында ук журналистика, медиа өлкәсе белән кызыксынучылар өчен менә дигән мөмкинлек бу!

“Алтын каләм”нән алган антитәнчекләр озакка җитә. Вакцина да кирәкми..."

“Алтын каләм” фестивале быел 26нчы тапкыр уздырыла. Мәктәп елларында ук журналистика, медиа өлкәсе белән кызыксынучылар өчен менә дигән мөмкинлек бу!

Дөресен генә әйткәндә, фестивальгә бер тапкыр баручы анда кабат әйләнеп кайта. Елдан-ел тәҗрибә туплап гран-при отып, журналистика өлкәсендә эшли башлый.

– Яшьләр эшләре буенча алып барыла иң зур эшләрнең берсе бу. “Алтын каләм” - мәктәп яшеннән үк башлап һөнәргә юнәлеш бирүче әһәмиятле проект. Кемдер 3, кемдер 4нче тапкыр катнаша. Беренче тапкыр килүчеләр дә күп. Фестиваль аша шушы еллар эчендә 5 мең бала узган. Проект яшьләр өчен кызыклы, фестивальдә журналистиканың төрле өлкәләрен берләштергән заманча актуаль контент булдырылган, – дип сөйли Татарстанның Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов.

Быел “Алтын каләм” фестивалендә катнашучылар саны 50 кешегә арткан. Барлыгы 10 яшьтән 20 яшькә кадәр булган 170 бала катнаша. Күбесенчә республика районнарыннан һәм Казаннан гаризалар алынган. “Алтын каләм” фестиваленең башкарма директоры Алинә Сысоева әйтүенчә, телевидение юнәлешен сайларга теләүчеләр күп булган. Телевидение юнәлешеннән тыш татар матбугаты, рус матбугаты, видеоблогинг, радио, дизайн, верстка, фотожурналистика, SMM төркемнәре эшләячәк. Быел яңа юнәлеш – подкастинг буенча төркем оештырылачак.

“Алтын каләм” фестивале кысаларында “Туган телем – газиз телем”, “2021 ел – Россия Федерациясендә фән һәм технологияләр елы”, “Илкүләм проектлар яшьләр күзлегеннән”, “Авыл яшьләрен үстерү”, “XXI гасыр яшьләре”, “50 елдан соң журналистика” кебек төп алты теманы да яктырту алып барылачак. Моннан тыш төрле мастер-класслар, түгәрәк өстәлләр, очрашулар оештырылачак. “Алтын каләм” фестивалендә җиңүче, журналист Чулпан Гарифуллина белдерүенчә, фестивальдә булганда бөтен мөмкинлектән файдаланып калырга кирәк. “Һәрбер мастер-класстан, кураторлардан тәҗрибә алып калырга тырышыгыз. Фестиваль катнашучыларга шушы өлкәне сайларга зур мөмкинлек бирә. 8 сыйныфта ук яза башладым. Фестиваль миңа максат һәм хыялларымны чынга ашырырга булышты. Бушлай уку мөмкинлеге бирде. Фестивальне вирус белән чагыштырасым килә. “Алтын каләм”нән алган антитәнчекләр озакка җитә. Вакцина да кирәкми”, – ди Чулпан.

Шулай итеп, 23 июльдән башлап 27сенә кадәр “Алтын каләм” фестивале эшен дәвам итәчәк. Ул “Волга” яшьләр үзәгендә уза.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading