Татар драматургиясендә тагын бер югалту. Язучы, драматург Әмир Камалиевны соңгы юлга озаттык. Аны күпләр Аманулла буларак белә иде. Аның «Әлепле артистлары», «Кылый Кирам балдагы», «Кияү балакай» әсәрләрен халык яратып кабул итте. Бу хактагы күңелсез хәбәр килеп ирешкәч тә, күпләр ышанырга теләмәде. Әле кайчан гына «Яңа Гасыр» каналында «Кәмит Җәвит» тапшыруында кунак булган иде. Тормышка планнары ташып тора, күңеле дә күтәренке иде, дип искә алалар аны соңгы тапкыр күрүчеләр. Туганнары язучының үлеме йөрәк авыртуы белән бәйле дип фаразлый.
Әмир Камалиев тумышы белән Апас районы Шыгай авылыннан, әти-әнисе гади колхозчылар. Ул гомер бу җор телле булды. Үзе турында да кызык итеп сөйли иде. «Авыл басуында эшләп йөргән әниемне тулгак тота башлагач, авылның бердәнбер машинасын этеп кабызганнар да кантарлы юллардан сикертә-сикертә бүлнискә алып киткәннәр. Барып җитү белән туганмын. Ниндидер әүлиялыкка ымлаучы тамгалар да, зур өметләр вәгъдә итүче битлек-фәләннәр дә булмаган. Гап-гади, «прастуй» крәстиян малае. Без әни белән тегендә ял итеп яткан арада, абый колхоз басуыннан 1 гектар чөгендер участогы алып куйган. Дөньяга килүемнең унынчы көнендә колхоз эшенә чыкканмын. Әни китмән селтәп, мин имезлек суырып, «Бишьеллык ударнигы» булдык. Кыскасы, чөгендер басуында үстем мин. Чөгендер буразнасыннан тәпи атлап киткәнмен, чөгендер арасында телем ачылган. Ул каһәрнең ДНК молекулалары да минекенә охшаган, ахры. Кибеткә кереп шикәр күргән саен, газиз туганым белән очрашкан кебек күзләремә татлы яшьләр килә... Тау кадәр өелгән чөгендер күче янында җыен тузга язмаган нәрсәләр сөйләп әти белән әнине көлдереп утырганнарым истә. Шунда әтинең: «Син, мөгаен, үскәч йә артист, йә язучы булырсың», – дигәне истә калган. Еллар узып, юраганы юш килгәч, аның исемен – АМАНУЛЛАны псевдоним итеп алдым».
(Фото: vk.com)
Иҗатка килгәнче, ул үзен төрле өлкәләрдә сыный, заводта токарь булып та эшли, төзүче-инженерлар институтына укырга керә, әмма күңеле сәнгатькә тарта. Шуңа да югары уку йортын ташлап, 1984 елда Мәскәүнең М.Щепкин исемендәге театр училищесына укырга китә. Аманулла Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында актер булып эшли, «Казан» милли мәдәният үзәгендә, Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар театрында режиссер була. Казан театр училищесында актер осталыгы буенча студентларны укыта. Аның әсәрләре буенча фильмнар төшерелгән, 20дән артык пьесалары, юмористик хикәяләре, шигырьләре бар. Аманулла – өч бала атасы, ул инде дәү әти булырга да өлгергән иде. 60 яшьлеген генә каршыларга насыйп булмады аңа. Кайгы мәрәсиме Г.Кариев исемендәге Татар яшьләр театрында узды. Мәрхүм туган авылы зиратына җирләнде. Урыны җәнәттә булсын.
Ләйлә Дәүләтова, алып баручы, шагыйрә:
– Әмир Камалиев белән соңгы тапкыр Рәшит Шамкаев фатирында «Адәм белән Һава» тапшыруын төшереп йөргәндә очраштык, «Миңа да бер-ике елдан 60 тула, синең тапшыруга чыгарга телим», – ди иде. Юбилейга эшләрбез, дип җавап бирдем дә шуның белән бетте. Гафу ит, зинһар, Әмир абый, өлгерми калдым. Һәрнәрсәне вакытында эшләргә кирәк шул... Биргән вәгъдәләрне үтәргә кирәк... Тапшыру эшләрбез дип сөйләшеп тә, эшли алмый калган шәхесләр күп булды шул... Соңгы бер-ике елда күп талантлар мәңгелеккә китте... Син, чыннан да, күпкырлы шәхес идең, Әмир абый... Аманулла... Драматург, артист, юморист, җырлар авторы... Кискен дә, шаян да, акыллы да, фәлсәфәче дә... Урының оҗмах түрләрендә булсын...
Кеше килә, китә... Бар да гади...
Барыбыз да шунда барасы.
Җиргә гомерлеккә килгән сыман
Кыланма син, адәм баласы...
Фернат Насыйбуллин, Г.Кариев исемендәге Яшь тамашачы театры артисты:
– Әмир Камалиев белән берничә тапкыр бергә эшләргә туры килде. Айдар Хәлимнең «Өч аяклы ат» әсәрен фильм итеп төшергәндә, ат суючылар булып уйнадык, Илфат Камалиевның «Корыч» әсәрендә дә Сабан туе күренешләрен сәхнәләштерергә туры килде. Кыскасы, Аманулла кеше эшенә кысылмый, үзенекен белеп эшли торган булып истә калган. Мәзәкчән дә, туры сүзле дә иде ул. Аның «Супер Светофор» әсәрен дә сәхнәләштердек. Күпләр өчен яраткан остаз булуын да беләм.
Эльза Хамматова, «Шәһри Казан» газетасында мөхәррир урынбасары:
– Минем энем Рашат Галәвиевны Казан театр училищесында укытты Аманулла, студентлар диплом эшенә аның «Әле кичә генә яз иде» әсәрен сәхнәләштергәннәр иде. Еш кына Рашат Аманулланы Биектау районы Зур Битаман авылына – безгә кунакка алып кайта иде. Җор телле, ихлас иде Әмир абый. Әни дә шуңа ярата иде аны. Теләсә кем белән уртак тел таба белер, үзен берәүдән дә өстен куймас. Юмористик әсәрләр иҗат итсә дә, тормышта шактый җитди булды. Дөрес, үзе турында «мин хулиган булганмын» дип шаяртырга ярата иде, «иҗат кешесе өчен иркенлек кирәк, аны кысаларга кертергә ярамый», – дип сөйләгәне дә истә. Судентлары да Аманулла өчен өзелеп торалар иде, аны барысы да үз итте. Әмир абыйның камыр ризыкларын яратып ашаганын хәтерлим. Көне буе мунча керергә яратты. Әни аңа туңдырылган җимешләр салып, банка белән чәйләр илтеп куя иде. «Тулы бер иҗат куәсе алып чыктым, сездә генә рәхәтләнеп йоклыйм», – дия иде. Ул кайткан көн безнең өчен бәйрәмгә әйләнә иде. Бездә аның өчен генә тота торган төпчек савыты да бар иде әле. Матур, ялтыравыклы, бизәкләп эшләнгән. Аны «Аманулла пепельницасы» дип йөртә идек. Ул бүген дә саклана.
(Фото: vk.com)
БАЛАЧАК
Ефәк чыбылдыклы җиңел арба
Көмеш кыңгыраулы Акбүз ат.
Шат җырлары белән уйнап-көлеп
Китеп бара безнең балачак.
Җырчы кошлар безне озатып бара,
Җәйге чикерткәләр тавышы,
Әйлән-бәйлән уйный күбәләкләр
Безнең арба белән ярышып.
Кояш нуры бии тәгәрмәчтә,
Чыбылдыклы арба ашыга.
Урман-кырлар, болын-тугай аша
Килеп чыга диңгез каршына.
Тормыш диңгезендә йөзәр өчен
Ак җилкәннәр кирәк булачак.
Яшел ярдан безне озатып калыр
Чыбылдыклы арба – БАЛАЧАК.
АМАНУЛЛА.
Комментарийлар