16+

Ана капиталы сертификатын алыштырырга ярыймы?

Быел ана капиталының суммасы артты. Минем кулда иске сертификат, хәзер аны яңасына алыштырырга кирәкме? Аделина Вафина, Яшел Үзән.

Ана капиталы сертификатын алыштырырга ярыймы?

Быел ана капиталының суммасы артты. Минем кулда иске сертификат, хәзер аны яңасына алыштырырга кирәкме? Аделина Вафина, Яшел Үзән.

 

Пенсия фондының Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин әйтүенчә, 2020 елдан ана капиталының суммасы арту сәбәпле, элеккеге сумма күрсәтелгән сертификатларны яңасына алыштырырга кирәкми. 2020 елда туган беренче балага – 466617 сум каралган. Икенче туган балага ана капиталы 150 мең сумга арта һәм шул рәвешле 616 617 сумны тәшкил итә. Әгәр элек гаиләнең ана капиталына хокукы булмаса (мәсәлән, беренче ике бала ана капиталы гамәлгә кергәнче туган булса), 2020 елдан башлап, туган яки уллыкка алынган өченче, дүртенче һәм теләсә кайсы киләсе бала өчен дә шундый ук сумма каралган.

– Ана сертификатын алуда бернинди чикләүләр юк. 15 апрельдән башлап, Пенсия фонды сертификатларны гариза алмыйча рәсмиләштерә башлый. Ана капиталының күләмен яисә аның күпме калганын өегездән чыкмыйча гына пенсия бүлеге сайтындагы шәхси кабинет яисә дәүләт хезмәтләре порталы аша тикшереп карарга мөмкин, – ди Эдуард Вафин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хэерле кон.мин 2 че балага 450 мен алдым 2016 елда. Э150 мен акчаны мин ала алам мы?

    Мөһим

    loading