Миләүшә Роберт кызы Әхмәдуллина Кукмара районы Күкшел авылында яши. Тугыз яшеннән инвалид калып, 43 ел инвалид коляскасында утыручы Миләүшә 78 яшьлек әнисе белән гомер итә. Бәхетенә, һәрдаим ярдәмгә килергә әзер торучы сеңлесе дә гаиләсе белән авылда яши. Зарланмый ул үз язмышыннан. Янына килгән һәркем белән җылы әңгәмә кора, күңелендә туган хисләрен шигырьләргә, хикәяләргә сала. Бүгенге көндә 300дән артык иҗат җимеше булган Миләүшәнең язмалары укучыларына бары тик «Одноклассники» социаль челтәре аша гына таныш. Аның бүгенге хыялы – үзенең язмаларын китап итеп күрү. Ник дисәң, бүгенге көндә алар бары тик телефонда гына сакланалар. Миләүшәнең кайбер язмаларын «Шәһри Казан» газетасы укучыларына тәкъдим итсәк, аның хыялы бераз булса да тормышка ашар иде.
Резидә Касыймова, Кукмара Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры.
А на... Нинди генә булуына карамастан – АНА ! Яшелме ул, кызылмы, зәңгәрме... Баймы, хәерчеме, авырумы, сәламәтме...
Син... Бала атамасын йөртүче кеше заты... Үз газиз балаларыңа кадерле, бердәнбер буласың килгән кебек, аның да бердәнбер булырга хакы бар. Син әниең менә-менә әҗәленең соңгы бөртек салкын тамчы тире маңгаеннан тамганда гына дөньяга аваз салгансың...
Балигълыгыңа тиклем:
– Нарасыема кирәксә бирергә, – дип, үз сәламәтлеген, сулышын, синең белән бергә, тик синең өченгә саклаган әниең.
Күп бәндә: «Ана – артык кашык...», «Ананың икмәк телемен кискәнен ундүрт яшьтән ошатмый башлый оланнар» әйтемен еш ишетсә дә, һичбер Ана моңа ышана алмый...
Ничек инде... АЛЛА белән бертигез өммәткә куеп, тәрбия кылып үстер дә, улың-кызың, сине чит күреп, җиде ятлар сүзенә колак салсын? Булырга мөмкин түгел…
Бик күпләр балаларына назларын мәҗбүри ирек таләп итеп, иректә-иркендә тәрбия кылырга ялгызлыкны сайласа, кайбер ханымнар мәхәббәт җимешләренә (язмыш мәҗбүр иткән рәвештә хәләл парлары мәңгелек бакыйлыкка күчкәннән соң), канлы-кайнар күз яше аша илереп-тилмереп изге кырыс толлык хакын хаклап, газиз хәләленең әти-әниләре белән бергәлектә тәрбия бирә, әмма куенына кыскан сабыена җил-давыл тидерми...
Сабыр күп ханымнар, Алладан кодрәт сорап, газиз үз әнкәсенә дә, ярты канатлы булып калган, ничә пар кан-карыны баласына да авызыннан соңгы ризыгын өзеп-сөзеп (мыскал гына булуына карамастан), өлешен бирә. Ә үзе, ачлыгын басар, йөрәк утын томалар өчен, челтерәп аккан чишмәнең боздай салкын суын эчеп түзә...
«Үз газиз әнкәйләрем ризалыгын бирсен, изге самими балаларым ятимлекләрен тоймасын», – дип яшәүче ир дә ул, бер үк минутта ханым да, кадерле бала да, мәңге итагатьле Ана да...
Кош оясын кузгатып, мөстәкыйльлек биргән кебек, ананың балалары җитешә-җитлегә тормышка...
Хәтерлим, артыгы белән яхшы хәтерлим, чөнки күңелемдә үлгәндә дә мәңге җуелмас хәтәр төш – өнем...
Киткәннәр аяклы тарала, үз тормышын башлый. Ә мин соң?! Әнкәемә ни була икән дә, мине ни көтәчәген аңлыйм...
Капка төбенең яшел чирәмендә аунап, үскән үләнне учлап умырганын аңышамы ана, үзенең ачыргалы кайнар күз яше аша гүләвен үзе ишетә аламы икән...
– Мин тома ятим. Син тома ятим. Сабыр ит, әнием, үзең бит түзем булырга өндәдең, түземнәргә генә килә илаһи көннәр...
– Дәү әниебез, – дип шатланып, оныклар, кыз-кияүләр, ямь өстенә ямь, бәхет юллап, кунакка җыйналалар. Җай гына үткән гомер онык балаларын күрергә насыйп итә. Алма агачыннан ерак тәгәрәмәгән кебек туганнарым да, әнкәбезгә охшап, хәләлләре, балалары, каенана, үз газиз Аналары хакын хаклап-яклап, тормыш итәләр. Еш кына гыйбрәтле хәлләргә тап булабыз ошбу яшәвебездә: матбугат, зәңгәр экраннар, гыйбарәләр аша...
Барысын уйлап, исем-акылларым китеп, аңнарымны җуяр хәлгә киләм дә шөкер-тәүбә кылам: ЛӘӘ ИЛӘХА ИЛЛӘӘНТӘ СҮБХӘНӘКӘ ИННИ КҮНТҮН МИНӘӘ ДААЛИМИН.
Шөкер барлыгыңа-берлегеңә, итагатьле намуслы әти-әни нигезенә, әдәпле намуслы гаиләгә насыйп әйләвеңә. Бар икән бит, барлыгының нинди булуына карамастан, кеше тормышы белән идарә итеп, үз кимчелекләрен каплау өчен (ямауга тоту өченгә) тылмач булып тыкшынучы бәндәләр дә. Кемнәрнедер күз яше, мескенлеге, юри кыланмышы өчен төбенә тоз коярга, үтләштерергә кирәк...
«Әнием белән биемем аркасында, ике такта арасына кысылам», – дип зарланучы киленнәр дә, яшь киленнең һәр адымыннан гаеп табып торучы бием-каенаналар да бар икән бит. Килен белән бием арасында тәлинкә-кашык шалтырамый тормас, ләкин саф татар биемен «бабушка» дип, тудырган инәсен сыйдырмыйча, ялгызлыгына илтеп ташлаулар да юк түгел. Яки бианасын соңгы юлга озатмас өчен, хастаханә караватында юрамалап, бүгенге минутта фарыз әнисенең барлыгын, муллыгын, хезмәтчелеген, гомере буе колхозда бердәнбер кызы яшәешенә хезмәт итеп, «АРТЫК КАШЫК»КА әйләнеп, картлык пособиесен дә күрми – КАБАХӘТ АНА хәлендә калучылар бар.
Шөкер, бер түгел, мең шөкер. Иксез-чиксез шөкер ХОДАНЫҢ РӘХМӘТЕНӘ. Үткән, бүгенге, киләчәк буын кан тамырларым, әти-әнием, туганнарым өчен шөкер. Борын-борыннан бием-биата, ата-ана, нигезебезгә рәхмәтле бәрәкәт калдырып, гомер кичәләр. Шул рәхмәт хакларына, рәхәттә яшибез, туган бала-оныклардан башлап...
Иманым камил, бүгенге көндә күңелдән-яттан, үз кулларыбызга алып, үз күз нурларыбыз, саф йөрәгебез берлә КОРЪӘН-КӘРИМ укып, киләчәк буыннарыбызга ТӘҢРЕМНӘН СОРАГАН итагатьләребезне бирер бер АЛЛАМ.
Гакылларыбыздан, туганнарыбыздан, буыннарыбыздан, рәхим-шәфкатеңнән, тәүфыйк-һидаятеңнән гомерләребезне аерма, РАББЫМ...
Миләүшә Әхмәдуллина, Кукмара районы, Күкшел авылы.
Комментарийлар