16+

Ана телен кысарга берәүнең дә хакы юк!

Татарстан Дәүләт Советының 21 нче утырышында депутат Рамил Төхвәтуллин ана телләрен саклауга кагылышлы чыгыш ясады.

Ана телен кысарга берәүнең дә хакы юк!

Татарстан Дәүләт Советының 21 нче утырышында депутат Рамил Төхвәтуллин ана телләрен саклауга кагылышлы чыгыш ясады.

“Кызганычка каршы соңгы вакытта, туган телләргә кагылышлы шомлы хәбәрләр кабат килә башлады.

Шуңа мин сезнең игътибарыгызны февраль ахырында Россия Фәннәр академиясенең телләр институтында яңгыраган бер чыгышка юнәлтәсем килә”, дип сүз башлады парламент вәкиле.

Сүз Россия Мәгариф министрлыгы каршындагы Мәгариф законнары үзәге хезмәткәре Дмитрий Бондаренко Россиядә телләр сәясәтен реформалаштыруның бер вариантын тәкъдим итүе хакында иде.

“Шуны да ассызыклап үтәсем килә: алда телгә алынган үзәктә өйрәнелә торган фәнни эшләрне Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы раслый”, - дип борчылуын белдерде Рамил әфәнде.

“Бондаренко фикеренчә, телләр турындагы законнарны системага салырга кирәк, ягъни, Россиядә дәүләт теле бары тик РУС теле генә булырга тиеш, ә калган башка телләр, шул исәптән республикаларның дәүләт телләре дә, региональ яисә рәсми тел дип аталырга тиеш.

Бондаренко әйтүенчә, Россиядәге башка халыкларның телләренә дәүләт теле статусын биреп торуның кирәге юк. Димәк без Россия Конституциясенең республикаларга үз дәүләт телләрен билгеләү хокукы бирә торган 68 нче матдәсен онытып торырга тиеш булабыз! Бу исә федератив дәүләтнең төп принципларына каршы килә”, - дигән фикерен җиткерде депутат.

Билгеле булганча, Россия Федерациясендә тел мәсьәләсе ике закон нигезендә җайга салына. Аның берсе – “Россия Федерациясе халыклары телләре турында”, икенчесе – “Россия Федерациясе дәүләт теле турында” икәнен закон чыгару органы әгъзасы да мисал итеп китерде.

“Ә бүген яңа конституцион федераль закон кабул итәргә тәкъдим ителә. Бу яңа законга югарыда телгә алынган законнарның  иң кирәкле тәгълиматлары гына кертеләчәк дип фаразлана. Моның өчен Россия Конституциясенә кабат үзгәрешләр кертү таләп ителү дә аларны һич тә борчымый.

Бондаренко сүзләренчә, алар республикаларның дәүләт телләренең статусын киметергә җыенмый. Бары тик телләр мәсьәләсен җайга салуның аңлаешлырак моделен тәкъдим итәләр. Ә республика телләре моңа кадәр булган вәкаләтләрен һәм хокукларын саклап калачак дип ышандыралар. Миңа калса, бу – чираттагы күз буяу. 
Бондаренко үз тәкъдимен акларга маташып, галимнәргә сылтама ясый, имеш, алар бер илдә 34 дәүләт теле булу Россия иминлегенә куркыныч яный дип исәпли. Шуның өчен мәҗбүри рәвештә илдә бары тик бер генә дәүләт теле булырга тиеш”, - дигән фикердә Рамил Төхвәтуллин.  

“Татар телебезнең дәүләт теле буларак бүгенге көнгә кадәр ФГОСка кертелмәве һәм  республикаларның конституция судларыннан мәхрүм калуы... Ә инде тирәнрәк уйлап карасак,  болар барысы да бер дисбе төймәләре. Киләчәктә республикаларның үзләрен дә бүгенге статусларыннан мәхрүм итү мәсьәләсе калкып чыкса да гаҗәпләнергә кирәкми”, - дип кисәтте хезмәттәшләрен депутат.

Бу уңайдан Парламент Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да фикерен белдерде.

“Рамил Төхвәтуллин чыгышын Бондаренкога җиткерергә дип, Марат Әхмәтовка йөкләмә бирәм. Үзегездән дә өсти аласыз.  Без үзебез генә түгел, Бонаренко чыгышыннан соң башка республикалар да борчылуын белдерде. Мордовия, Башкортстан, Чувашстандагы хезмәттәшләребез дә бу сорауны күтәрде. Россия Конституциясе кысаларында, Россия субъектларында ата һәм ана телен, туган телләрне, шул исәптән дәүләт телләрен өйрәнүне кысу вәкаләтләренә беркем дәгъва кыла алмый”, - диде ул.
 

Лилия Локманова

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading