Шәһри Казан

Аналык муентыгы рагын ничек кисәтергә?

«Сексуаль революция аналык муентыгындагы яман шешнең яшәрүенә китерде», – дип саный Казан дәүләт медицина академиясе директоры, профессор Рөстәм Хәсәнов. Кызганыч, авыру 16 яшьлек үсмерләрдә дә күзәтелә. Аны кисәтү хакында «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләделәр. 

Галимнәр ракны китереп чыгара торган сәбәпләрне ачыклаганнар. Сәламәт яшәмәү, начар гадәтләр 40 процент очракта яман шешкә китерә. Америка онкология җәмгыяте табиблары әнә шундый нәтиҗәгә килгән, дип хәбәр итә «РИА Новости» агентлыгы. Барлык онкология авыруларының 19 проценты тәмәке тарту аркасында килеп чыга. Шулай ук гәүдә авырлыгы нормадан артык булган, симез кешеләрдә рак барлыкка килү куркынычы зур. Алкоголь эчемлекләрне чамасыз куллану, ультрафиолет нурланышы алу, физик күнегүләрне үтәмәү дә сәламәтлеккә зыян китерә.

Шушы көннәрдә Казанда аналык муентыгы шешен кисәтү һәм скрининг үткәрүгә багышланган зур конференция уза. Анда катнашу өчен килгән профессор, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Кулаков исемендәге онкогинекология һәм маммология институты директоры Лев Ашрафян да журналистларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. 
– Моннан 30 ел элек 25 яшьлек пациентның аналык муентыгында шеш табу гадәттән тыш хәл иде. Хәзер пациентларым арасында 18-20 яшьлекләр дә еш очрый. Кызганыч, күбесендә рак соңгы стадиягә җиткән була, бу балалар әни булырга да өлгерми кала, – дип борчыла Лев Ашрафян. Сәбәбен табиб иртә җенси тормыш башлау белән бәйләп аңлата. – Статистика буенча, хәзер беренче тапкыр җенси мөнәсәбәтләргә керү уртача 16 яшьтә күзәтелә. 13-14 яшьтә кызлыгын югалтучылар да очрый. Җитлегеп ныгып җитмәгән аналык җиңсәсе җәрәхәтләнә, төрле авырулар китереп чыгара. Билгеле булганча, балаларга скрининг үткәрмиләр, шуңа да яман шешне беренче стадиядә ачыклау мөмкин дә түгел. Бу очракта күп нәрсә тәрбиядән, мәктәптә, гаиләдә аңлату эшләреннән тора. 

Реклама

Әмма, спикерлар әйтүенчә, мәктәпләргә үтеп кереп булмый. Чөнки кайбер ата-аналар балаларына мондый темаларга лекцияләр сөйләүгә каршы. 
Лев Ашрафян әйтүенчә, хатын-кызларны тикшерү бүлмәләре киметелү дә хәлне катлауландыра. Элек һәр дәүләт сырхауханәсендә хатын-кызларны махсус кабинетларда кабул иткәннәр. 1991 елларда Мәскәүдә шундый 348 кабинет исәпләнсә, бүген 113 кенә калган. Ничек кенә булмасын, бу проблемага күз йомарга ярамый. Былтыр Казанда аналык муентыгы рагы белән 479 хатын-кыз теркәлгән. Хатын-кызларда иң еш очрый торган рак төрләре булып нәкъ менә аналык муентыгы һәм күкрәктәге яман шеш санала. 

– Медицина никадәр көчле булмасын, әгәр хатын-кыз үзен-үзе кайгыртмый икән, тәҗрибәле онкологлар, табиблар да берни эшли алмыйлар, күп нәрсә кешенең үзеннән тора. Авыруны иртәрәк ачыклаган саен, аны тизрәк дәваларга була, – ди Рөстәм Хәсәнов. 
2020 елда алга киткән илләрдә аналык муентыгы рагы очрагы 11 процентка артырга мөмкин дип фаразлана. Шуңа да табиблар хатын-кызларны бүгеннән тикшеренергә өнди. 

Аналык муентыгы рагын кисәтү өчен: 
Күрем циклына игътибарлы булырга кирәк. Тоткарлыклар булганда, гинекологка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Җенси мөнәсәбәтләргә кергәндә, саклык чаралары турында онытырга ярамый. Иртә җенси тормыш файдага түгел. 
Кайбер онкологик авырулар нәселдән күчә, шуңа да хатын-кызларга әбисенең, әнисенең нинди чирләр белән авырганын белү комачау итми.
Әни булырга җыенгач, 8 ай, 1,5 ел балага уза алмыйсыз икән, табибка күренергә кирәк. 
Хатын-кыз үзенең гәүдә авырлыгын күзәтеп торырга тиеш. 
Өч елга бер тапкыр цитологик тикшеренү узарга кирәк. Гомерендә бер тапкыр булса да скрининг узган хатын-кызларда үлем очрагы 40 процентка кими. 
39 яшьтән соң маммография ясату, күкрәкләрне УЗИда тикшертү мөһим. 
50 яшьтән соң, климакс вакытында хатын-кызларга сәламәтлекләренә карата аеруча игътибарлы булу сорала. 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: