16+

Җанатарлар фестивалендә аракы һәм тәмәке дә булмаячак, ә Гиннесның рекордлар китабына керерлек чәкчәк булачак

Футбол буенча дөнья чемпионатының Казандагы матчлары вакытында “Казан” гаилә үзәге каршындагы мәйданда 14 июньнән 15 июльгә кадәр “Җанатарлар фестивале” үткәрелә.

Җанатарлар фестивалендә аракы һәм тәмәке дә булмаячак, ә Гиннесның рекордлар китабына керерлек чәкчәк булачак

Футбол буенча дөнья чемпионатының Казандагы матчлары вакытында “Казан” гаилә үзәге каршындагы мәйданда 14 июньнән 15 июльгә кадәр “Җанатарлар фестивале” үткәрелә.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева белән Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов фестивальгә кагылышлы яңалыкларны сөйләделәр.
- “Казан” гаилә үзәге тирәсе бик матур. Республика һәм шәһәр көне бәйрәме дә, башка мәдәни чаралар да үткәрелде биредә. FIFA җитәкчелеге һәм Россия-2018 оештыру комитеты да фестиваль урынын ошатты, - диде Ләйлә Фазлыева.

Казанда 14 июньнән 15 июльгә кадәр Футбол буенча дөнья чемпионатының кайбер матчлары уза. Франция-Австралия (16 июнь, 13.00), Иран-Испания (20 июнь, 21.00), Польша-Колумбия (24 июнь, 21.00), Көньяк Корея-Гармания (27 июнь, 17.00) командалары көч сынаша. Башкалада шулай ук 1/8 финал (30 июнь,15.00) һәм 1/4 финал (6 июль,21.00) уеннары була.

Стадионга билетың булмаса, һич тә борчылырга кирәкми. “Казан” гаилә үзәге каршындагы мәйданда “Җанатарлар фестивале”ндә 150 метр зурлыктагы экраннан матчларның барысын да карап бару мөмкинлеге тудырыла. Биредә фестиваль тамашачылары өчен мәдәни-спорт программасы да әзерләнгән. Балалар өчен уен мәйданчыклары оештырыла. Сувенирлар сату рәтләре һәм ресторан эшли. FIFA таләпләре нигезендә сыра сатылачак, ләкин, ресторанда һәм сәүдә рәтләрендә аракы булмый. Ләйлә Фазлыева: ”Фестивальдә кечкенә балалар күп булачак бит, шунлыктан тәмәкене дә кабызмаска иде”, - дип үтенде.

Концерт сәхнәсендә күпмилләтле Татарстан чагылыш табачак. Татарстанның һәм Россиянең сәнгать осталары белән беррәттән милли фольклор ансамбльләр дә чыгыш ясый.

- Татарстанның җыр һәм бию ансамбле була, коллективны барлык илләрдә дә бик җылы кабул итәләр, - диде Ләйлә Фазлыева. - Футбол матчында катнашучы илләрнең биюләре дә башкарыла.

- Фестивальдә туп рәвешендәге 1,5 тонна авырлыктагы “Чәк-чәк” тәкъдим ителәчәк. Гиннес рекордлар китабына керсә бик әйбәт, иң мөһиме - җанатарлар өчен тәмле күчтәнәч булачак ул чәк-чәк, - дип дәвам итте таныштыруны Дамир Фәттахов.

“Җанатарлар фестивале”нә Декабристлар урамының Чистай урамыннан Казансу елгасына кадәрге өлешендә яңа бульвар өлгертелә. Бульварга футбол темасына караган кече архитектура сыннары да урнаштырыла.

Футбол буенча дөнья чемпионаты шигарендә мәдәни-спорт чаралары Бауман урамында, шулай ук Горький исемендәге паркта да оештырыла.
- Бондаренко урамы юлын Сибгат Хәким урамына тоташтыру эшләре өчен 130 миллион сум билгеләнде. Юлны озынайтып төзү өчен биш өйне күчерергә туры килде, әлеге милек хуҗаларына гомүм исәптә 48 миллион сум акча бирелде, - диде Дамир Фәттахов. - Әфганчылар истәлегенә куелган һәйкәл, тәртип белән генә сүтеп алынып, саклауга тапшырылды. Ул һәйкәл Җиңү паркына күчереләчәк.

“Җанатарлар фестивале” үткәрелү сәбәпле, Сибгат Хәким урамының Декабристлар урамыннан Габдрахман Әбсәламов урамына кадәрге өлешендә транспорт хәрәкәте 25 майдан 25 июльгә кадәр ябыла. ”Кыенлыклар тудырмас өчен бу чикләүне мөмкин кадәр соңрак кертү, июнь ае башларында гына башлау ниятләнелә”, - диде Дамир Фәттахов.

Казанда 23 июньдә - Сабантуй. Татар халкының милли бәйрәме Тынычлык   (Мирный) бистәсендәге Каенлыкта һәм Киров районындагы Аккош күлендә үткәрелә.

Фото Казан мэриясе порталыннан алынды

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X