16+

Андрей Большаков: "Саннар теге якка да, бу якка да үсәргә мөмкин әле"

КФУның конфликтология кафедрасы мөдрие Андрей Большаков экзитпол нәтиҗәләренә бик үк ышанмаска киңәш итә, шул ук вакытта ул саннарның нидер аңлата алуын да искәртә, ди.

Андрей Большаков: "Саннар теге якка да, бу якка да үсәргә мөмкин әле"

КФУның конфликтология кафедрасы мөдрие Андрей Большаков экзитпол нәтиҗәләренә бик үк ышанмаска киңәш итә, шул ук вакытта ул саннарның нидер аңлата алуын да искәртә, ди.

"Гадәти булмаган сайлаулар булды бу, тарихта мондый хәлләрнең булганы юк иде әле", дип башлады ул да, моңарчы чыгыш ясаган спикерларның фикерләренә кушылып.

"Минем мәгълүматларга караганда, кичке 8ләргә 5% бюллетеньнәр эшкәртелгәч, Конституциягә үзгәрешләр кертүне яклап, тавыш бирүчеләрнең 69.76 процентты тавыш биргән. Бер караганда, барысы да үзгәрергә дә мөмкин әле, әмма 5% - ул инде ниндидер күрсәткеч.

Большаков экзитполлар нәтиҗәләре буенча да 76 % халыкның Конституциягә үзгәрешләр кертүне яклаган дигән хәбәрләрне искә алды. "Анда өйдә тавыш бирүләр исәпкә алынмаса да, шул саннарны да күрсәткеч итеп алырга мөмкин. Ләкин, тагын бер тапкыр әйтәм, саннар теге якка да, бу якка да үсәргә мөмкин әле. Әнә, Санкт-Петербургта шактый каршылар дигән хәбәрләр дә булды әле, бәлки фейктыр", ди Большаков.

Казан илкүләм тикшерү технология университеты вәкиле Андрей Тузиков исә 76 % - ул инде тавыш бирүчеләрнең өчтән бере икәнен дә, бу саннар буенча тавыш бирүнең легитим булуын искәртте.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading