16+

Андрей Кондратьев: Бу сайлаулар да бәйрәмгә әверелде

Кичке сәгать алтыга Татарстанда 2 301 544 кеше Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча тавыш биргән. Бу - республикада тавыш бирергә хокукы булучыларның 78,11% дигән сүз.

Андрей Кондратьев: Бу сайлаулар да бәйрәмгә әверелде

Кичке сәгать алтыга Татарстанда 2 301 544 кеше Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча тавыш биргән. Бу - республикада тавыш бирергә хокукы булучыларның 78,11% дигән сүз.

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев, сайлау көненә нәтиҗә ясап, шулай дип белдерде.

Җиде көнлек марафон тәмамланды. А.Кондратьев сүзен әнә шулай башлады. "Ни генә сөйләсәләр дә, скептик фикерләр булса да, Татарстан сайлаучылары актив булды. Сайлауларның имин, куркынычсыз булуын тәэмин итүгә җаваплы булган структуралар үз эшләрен оста башкарып чыкты", диде ул.

Кичке сәгать сигездә барлык сайлау барлык сайлау участоклары ябылган һәм санау эшенә керешкән. Эшләрен тәмамлагач, алар әле тагын санитар таләпләр буенча эшкәртеләчәк һәм гадәти тормышка әйләнеп кайтуга әзер булачак. Бу нисбәттән, Кондратьев бигрәк тә Роспотребнадзорның Татарстан буенча Идарәсенә рәхмәтен җиткерде.

Чыннан да, күпме генә кисәтсәк тә, кешеләр сайлауга барыбер бәйрәмгә барган төсле, гаиләләре белән килде. Минем улым да беренче тапкыр тавыш бирде быел. Үзем өчен дә бәйрәм булды ул, дип тәмамлады сүзен ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading