16+

Җаны булгач, исәбе дә булырга тиеш

Җанисәп алу вакытын яздан көзгә күчерү безгә күбрәк тә эшләргә мөмкинлек бирә. Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасының чираттагы киңәйтелгән утырышында сүз нигездә җанисәпкә әзерлек эшләренә багышланды. Милли Шура соңгы өч ел эчендә булган төбәкләрне санап кына калмады, алга таба татарлар яшәгән җирләргә бару планы белән дә таныштырды.

Җаны булгач, исәбе дә булырга тиеш

Җанисәп алу вакытын яздан көзгә күчерү безгә күбрәк тә эшләргә мөмкинлек бирә. Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасының чираттагы киңәйтелгән утырышында сүз нигездә җанисәпкә әзерлек эшләренә багышланды. Милли Шура соңгы өч ел эчендә булган төбәкләрне санап кына калмады, алга таба татарлар яшәгән җирләргә бару планы белән дә таныштырды.

Киңәшмәдә онлайн аша чит төбәкләрдәге татар оешмалары җитәкчеләре дә катнашты. Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев сүзен бу көннәрдә Муса Җәлил, Илһам Шакиров исеме белән бәйле чараларны барлаудан башлады. 
– “Җәлил укулары”нда моңарчы 7 мең катнашып килсә, онлайн форматларда эш алып бару укучылар санын 40 меңнән арттырды, – диде ул. 
Милләт алдында торган мөһим мәсьәләләр күп. Шуларның берсе булып – җанисәп тора. Аның сентябрь аена күчерелүе дә беркадәр эшчәнлекне арттырырга мөмкинлек бирә. Милли Шура соңгы өч ел эчендә булган төбәкләрне санап кына калмады, алга таба татарлар яшәгән җирләргә бару планы белән дә таныштырды. Төрле җирләрдә татар оешмалары белән сөйләшүләр моңарчы да эзлекле рәвештә алып барылды, бу очрашулар алга таба да дәвам итәчәк. 

Милли Шура каршында җиде эшче төркем оештырылган иде. Киңәйтелгән утырышта һәрбер җитәкче үзләре алып барган юнәлештәге эшчәнлек белән таныштырды. 
– Төбәк җитәкчеләре белән очрашулар да зур эш. Җанисәп алуга бәйле эшләр билгеле бер кампания генә түгел, ул безнең даими эшебез булырга тиеш, – диде татар халкының мәдәнияте, рухи мирас юнәлешен җитәкләүче Дәүләт Советы депутаты, язучы Ркаил Зәйдулла. – Язучылар, артистлар бу эш белән даими шөгыльләнә. Җанисәпкә бәйле сораулар да четерекле бит, гади халык аңлап та бетермәскә мөмкин. Күптән түгел булган “Таяну ноктасы”нда да аңлатырга тырыштык. Ничегрәк итеп тавыш бирү турында да сөйләдек. Телевидение эшчәнлеген инкарь итеп булмый, аны безнең буын карый әле. 

Ркаил Зәйдулла социаль челтәрләрдә татарның татарлыгын исбатлый торган төркемнәр оештырырга кирәклеген әйтте. Моннан тыш шул ук вакытта мобиль төркемнәр дә төзергә кирәк. Ул бер-ике язучыдан, бер җырчыдан, тарихчы-этнологтан торырга мөмкин. “Этнологлар күп түгел, ләкин аларның белемен-энергиясен файдаланырга кирәк. Безнең татар халкы Идел-Урал төбәгенә күбрәк урнашкан. Безнең төп игътибар Идел-Урал төбәгенә булырга тиеш. Шуннан соң татар халкы кем ул, нәрсә ул, аның тарихы-мәдәнияте турында кыскача 10 минутлык фильм төшереп, яздырып, кая барган җирдә таратырга да кирәк. Хәзер бик укырга да яратмыйлар, тыңларга әзер халкыбыз бар әле”, – диде ул. 

Депутат шулай ук газеталарда төрле төбәкләрне колачлаган махсус сан булырга тиеш, дип тә белдерде. “Җанисәп алдыннан, августта, бәлки, “Ватаным Татарстан”да, конгрессның «Халкым минем» газетасында язмалар кирәк. Яшерен-батырын түгел, халыкның шактый өлеше руслашкан, бәлки, “Республика Татарстан” шундый номер чыгарыр”, – диде Ркаил Зәйдулла. Сүз уңаеннан, “Шәһри Казан” газетасы көче белән “Без бергә” газетасы да чыгарыла. "Татмедиа" оешмасы теләктәшлегендә әлеге басма Россиянең 15 төбәгенә таратыла, һәрхәлдә, эшләр өчен бездә ресурслар җитәрлек. 

Фән һәм мәгариф, яшьләр сәясәте, аналитика, эшмәкәрлек, туризм юнәлешләре буенча да зур планнар билгеләнгән. Алып барылган эшләр дә шактый мулдан. Шулай итеп Бөтенроссия халык санын алу алдыннан башкарасы эшләр буенча һәр төркем җитәкчесе үз тәкъдимнәрен яңгыратты. 

Бер караганда халык санын алу, гадәти чара булырга тиеш. Тик бездә ул сәяси вакыйгага әйләнә. Милләтне бүлгәләү, мишәрләрне аерып чыгару, көнчыгыш диалектлары кебек фикер чуалышлары булмасын өчен дә, татарлыкны көчәйтергә кирәк. Ул беръяклы гына булырга тиеш түгел, һәркем үз өлкәсендә милләткә тиешенчә хезмәт итсә дә, беребез эшләгәнне икенчебез күрсә дә зур эш булыр иде. Заманча чараларны да күбрәк кулланып, активлыкны арттырырга гына онытмыйк.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading