16+

«Аның иҗаты – төпсез кое»

Бүген – 12 мартта, татар әдәбиятының классик язучысы Галимҗан Ибраһимовның туган көне.

«Аның иҗаты – төпсез кое»

Бүген – 12 мартта, татар әдәбиятының классик язучысы Галимҗан Ибраһимовның туган көне.

Кичә исә «Татар-информ» агентлыгында аның әсәрләренең академик тупланмасын чыгаруга багышланган матбугат очрашуы узды. Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин журналистларга хәбәр иткәнчә, әлеге вакытта тупланманың беренче биш томы дөнья күрде. Шул рәвешле ел саен бишәр том басылып чыгачак.

– Беренчедән, Галимҗан Ибраһимовка булган игътибар, ихтирамны безнең институт, фән дөньясына булган кадер-хөрмәт итеп тә кабул итәбез. Икенчедән, берьюлы биш томны бастырып чыгару бу инде Татарстан Республикасында китапка мөнәсәбәтне күрсәтә. Кыска вакыт эчендә әлеге зур проектларны дөньяга чыгару мәсьәләгә яңача якын килүне аңлата, – диде Ким Миңнуллин.

Институт директоры язучыга һәрвакыт игътибар күрсәтелүен билгеләп узды. Диссертацияләр яклау, төрле проектлар эшләү, иҗатын өйрәнү, туган ягында очрашулар оештыру, һәр биш ел саен халыкара конференцияләр уздыру әнә шуны дәлилли.

Моннан тыш, ТАССР оешу һәм аны үстерү юнәлешендә дә Галимҗан Ибраһимовның үз юлы барлыгын бәяләде Ким Миңнуллин.
Тарих фәннәре докторы профессор Индус Таһиров фикеренчә, бу хезмәтләрнең дөнья күрүе изге эш эшләүгә тиң.

– Галимҗан Ибраһимов бөтен гомерен үзенең милләтенә хезмәт итүгә багышлаган һәм, кызганыч, аның корбаны да булган. Төрмәдә үләр алдыннан аның диварына: «Юкка гына хезмәт иттем мин сез дуңгызларга», – дип язып калдырган ул, большевикларны күз уңында тотып. Ләкин милләтенә хезмәт итү аның өчен һәрвакыт беренче урында була. Аның иҗаты – төпсез кое, аны тикшереп бетерү мөмкин түгел, – диде галим.

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының текстология бүлеге мөдире Марсель Ибраһимов сөйләгәнчә, әлеге язучының әсәрләренең тупланмасын чыгару идеясе 70нче еллар башында туа. Ул вакытта әлеге тупланмаларның ничә томда булуы турында фикер алышына. 10 яки 12 том булырга тиеш дигән карарга киләләр, ләкин мондый мөмкинлек бирелми һәм язучының 8 томлыгы гына дөнья күрә. 2000 елларда институт галимнәре Галимҗан Ибраһимовның әсәрләрен академик басма итеп чыгару максатын куя. Чыганаклар 15 томга җитәрлек туплана.

Марсель Ибраһимов әйтүенчә, бу проект буенча эшләр 2012 елдан бирле алып барыла. 70нче елларда чыккан 8 томлыктан аермалы буларак, боларга төрле жанрдагы 160 яңа хезмәт кертеләчәк. Язучының публицистик мәкаләләре, әдәбият, тарих, тел мәсьәләләренә караган хезмәтләр булачак. Заманында тыелган язмалар да дөнья күрәчәк.
Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының текстология бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Әнисә Алиева аңлатканча, беренче биш томлыкта Галимҗан Ибраһимовның әдәби әсәрләре тупланган. Беренче һәм өченче томнарда – хикәяләр, икенче томда – «Татар хатыны ниләр күрми» әсәренең ике варианты һәм «Яшь йөрәкләр» романы, дүртенче һәм бишенче томнарда «Безнең көннәр» романының ике варианты басылган.

12+

Фото: Татар-информ
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading