Танылган рәссамнарның картиналары очсыз сатылмый, ләкин югары сәнгатьне бәяләүчеләр, рәсем сәнгатен аңлаучылар кими бара, дип борчыла рәссамнар. Шуңа да заказлар да сирәк. Танылыр өчен таланттан тыш таныш-белешлек кирәк, кыскасы, барысы да җиңел генә түгел.
Рәссамнарның күбесе, рәсем ясап баеп булмый, рәсем ясау – күңел өчен, диләр. Санкт-Петербургтагы танылган рәссамнар белән күрешеп, аларны борчыган проблемалар, иҗатларындагы яңалыклар белән таныштык.
Роберт Миф: «авылларда сыерлар кимеп бара»
Санкт-Петербург шәһәре үзе үк иҗат итәргә этәрә кебек. Мондагы табигать күренешләре, үзенчәлекле архитектура стилендә төзелгән биналар, тарихи истәлекләр, елгалар илһамландыра. Шәһәр скульпторларга, рәссамнарга бай. Татарлар да җитәрлек. Аларның берсе – Роберт Мифтахетдинов. Тумышы белән – Казаннан. Ул рәссам буларак күпләргә Роберт Миф исеме белән таныш. Түбән Кама шәһәре төзелә башлагач, әти-әнисе, бәхет эзләп, шунда күченә. Робертны исә Казан гел үзенә тарта. 16 яше тулгач та, Казандагы Фешин исемендәге рәсем училищесына укырга керә ул.
– Казанның нәкъ үзәгендә әбием яши иде. Хәзер дә, кайткан саен, шул урыннардан узам, тик әбием дә, ул йорт та күптән юк инде. Казанның үзәге минем өчен аеруча зур мәгънәгә ия. Башкалага кайткач, вокзалдан алып Иске Татар бистәсе, Мөштәри урамнарын һәрчак җәяү йөреп кайтам, – дип сөйли Роберт абый.
Рәсем сәнгате белән кызыксынуы да очраклы була аның: әтисе дуслары белән рәсем ясау түгәрәгенә йөри башлагач, Роберт та аңа иярә. Ленинградны күргәч, шәһәргә бер күрүдә гашыйк була. Нева буйлары, Петербург биналарының кабатланмас архитектурасы аны әсир итә. Белемен тирәнәйтер өчен, Роберт Штиглиц исемендәге академиядә архитектура дизайны белгечлеген үзләштерә. Хәзер Роберт Миф гаиләсе белән Петербургта яши, биредә үз остаханәсе дә бар. Эшли торган урыны, иҗат кешеләренә хас булганча, гадәти түгел. Мастерскоеннан йорт түбәсенә чыгу мөмкинлеге бар, анда шәһәрнең иң матур урыннары күренә.
Рәссам иҗатын күзәтәм. Аның рәсемнәрендә төп тема – шәһәр пейзажы. Петербургның урамнарын, табигать күренешләрен ул шул кадәр тоеп, һәр детальне исәпкә алып тасвирлаган. Үзеңне бер мизгелгә шул урында булгандай хис итәсең. Казан Роберт Мифның иҗатында аерым урын алып тора. Күп картиналарны ул балачагындагы хатирәләргә нигезләнеп ясый. Авыл, андагы тормыш, кәҗәләр, сыерлар темасы да кызык. «Кызганыч, хәзер авылларда да сыерлар кимеп бара», – ди әңгәмәдәшем. Рәсемнәре популяр булган сувенир магнитларга да урнаштырылган. Роберт Мифның картиналары Россиянең төрле шәһәрләреннән тыш, Финляндия, Америка Кушма Штатлары, Германия, Бөекбритания һәм башка илләрдә оештырылган күргәзмәләрдә дә булган. Кайбер рәсемнәре Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең шәхси коллекциясендә дә урын алган икән. Аның энергиясе, дәрте, иҗаты ташып тора. «Рәсемне, беренче чиратта, күңел кушканга ясыйм. Җаның канәгать булса, Аллаһы акчасын бирә. Бер көн дә пумала, буяуларсыз тора алмыйм», – ди ул үзе, елмаеп.
Илдус Вахитов: «Иң яраткан ташым – алмаз, ләкин алар миндә юк»
Илдус Вахитовны рәсем ясарга әбисе өйрәткән. «7 тиенгә төсле карандашлар, 5 тиенгә альбом сатып ала да, гел рәсем ясата иде әбием», – дип искә ала Илдус абый. Әбисе тумышы белән – Тәтештән. Бик укымышлы, зыялы хатын булган. Коръәнне гарәпчә укыган, француз телен белгән. «Әбием 104 яшендә вафат булды. Үләсен алдан сизде. Мунчадан юынып чыкты, чишмә суын кайнатып чәй эчте. Барлык туганнары белән хушлашып, мәңгелеккә китеп барды», – дип сөйли Илдус Вахитов.
Рәссамның кайбер балачак иҗат җимешләре бүген дә саклана. Аеруча тавыкны ясарга ярата идем дип сөйли ул. Үзе тумышы белән – Удмуртиядән, балачагы Свердлау ягында узган. Ювелир эшләнмәләрен ясаучы һөнәрен үзләштергәннән соң, Санкт-Петербургкка укырга керергә хыяллана. Теләге тормышка ашмаса да, язмыш аны барыбер «төньяк башкала»га китерә. Ул «Аврора» крейсерында хезмәт итә. Әңгәмәдәшем – хәрби. Ике улы да шул юлны дәвам иткән, хәрбиләр. Хәрби кешенең рәсем сәнгатенә тартылуы гаҗәп тә кебек. «Вакыт булганда, хәрбиләрнең күбесе бәйли, чигә дә иде. Мин үзем дә күпләрне рәсем ясарга, кул эшләренә өйрәттем», – ди Илдус абый. Ул Петербургта декоратив гамәли сәнгатьне үзләштерә. Сөяктән, күннән, агачтан да эшләнмәләр ясаганы бар. Тик күңеленә иң якыны – таш икән. Таш турында күп кенә хезмәтләр укый, аның үзенчәлеген өйрәнә. «Иң яраткан ташым – алмаз, ләкин алар миндә юк», – дип көлә Илдус абый. Шул ук вакытта күпләр аяк астында яткан асылташларны да күрмиләр, ди. Әйтик, Кырымга баргач, комлыкта күпләп яшма ташына тап булган.
Иҗатында татарлыкны чагылдырырга тырыша. «Кызганыч, авылдан китүгә, татарлык, туган тел онытыла. Ни өчен балалар татарча сөйләшми соң дип гаҗәпләнәбез, ә бит ана теле, беренче чиратта, гаиләдә саклана», – ди Илдус Вахитов.
Сания Бәхтиярова: «Татарстанда музей ачарга хыялланам»
Татарстанның Петербургтагы даими вәкиллеге бинасында күз явын алырлык милли бизәкләр төшерелгән гаҗәеп матур пыяла эшләнмәләр урын алган. Сәнгать теле белән әйтсәк, бу әйберләр инкрустация дип атала. Авторы – Ленинградта туып-үскән Сания Бәхтиярова, аңа бүген – 70 яшь. Сания апа турында, тумыштан – педагог, диләр. Ул бүген дә шәкертләрне рәсем сәнгатенә өйрәтә. Иҗатында яраткан тема – портретлар һәм чәчәк букетлары. Портретларында кешенең эмоцияләре, кичерешләре чагыла. Сюжетлы картиналары да җитәрлек. «Чәчәкләр – күңелгә рәхәтлек бирә. Осталыгымны камилләштерергә ярдәм итә», – ди ул. Соңгы араларда, әйткәнемчә, яңа сәнгать төре белән мавыга башлаган. Пыялага төрле милли бизәкләр төшерә. Аларны асылташлар, мәрҗәннәр белән бизи. Якын киләчәктә яңа тема – кошларны сурәтләргә җыена. «Җәй көне курортларга бармыйм. Рәссамнар җыела торган җәйге бакчага юл тотам. Анда рәхәтләнеп рәсем ясыйм», – ди Сания апа. Аның улы Руслан да – сәнгать белгече. «Казан» милли-мәдәни үзәгендә Сания Бәхтиярованың халыклар язмышын чагылдырган рәсемнәре саклана. Шул рәсемнәрдән сәнгать белгече Лаешта музей булдырырга хыяллана. Бу мәсьәләдә Татарстандагы рәссамнар берлеге дә ярдәм кулы сузарга әзер.
Санкт-Петербург
Комментарийлар