Гадәтем шундый, булачак язмам героеның күзенә карап сөйләшергә яратам. «Күзләр – күңел көзгсе», – диләр бит. Алар, кеше җанында ниләр барын яшереп калмыйча, барысын да күрсәтәләр. Ә менә дөнья яктысын күрүдән мәхрүм булып яшәүче «Барыбыз бергә» («Все вместе») хәйрия фонды рәисе Венера Иванцованың кара күзлеге аша да күңеленең якты кояшын тойдым.
Өметле-өметсез балачак
Венера – Казан кызы. Әтисе белән әнисенең беренче көтеп алган баласы. Сөенече булырга тиеш булган да... Ләкин табибларның хатасы аркасында (тугандагы травма), кызчыкның күзләре күрми торган булып кала. Баштарак табиблар, узар, диләр. Вакытында дәва булса, бәлки, кызчыкның тормышы башкаларныкы кебек үк төрле төсләрдән торыр иде. Ләкин шулай да әтисе белән әнисе өметләрен өзмиләр, күрмәүче кызларын төрле шәһәрләрдәге күз авыруларын дәвалау институтларына алып баралар. Танылган профессорларга күрсәтәләр. Венераның әле дә хәтерендә Мәскәүгә, Уфага, Йошкар-Олага барулары. Уфадагы институтта дәвалануы аеруча исендә. Иртән алты укол ясыйлар кызга. Кич тагын алтыны. 20 көн буе шулай. «Күрәчәкмен!» дигән өмет укол инәсе ясаган авыртудан көчлерәк була. Шуңа да түзә үсмер кыз. Тик тырышып дәвалану нәтиҗә бирми. Тагын башка табиблар янына баралар. «Булмый!» – дигән сүзгә бик нык ачуы чыга. «Сез булдыра алмасагыз, бүтәннәр дә дәвалый алмый дигән сүз түгел бит әле бу», – дип, һаман көрәшүен дәвам итә. Аннары гына тәмам үсеп, акыл кергәч, хастаханәләргә йөреп бушка вакыт уздырмаска, ә берәр файдалы эш белән шөгыльләнергә, язмышы белән ризалашып, ничек бар шулай яшәргә карар кыла. Әмма бу карарга килү җиңел генә булмый.
Гомумән, Венера ханым тормышының һәр минуты көрәшеп уза. Караңгылык, битарафлык белән көрәшеп. Шулай булса да, ике сәгать сөйләшеп утырганда, мин аның авызыннан бер генә зарлану сүзе дә ишетмәдем. Дөньяга ул кояш кебек елмаеп, бөтен кешеләргә рәхмәт әйтеп яши. Билгеле инде, иң беренче һәм иң олы рәхмәтләре әтисе белән әнисенә. Бигрәк тә әнисенә. «Ул гомер буе минем күзләрем булды. Әле бүген дә иң төп таянычым!» – ди. Әтисе генә менә вафат.
Венераның балачагы чит шәһәрләрдә уза. Безнең башкалада күрмәүче мондый балалар өчен балалар бакчасы булмаганга, кызчыкны Уфага җибәрәләр. Ләкин ул гади бакча түгел, интернат булып чыга. Ике атнага бер әниләре Казаннан кызларын сагынып, хәлен белергә килеп йөриләр. «Барысы да әйбәт. Шөкер!» – дип сөенеп кайталар. Ләкин бер юлы алдан әйтми генә килеп чыгалар алар Уфага һәм кызларын бик аяныч хәлдә күрәләр. Өстендә төсләре уңып беткән иске халат, чәче таралмаган, бит-кулы да бик чиста түгел. («Ярамаган тагын, барыбер күрми бит», – дигәннәрдер инде.) Кызларын тормышларыннан артык күреп яраткан әти белән әни: «Бер генә минут та тотмыйбыз монда!» – дип, үзләре белән алып китәләр. Китүен китәләр, тик бакча юк бит. Шуңа күрә Венераны әнисе белән дәү әнисе чиратлашып карый. Еш кына аларның эшләренә барып, җитәкче кергәндә өстәл астына качып утырырга да туры килә кызга.
Кыңгыраулы мәктәп еллары
Мәктәптә укыр яше килеп җиткәч, тагын проблема башлана. Казанда мондый балалар өчен уку йорты да юк икән. Мәскәү белән Самарада бар, ди, интернат-мәктәпләр. Ләкин интернат-бакчаның ни икәнен белгән әтисе белән әнисе башка юлны сайлый. Казандагы торыр урыннарын, эшләрен калдырып, гаилә кызлары хакына Самарага күченә. Мәктәп елларын Венера бүген дә сагынып искә ала. «Безне бик әйбәт, искиткеч укытучылар укытты!» – дип, исемнәре белән санап чыкты. «Биологиядә микроскоптан да карый белә идек без, алгоритмнар да сыза идек. Беркем ташлама ясамады», – ди. Менә шунда кызның күңел күзе ачыла да инде. Ул барысы да бер язмышлы балалар арасында үзен бик иркен тота. Пионерга кереп, дружина советы председателе була. Укытучылары аларны чаңгыда йөрергә дә, тимераякта шуарга да, гомумән үзеңне башкалар шикелле сизәргә, тулы канлы тормыш белән яшәргә өйрәтәләр биредә. Һәм бу тормыш дәресләре Венерага гомере буе гел ярдәм итеп килә. Тугызынчыны тәмамлагач, укытучыларына мөкиббән китеп, алар шикелле булырга теләгән кыз педагогия училищесына укырга керә һәм аны кызыл дипломга тәмамлый. Ләкин кызның хыялы – укытучы түгел, ә юрист булу. Казан университетының юридик факультетын юкка гына сайламый Венера – анда Ленин укыган.
«Керәм булгач керәм!»
Тик күзләре күрмәүче кызны колонналы уку йортында бик көтеп тормыйлар. Әтисенең гади урам себерүче булуын белгәч, декан башын чайкап куя. Дәрәҗәле вузның мәртәбәле факультет ишеге гади халык баласы өчен бик еш кына ачылмый да кала. Ләкин Венера бик үҗәт һәм максатчан була. «Керәм булгач керәм!» – ди ул. Сочинение язар өчен, кызга ярдәмче билгелиләр. Ул башта үзе Брайль хәрефләре белән яза. Аннары теге ярдәмчегә әйтеп торып яздыра. Бер өтер төшеп калу аркасында, Венерага «дүртле» куялар. Ләкин кызга «бишле» кирәк шул. Аппеляциягә бирә. Бәхеткә, үзенең нокталар төртеп язган караламасы сакланган була. Ә анда теге өтер бар. Шулай итеп, кызның хыялы тормышка аша, ул студент була.
Брайль системасында бер генә дәреслек булмаса да, уку шактый җиңел бирелә Венерага. Төркемендә үзе шикелле яшьләр булмаса да, иптәшләре арасында бик тиз абруй казана. Лекцияләрне калдырмый язып бара да белемен алар белән уртаклаша. Ә тегеләре үз чиратларында Венерага дәреслекләрне кычкырып укыйлар. Үзенә күрә бер бартер. Ләкин кызның күңелендә тагын бер хыял бөреләнә. Бер курс югары төркемгә күчәргә, анда үзе шикелле күрмәүче егетләр белем ала. Алар янында яхшырак булыр дип уйлый һәм имтиханнарны алдагы курс өчен биреп, алар янына күчә. Шулай бергәләп авырлыкларны җиңә-җиңә, белем кыяларын кимерә кыз һәм университетны кызыл дипломга тәмамлый.
Венера ханым үзенең студент елларын сөйләгәндә, мин гаҗәпләнүдән һәм сокланудан ачкан авызымны да ябарга онытып утырдым. Каян килгән кешегә моның кадәр көч, тырышлык?! Үзе буйга да зур түгел, көн яктысын да күрми яши. Ә үҗәтлек, тормышка мәхәббәт күпләргә бүлеп бирерлек.
Корчагиннар токымыннан
Мескенләнергә, кемнәндер ярдәм көтеп яшәргә яратмый Венера Фердинанд кызы. Киресенчә, үзе булдыра алган кадәр мөмкинлекләре чикләнгән балаларга, аларның әти-әниләренә булышырга тырыша. 2015 елда хәйрия фондын да шул изге максаттан оештыра. Безнең танышуга да шул фонд сәбәпче булды. Былтыр фондның «Балаларга елмаю бүләк ит!» фестиваленә чакырдылар мине, журналист буларак язарга. Мин шунда аны оештыручы ханымның кара күзлектән һәм һәрвакыт дусты Олеся белән йөрүенә игътибар иттем. Һәм шунда ук сокланып, аның хакында язарга теләгем туган иде. Быел тагын әлеге фестивальгә (инде дүртенчесенә) чакыру алгач, бу ханым турында күбрәк беләсем килде. «Корчагиннар токымы» диләр иде элек алар турында. Венера ханым да Николай Островскийның бу әсәрен тормыш өлгесе итеп алган. Нинди генә авыр хәлләргә калганда да еламый да, сыктамый да. Алга барырга өйрәнгән ул. Тормыш үзе өйрәткән. Хәзер бүтәннәрне дә өйрәтә. Тормыштан зарланып риза булмаучыларга үзе күрмәгән дөньяның матурлыгын, яшәүнең мәгънәсен аңлатырга тырыша.
2009 елның язы аңа тагын бер сынау әзерләп торган. Үзеннән ун яшькә кече бертуган сеңлесе белән машинада барганда, алар юл һәлакәтенә очрыйлар. Автомобильләре берничә тапкыр әйләнә. Аннары ут каба. Беркем дә исән калмагандыр дип уйлый бу фаҗигане күргәннәр. Ә Венера гомерләре бетмәүне үзе болай аңлата: «Аллаһы Тәгалә безне түгел, әнине кызгангандыр инде, болай да минем аркада шактый күп кичерергә туры килде бит аңа», – ди. Ә мин Венераны белгәнгә, шул игелекле эшләрен башкарыр, ана булу бәхетен татытыр өчен бирелгәндер ул шанс дип уйлыйм. Хәзер әлеге бәхетсез автомобильдә булганнар 13 апрельне үзләренең икенче туган көннәре дип саныйлар һәм бер-берсен котлашалар.
«Кызларым-йолдызларым»
Әйе, нәкъ менә дөньяга яңа кешеләр тудырырга тиеш булганга яшәп калгандыр Венера. Бүген ул – берсеннән-берсе матур, акыллы ике кызчыкның әнисе. Олы кызы Ренатасы тугач, табиблар: «Бала сәламәтме, күзләре күрәме?» – дип, тагын чаң кагалар. Монысы үзе күрмәүдән дә авыр була яшь әни өчен. Кызын кочып ире белән бергә, табиблардан табибларга йөрергә туры килә. «Барысы да әйбәт!» – дигән сүзне ишеткәнче, ничә үлеп ничә терелә ул. Аннары икенче кызы белән дә шул ук борчуларны кичерә. Шөкер, анысы да исән-сау була кызчыкның.
Бүген Венера ханымның күңелле мәшәкатьләр белән яшәгән көннәре. Олы кызы Ренатаның беренче чыгарылышы – балалар бакчасын тәмамлый. Кызының ул бәйрәмдә иң матур булуын тели әни кеше, иң матур күлмәкне сайлап, кибетләргә йөри. Берәр күңел төшкәне очраса, фотога төшереп, дус кызына җибәрә. «Вәт моннан да матуррагы булмас!» – дигәнче сайларга уйлый әле ул. Кызлары үзләре дә әниләрен бик яраталар, уңышлары белән сөендерәләр. Ясаган рәсемнәрен дә күрсәтәселәре килеп, еш кына: «Әнием, кара әле, нинди матур песи ясадым!» – дип, яннарына чакыралар. Аннары аның шул матур рәсемне күрә алмавына нәүмизләнеп, әниләренең кулын кәгазь өстендә йөртеп: «Менә койрыгы, бусы колагы», – дип, рәсемнәрен аңлаталар.
Таң йолдызыннан бүләккә – елмаю
Венера ханымның бүген иң зур хыялы шушы – үзе башында торган, балаларга елмаю бүләк итүне максат итеп куйган фестивальне оештыру икәнен беләм. Ул быел әлеге фестиваль өчен «Әкият» курчак театры бинасын сорап алган. Алган дигәч тә, аның өчен никадәр вакыт һәм көч киткәнен үзе генә беләдер. «Бик матур патша сарае төсле диләр», – дип, шатлыгын уртаклашты. Илебезнең төрле якларыннан Казанга килгән фестиваль кунакларын: мөмкинлекләре чикләнгән булса да, талантларына чик булмаган бу сабыйларны Ижевскига зоопаркка алып барырга да планлаштыра әле ул. Билгеле, болар һәммәсе дә акча сорый. Бүгенгә фонд хисабында нибары 400 сум гына. Тик узган елгыга караганда да киңрәк колач алып, уңышлы узасына ышана ул:
– Дөньяда яхшы кешеләр күбрәк. Гомумән, начар кешеләр юк. Аларны әле аңламыйлар гына, аларның вакыты килеп җитмәгән, – ди ул, үзен кире борып чыгаручыларны да ихластан кичереп.
Шәхси хыялы да бар Венера ханымның. Кызларын икесен ике кулына җитәкләп, матур җәй көнендә болынга чыгып, чәчәкләр, күбәләкләр белән таныштырып йөрисе килә аның. Тагын парашюттан сикереп карыйсы килә. Ә болай аның булдырмаган эшләре бик аз. Матур итеп бизәнергә дә, күзләрен буярга да өйрәнгән. «Дөрес, башта бөтен битемне буяп бетерә идем», – дип елмаеп искә төшерде. «Сөйләшә» белүче компьютерында да үзе баса. Тизлегенә күз тимәсен.
Без Венера ханым белән аның 41 еллык гомер йомгагын сүтеп-чорнап озак утырдык. Кояш баеп, караңгы төште. Ул җитәкләгән фонд урнашкан офисның коридорында да утларны сүндергәннәр. Мин караңгы баскычтан кармаланып дүртенче каттан төшкәндә, әңгәмәдәшемнең көчле ихтыярына, шәфкатьле йөрәгенә, максатчан булуына тагын бер тапкыр сокландым. Кояш яктысын күрми гомер сөрсә дә, тирә-юньдәгеләрне җылытырлык, яктыртырлык зур кояш аның җанында яши. Юкка гына таң йолдызы исемен йөртми лә ул.
Комментарийлар