16+

«Апа, миңа 50 сум акча кирәк иде. Бик кирәк!..»

Без, өлкәннәр, адым саен яшьләрне сүгәргә, алардан зарланырга яратабыз. Югыйсә, яшьләрне ачулану картаюның беренче билгесе дисәләр дә, кайчак артыграк “акыллы” булып китәбез бугай.

«Апа, миңа 50 сум акча кирәк иде. Бик кирәк!..»

Без, өлкәннәр, адым саен яшьләрне сүгәргә, алардан зарланырга яратабыз. Югыйсә, яшьләрне ачулану картаюның беренче билгесе дисәләр дә, кайчак артыграк “акыллы” булып китәбез бугай.

Алар арасында да игелекле, шәфкатьле, ышанычны аклый белүчеләр шактый икән бит! Күптән түгел булган бер вакыйга минем күзләремне ачты, җанымда өмет уятты.
Районда Сабан туе уздыру мәшәкатьләре белән янып йөргән вакытым. Тегендә шалтыратырга, монда йөгереп кенә барып кайтырга кирәк. Шулай чабып йөри торгач, хәлдән таеп утыра идем бер көнне, бүлмә ишеге ачылып китте дә 16-17 яшьлек үсмер малай килеп керде. Кыяфәте бер дә өмет уята торган түгел: җиткән чәчәре тирләп маңгаена ябышкан.
 – Апа, миңа 50 сум акча кирәк иде. Бик кирәк! Милициягә штраф түләргә. Мин бәлага тардым... – ди.

Азрак сөйләшкәч, шулар мәгълүм булды. Бу үсмер яшьли әтисез калган. Әнисе кайгыдан шешә белән дуслашкан. Җитмәсә, янына чит абыйлар килеп йөри икән. Шундый бәйрәмнәрнең берсеннән соң ул шактый исергән, аягында басып тора алмый торган хәлгә килгән бер абзыйны – үги ата булырга тиешле кешене (аның үз гаиләсе дә бар бит) өенә илтеп куярга булган. Юк, инде үзе теләп түгел, тегесе кызмача килеш әнисенә бәйләнә, йодрыклары белән килә башлагач, чарасызлыктан. Бабасының гараждагы иске машинасын сорамыйча гына алып торган. Ул арада гына белми дә калыр дип өметләнгән. Әмма бабай белмәсә дә, руль артында үсмер икәнен дәүләт инпекциясе хезмәткәре бик тиз күреп алган, машинаны штраф стоянкага куйганнар. Үзенә дә шелтә эләккән. Ярый инде, инспектор малайны белгән кеше – күршесе булып чыккан. Үсмернең бәхетсез тормышын күз алдында булганга, кызганып артык каты бәйләнмәгән үзенә. Ә менә машинаны гадел хөкем иткән. “Хәзер аны ничек алырга?” – дип баш ваткан чагы икән үсмернең. Акчаны да шактый җыйган инде ул, 50 сум җитми икән. Үсмер миңа шуларны ашыга-ашыга тотлыга-тотлыга сөйләде.

Ышаныргамы-юкмы? Мондый теленә салынып мескенләнгәннәр аз түгел бит. Ышанасым да бик килә. Шунда аның күзләренә карадым. Алар саф, самими иде. Ялганлауның эзе дә юк иде аларда. Шуңадыр инде ихластан ярдәм итәсем, ышанасым килде.. акча янчыгымны ачып кәгазь акча суздым.

Егет үзе дә бик ышанып бетмәгән иде бугай, бераз каушап китте. Аннары тиз генә алды да, кире уйламасын тагын, дигәндәй кесәсенә салып чыгып йөгерде. Аның: “Апа, мин китерәм, бурычка гына алам”, - дигән сүзләре ишеккә кысылып калды.

Бу вакыйгадан соң ике атна вакыт үтте. Китерермен дигән кеше юкка чыкты. Эзе дә юк. “Ялгышканмын! Шундый ышанучан булырга ярыймы инде?!” – дип эчемнән генә үземне сүктем. Чынлап та, ялганчы, караклар белән мыжлап торган бу заманда шундый ачыгавыз булырга ярый димени инде?! Акчам да кызганыч. Хәләл мал бит. Бер җирдә дә санамыйча гына бирмиләр. Акчадан да ныграк ышынычым жәл Аны бер югалтсаң, бернинди бәягә дә сатып алып булмый.

Ә бер көнне баскычтан эш урыныма менеп бара идем, каршыма теге үсмер йөгереп төшә. Исәнләште дә учында бөгәрләнеп беткән унлыкларын миңа сузды:
 – Бик зур рәхмәт! Мин килгән идем, сез булмадыгыз.
Кабат рәхмәт әйтте дә, үз юлы белән китеп барды.

Үзенә күрсәтелгән ышанычның акчадан кыйммәт икәнен аңлаган бу егет миңа сабак бирде. Кешеләр ышаныч ышыгында яшәргә тиешләр икән бу бу фани дөньяда.

Баштарак бу хакта сөйләргә ояла идем. Хәзер күбрәк кешегә сөйләргә тырышам. Белсеннәр ышанычның нинди тылсымлы көчкә ия икәнен...

...Республикабызның бер районына командировкага баргач, район хакимиятендә милли мәсьәләләр бүлегендә эшләүче бер ханым сөйләде бу хакта. Исеме инде хәзер хәтеремдә дә түгел. Шактый күптән булган вакыйга. Бурычка алган 50 сум ул чакта зур акча булган инде, хәзер генә ул кәгазь кисәге. Мин аның бу хикәясен игътибар белән тыңлап тордым да, үз күңелемне дә кушып хикәяләдем. Ул мине тыңлаганда ук уйланырга мәҗбүр итте. Бу дөньяда инде ничәнче тапкыр алдангач, ышануы авыр, әлбәттә. Әмма ышынырга кирәк, бик кирәк икән бит!

Фото: https://ru.freepik.com/

Язмага реакция белдерегез

3

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading