16+

"Апа Мәскәүгә киткәч, руска кияүгә чыгып, христиан динен кабул итте"

Җырчы Ильмира Нәгыймова күптән түгел биргән интервьюда апасы белән мөнәсәбәтләре һәм аны югалтуы хакында сөйләгән.

Җырчы Ильмира Нәгыймова күптән түгел биргән интервьюда апасы белән мөнәсәбәтләре һәм аны югалтуы хакында сөйләгән.

- Апаңа багышлап, «Ялгыш адым» дигән җыр иҗат иткән идең…

- Мин 16 яшемә кадәр музыканың нәрсә икәнен дә белмәдем. Гомумән, үземне композитор булырмын дип күз алдыма да китерми идем. Үзем өчен җырлый идем, ләкин көй язу уеның башыма да кереп чыкканы булмады. Апамны югалткач, үземдә беренче тапкыр шушы сәләтемне ачтым. Ул минем шундый яраткан апам иде. Апа Мәскәүдән кунакка кайткач, китмәсен өчен паспортларына кадәр яшереп куя идем. Паспорт эзләп чиләнеп, елатып бетергәч кенә бирәм… Ул киткәч, үзем икешәр атна елый идем. Менә шундый мәхәббәт иде апама карата. Апам һаман да хәтеремдә. Аны мәңгелеккә югалткач язылды ул «Ялгыш адым».
Апа Мәскәүгә киткәч, руска кияүгә чыгып, христиан динен кабул итте. Ул аның иң зур ялгышы. Иренең әнисе чиркәүдә эшләүче, бик динле кеше иде. Кайнанасы апаны тәреләр кияргә мәҗбүр итте. Бәхетле була алмады ул, тормышы да фаҗига белән тәмамланды. Ире белән ачуланышканнар да, өйдән чыгып китеп, таксига утырган. Шул такси белән юл һәлакәтенә очрады…

- Апаңның улы белән аралашасызмы? 
- Бик чибәр, апама охшаган егет булып үсеп җитте ул. Талантлы, максатчан булуы сөендерә. Институтка укырга керде, футбол белән шөгыльләнә. Аның тырышлыгын үзебезнең нәселгә охшатам. Әби-бабайлары, безнең янга кайтканы юк. Чөнки әтисе ягы басым ясап тора. Мин үземчә аның күзләрен ачарга тырышам инде. Ул минем белән горурлана. Татарстанда танылган җырчы булуым турында белә. 
Балаларыбызны ялгыш адымнар ясаудан ничек саклап калырга, Илмира?
Ялгыш юлга кереп китмәсеннәр өчен балаларны гел күз уңында тотарга кирәк. Шул ук вакытта ирек тә бирергә, ләкин үзеңнән ерак та җибәрмәскә. 
Дөрес тәрбия бирү дә бик мөһим инде. Үзем балаларның вакытларын дөрес бүләргә, булдыра алганча сәләтләрен ачарга тырышам. Балаларым җырлыйлар да, бииләр дә. Мин башкалар кебек инстаграмга бик чыгармыйм. Күрсәтсәм, гел күз тия. Ясминә я килеп бәрелә, я егыла. Ышанмыйм да кебек андый нәрсәләргә, туры килүме икән инде.
Игътибар, ярату хөкем сөргән, тулы гаиләләрдә үссеннәр, бәхетле булсын иде балаларыбыз.

Чыганак : "Интертат" электрон газетасы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Аллаh сакласын

    Мөһим

    loading