Ярминкәләргә күпме генә иртәрәк барырга тырышсам да, беркайчан да аның башлаган чорына туры килгәнем юк. Кайчан килмим, гел менә гөрләгән чоры була, кайчан килеп өлгерәләр диген.
Хәер, ул гөрләп, җырлап торырга тиештер дә инде, шуңа да ул ярминкә! “Ике дә торып дүрттә монда килеп җиттек”, - диде Сабадан килгән танышым. “Икенчесеннән маегыз бетте менә инде” - дигән идем, “Апакаем, моңарчы кем йоклап ята?” - дип җавап бирде. Югыйсә сәгать телләре әле яңа гына тугызга таба тәпиләп маташуы иде. Менә шулай, ярминкә өлгерләрне ярата.
Бу атнада “Казан” агросәнәгать паркын Татарстан муниципаль районнарының мәгариф оешмалары гөрләтте.Татарстанда мәгариф оешмаларының авыл хуҗалыгы ярминкәсе 1985 елдан үткәрелеп килә. Быелгы ярминкәгәдә дә республиканың барлык 43 районы да катнашты.
400дән артык гомуми белем бирү һәм 60 һөнәри белем бирү оешмалары укучылар җитештергән авыл хуҗалыгы продукциясе һәм халык сәнгать эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр. Һәр муниципаль район көллиятләр һәм техникумнар, шулай ук мәктәпләр һәм өстәмә белем бирү оешмалары катнашында үз экспозиция мәйданын булдырганнар. Мәйданчыкларның һәркайсы үзенчәлекле, эчтәлекле. Укытучыларның оештыру сәләтенә янә бер кат сокланырга гына кала. Ярминкәдә Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов та катнашты.
- Ярминкәнең үзенчәлеге шунда: авыл хуҗалыгы продукциясен һәм халык сәнгать кәсепчелеге эшләнмәләрен укучылар үзләре җитештерә. Без студентларны товар җитештерергә өйрәтәбез, әзер товар сатылырга да тиеш. Киләсе елга дөнья чемпионаты уздырачагыбызны истә тотып, монда тәкъдим ителгән көнкүреш товарлары ярышларга куелган таләпләр һәм технологиялр буенча җитештерелде. Һәр елны ярминкәгә нинди дә булса яңалык кертергә тырышабыз, - диде Рафис Борһанов.
Товарларның күплегенә, төрлелегенә хәйран калып күпме әйбер алып килделәр микән дип йөргән идем. Кайткач интернет челтәрләреннән укып белдем, әлеге ярминкәгә барлыгы 2,2 мең данә пешкән ризык, 35,7 тонна бөртеклеләр, 1928 банка консервланган продукция, 1147 кг бал, 1375 л сөт продукциясе, 2970 кг ит, 119,6 тонна яшелчә, шулай ук 759 данә гамәли-декоратив сәнгать эшләнмәсе, 789 данәдә агачтан ясалган эшләнмәләр һәм 850 данә металл эшләнмәләре, 609 данә тегелгән әйберләр тәкъдим ителгән.
Иң куанычлысы моны укучылар җитештергән, ләбаса. Авылларга баргач, мәктәп яны бакчаларында укучыларның эшләгәненә тап булсаң, укытучылар, зинһар фотога төшерә, яза күрмәгез, алар безнең бүген генә чыктылар, дип акланырга тотыналар. Моңарчы балаларны бакчада эшләтергә рөхсәт юк диярлек дәрәҗәдә иде. Кыскасы, укучы мәктәп бакчасында кишер утыртсын дисәң, әти -әниләрдән рөхсәт алырга, бер кочак кәгазъ тутырырга кирәк. Инде кануннар әкренләп үзгәреп килә, балаларны хезмәткә тарту да җайланып бетәр дип ышаныйк. Хезмәтнең кешене бозганы юк әле, киресенчә эшсезлек кешелектән чыгара.
Автор фотолары
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар