16+

Апаста укыйсым килә: анда мәктәп укучыларын җәй буе бушлай сәяхәткә йөртәләр!

Балаларның җәйге ялын оештыру буенча Апас районындагы эшләр белән танышкач, биредәге мәктәпләрдә укыйсым килә башлады.

Апаста укыйсым килә: анда мәктәп укучыларын җәй буе бушлай сәяхәткә йөртәләр!

Балаларның җәйге ялын оештыру буенча Апас районындагы эшләр белән танышкач, биредәге мәктәпләрдә укыйсым килә башлады.

Ник дисәгез, монда тырыш балаларны күрә беләләр икән. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин мәктәп укучыларын җәй буе төрле шәһәрләрне күрергә озатып кала. Һәрберсенең кайтуын тантаналы итеп каршылыйлар. Быел барлыгы 290 мәктәп укучысы төрле шәһәрләрдә сәяхәттә булган.

– Өченче ел рәттән район башлыгының махсус карары белән, балаларның җәйге ялын оештыруны район хакимияте үз өстенә алды. Бу эш әти-әниләргә генә тапшырып калдырылмый. Моны район бюджеты күтәрә, иганәчеләр табабыз. Шулай итеп, мәктәп укучылары җәй дәвамында республика эчендә генә түгел, Россия шәһәрләренә сәяхәткә чыга. Моны ярты ел алдан планлаштырабыз, төрле шәһәрләрдәге экскурсоводлар белән алдан эшлибез. Шушы балалар өчен махсус программа төзелә. Шушы өч ел эчендә безнең бөтен балалар барлык шәһәрләрне дә әйләнеп чыга. Мәсәлән, беренче елны бала Санкт-Петербург шәһәренә барган булса, киләсе елга ул Мәскәүгә юл тота. Әгәр Мәскәүгә барган булса, Волгоградка озатабыз. Балалар үзләре булган шәһәргә кабат бармыйлар. Исемлектә шулай ук үзебезнең Казан, Болгар, Зөя шәһәрләре буенча да экскурсияләр бар, – дип сөйли районның социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитет рәисе урынбасары Луиза Сафина.

– Балаларның җәйге ялы шуның белән дә шатландыра: бу балалар спорт өлкәсендә уңышка ирешкән, олимпиадада җиңгән, ел дәвамында тырышып укыган. Шәһәрләр карарга бару алар өчен дә стимул булып тора. Алар аңа ел дәвамында әзерләнә. Шул ук вакытта тәрбиягә алынган балаларны, күп балалы, аз керемле, тулы булмаган гаиләләрдән дә укучыларны алабыз. Бу министрлык тарафыннан да ассызыклап үтелә, район башлыгының әмере буенча да шулай эшләнелә. Мәсәлән, бер гаиләдә биш-алты бала икән, аларны аермаска тырышабыз яки өч бала да гаиләдән Волгоград шәһәренә бара. Аларның берсе белән берсе дус булып, аралашып кайтуы яхшы. Әгәр гаиләдә бер-ике бала икән, аларның берсен – Петербург, берсен Мәскәү шәһәренә куярга тырышабыз».

Оештыручылар барлык ки­рәк-яракны әзерләп җибәрә. Иң мөһиме: бернинди чыгым да кирәкми, хәтта юлга кузгалганда да бала ашау-эчү белән дә тәэмин ителә, җиләк-җимеше, печенье-сулар, салфеткалар куелган махсус пакет таратыла. «Безнең һәрбер атлаган адымны Апас районы газетасы һәм телевидениесе фото-видеога төшереп бара. Бу үз эшеңне анализлау, нәтиҗә ясау өчен дә, халыкка күрсәтү, үзебез өчен җитешсезлекләрне карап, икенче юлы булдырмас өчен дә кирәк», – дип сөйли Луиза Рәфхәтовна.

Экскурсияләрне дә даими яңартып торалар. Быел, мәсәлән, август башында Мәскәү шәһәренә 30 баланы – бары тик уллыкка яки кызлык­ка тәрбиягә алынган һәм аз керемле балалардан гына туплап алып баралар. Алар өчен махсус программа төзелә. «Бу балаларның әле берни күргәне юк, алар өчен бу бөтенләй башка сихри дөнья. Көн дәвамында ун сәгатьлек сәяхәтне төзегәндә экскурсоводлар да киңәшләшеп эшли. Балаларны нәрсә кызыксындыра, алар нәрсә күрмәгән, нәрсә кызык булачак, нәрсәгә игътибар итәргә дигән максаттан чыгып эшләнә. Поезддан төшүгә үк «Апас муниципаль районы» дигән язулар белән каршы алалар. Шуннан автобуска утырып, иртәнге ашны ашыйлар, көн дәвамында шәһәрне карыйлар, төшке аш, аннан сәгать бишкә шушы автобус кире вокзалга китереп куя аларны. Бөтен шәһәрләргә дә балалар поездда бара, бары Кырымга китүчеләрне генә самолетта озатабыз. 10 августта балалар Кырымга юлга кузгалды. Диңгезгә бишенче ел рәттән җибәрәбез, анда ел саен баручыларның категориясе алмашынып тора икән. Алар арасында күп балалы гаиләләрдән, яхшы укучылар, республика һәм район күләмендә узган ярышларда активлык күрсәткән балалар да бар», – дип сөйли Луиза Сафина.

Апасның үзендә ял сәламәтләндерү лагере – «Свияга» эшләп килә. Анда Татарстаннан гына түгел, Рос­сиядән килгән балалар ял итә. Ульян, Самара, Мәскәү, Санкт-Петербургтан да килүчеләр дә бар.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading