16+

Апрельнең җиде яңалыгы

Илдә коронавирустан башка да яңалыклар, үзгәрешләр бар, җәмәгать. 1 апрельдән кайбер кануннар үз көченә керә. Социаль ярдәм өлкәсендә дә алга китешләр юк түгел.

Апрельнең җиде яңалыгы

Илдә коронавирустан башка да яңалыклар, үзгәрешләр бар, җәмәгать. 1 апрельдән кайбер кануннар үз көченә керә. Социаль ярдәм өлкәсендә дә алга китешләр юк түгел.

ПЕНСИЯ

«Шәһри Казан»ның 1 апрель санында бу хакта язган идек инде: бу ай башыннан илдә социаль пенсияләр 6,1 процентка артачак. Сүз расланган яисә тулмаган эш стажы булган 65 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар һәм 70 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар хакында бара. Узган ел бу уртача пенсия 9266 сум тәшкил иткән булган. Шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераннарының, «Блокадалы Ленинградта яшәүче» статусы булганнарның, инвалидларның, туендыручыларын югалтканнарның пенсияләре дә артачак.

КОМИССИЯЛӘР БЕТЕРЕЛӘ

1 апрельдән алып 2022 елның 1 июленә кадәр Россия Банкы тиз түләүләр тарифы өчен, ягъни физик затлар үзара картадан картага акча күчергәндә комиссияләр алуны туктатып тора.

АНА КАПИТАЛЫ АВТОМАТЛАША

15 апрельдән Россиядә ана капиталы автомат рәвештә теркәләчәк. Бала туганнан соң аның хакында мәгълүматлар ЗАГС Бердәм реестрыннан Пенсия фондына күчерелә. Барысы да тикшерелгәч, ана кешенең телефонына смс-хәбәр киләчәк. Шулай ук дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет аша да хәбәр юлланыла. Әлбәттә, гаризаларны шәхсән бирү тәртибе дә сакланып кала. Аны Пенсия фондында, күп функцияле үзәк аша яисә дәүләт хезмәтләре порталы аша юлларга мөмкин.

БАЛА ПОСОБИЕЛӘРЕ

Март азагында Владимир Путин хакимияткә биргән йөкләмәсендә, ана капиталына ия булучыларга ай саен өстәмә 5 мең сум түләргә, дигән иде. Бу илдә коронавирус белән булган вазгыятькә бәйле. Ни дисәң дә, күп кенә гаиләләр өйдә утыра һәм керемнәр бермә-бер кими. Акчаны елның икенче кварталында федераль бюджеттан түли башлаячаклар. 5 мең өч яшькә кадәр балалары булучыларга биреләчәк.

САЛЫМНАР

1 апрельдән алып салым буенча бурычлар хакында, пеня һәм башка мәгълүматларны смс-хәбәр аша юллаячаклар. Яисә электрон почтага хат җибәрергә мөмкиннәр. Федераль салым хезмәте смс-хәбәрне кварталга бер тапкыр гына һәм салым түләүченең рөхсәте булганда гына юлларга хокуклы.

 ХЕЗМӘТКӘ ЯРАКСЫЗЛЫК БУЕНЧА ТҮЛӘҮ

Апрель аеннан Россиядә хезмәткә яраксызлык буенча түләү күләме минималь хезмәт хакыннан да ким булмаячак. Әлеге түләүне Россия Президенты Владимир Путин тәкъдим иткән иде һәм бу тәртипләр ел азагына кадәр гамәлдә булачак. Әлеге яңалыкны Россия Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте җиткерде. Билгеле булганча, минималь хезмәт хакы 12 130 сумга тиңләште. Моңа кадәр «больничный»ларны уртача хезмәт хакыннан чыгып исәпләделәр.

Шулай ук эш стажы биш елдан кимрәк булганда, уртача хезмәт хакының 60 процентын, биш-сигез ел стаж булганда – 80, сигез елдан артканда, 100 процент түләнелде. Владимир Путин моны гаделсезлек дип атады, чөнки стажы аз булучылар хезмәткә яраксызлык буенча түләүләрне дә аз күләмдә ала иде. Бу үзгәрешләр якынча 2,3 млн россиялегә кагылачак, дип ассызыклый Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы.

ЭШСЕЗЛЕК БУЕНЧА ПОСОБИЕ

1 апрельдән эшсезлек буенча пособиене дә минималь хезмәт хакына тигезләделәр. Ягъни ул 12 130 сум булачак. Шул ук вакытта әлеге түләүнең минималь күләме 1,5 мең сум калачак. Моңа кадәр эшсезлек буенча максималь түләү 8 мең сум иде.

Лилия Локманова





 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Гади пенсионерларга инди ярдэм бар сон?Житмэсэ ой ремонты ясарга кредит та алган идек,пенсиягэ киткэч, дэулэттэн бернинди ярдэм курсэтелми, пенсионерлар беркемгэ дэ кирэк тугел шул, эшлэгэндэ генэ яраклы адэм баласы.

    Мөһим

    loading